“Сәйлән” җемелдәве
[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/vbvsasasa.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="169" height="156" align="Right"]vbvsasasa.jpg (25.76 Kb)[/img]НӘНИ ЙӨРӘК
Ниләр булды миңа? Аңлый алмыйм,
Бала күңлем кая ашкына?
Хисләремнең шулай шашуына
Түз, йөрәгем, чыда,.. баш кына!
Сихри халәт били күңелемне,
Бүген бар да серле күренә.
Әйтерсең лә, шундый серле бер хис
Нәни йөрәгемә үрелә…
Күңелемне чорнап алган шул сер…
Нинди соң ул? Яман, гүзәлме?
Минем йөрәк аны күтәрерме?
Нәни йөрәк шуңа түзәрме?
Мин, юләр кыз, һаман җавап эзлим…
Ә күңелем инде килешкән,
Бу мөкатдәс, бөек, серле хискә
Нәни йөрәк күптән бирешкән…
Лилия МИНАХАНОВА.
ӘНИЕМНЕҢ ҖЫЛЫСЫ
Аллаһ миңа бүләк иткән
Иң гүзәл, чибәр әнине.
Шуңа күрә шөкер итәм,
Раббым күпсенмәсен инде.
Шөкер итәм, тәсбих тартам,
Барлык мактау, Раббым, сиңа!
Кызганмыйча бүләк итте
Иң–иң әйбәт әни миңа.
Алинә ӘХМӘДИШИНА.
Чаллы шәһәре, Г.Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатның әдәби–иҗат берләшмәсе әгъзалары яза (җитәкчесе — шагыйрә Рәзинә МӨХИЯР).