Сыбызгы һәм зәңгәр сумка
[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/ttttgggg.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="119" height="193" align="Right"]ttttgggg.jpg (18.74 Kb)[/img]Республикада 14–29 октябрьдә узачак халык санын алуга әзерлек эшләре алып барыла. Бөтенроссия халык исәбен алу кампаниясе 3 этаптан тора. Аның картографик материаллар туплаудан торган әзерлек этабы башланды. Җанисәп вакытында Татарстанда барлыгы 584 участок һәм 16520 хезмәткәр эшләячәк, мөдирләр инде уку курсы узган. Бу хакта тулырак мәгълүмат махсус http://www.tatstat.ru/VPN2010/default.aspx порталында игълан ителәчәк.
Халык санын алучыларны аферистлардан ничек аерырга соң? Халык санын алучыларның барысы да үзләре белән таныклык, паспорт, махсус шарф, зәңгәр сумка, сыбызгы һәм фонарь йөртергә тиеш була. Сыбызгы иминлек тәэмин итү өчен кирәк. Бер–бер хәл була калса, халык санын алучы сыбызгысын сызгырта. Ике тапкыр сызгырту «Ярдәм итегез!» дигәнне аңлата. Сызгыру буенча да алар махсус инструктаж узган. Әгәр андый киемнәрдән килгән кешедән дә шикләнсәгез, подъездларда урнаштырылачак листовкалардагы телефон номерлары аша шалтыратып белешергә мөмкин. Бу телефон номерлары халык санын алучының язу дәфтәрендә дә була.
Халык санын алучылар иртәнге 8дән кичке 9га кадәр эшләячәк. Бер фатирда алар якынча 10–15 минут торырга мөмкин. Халык җанисәп алучыларның нәрсә язуын күрсәтүне сорарга хокуклы. Әгәр гаиләдәге берәр кеше өйдә булмаса, аның өчен башкалар җавап бирә ала.
Халык санын алучыларга бу эштә милиция хезмәткәрләре дә ярдәм итә. Аеруча хокук саклаучылар имин булмаган гаиләләргә игътибарны арттыра. «Хәзерге вакытта республикада 4 меңнән артык имин булмаган гаилә исәпләнә», — диде ТР Эчке эшләр министрлыгында узган сөйләшүдә җәмәгать куркынычсызлыгы милициясе башлыгы, министр урынбасары Евгений Дәүләтшин. Аның әйтүенчә, халык санын алу чарасының контроль этабы да булачак. Шул вакытта килеп туган кыенлыклар аркасында эшләнеп бетмәгән эшләр билгеле булачак.
Фоторәсемдә: халык санын алучы менә шундый булырга тиеш.