PIONEER
[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/bez_imenieeeedddff.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="184" height="197" align="Right"]bez_imenieeeedddff.jpg (36.35 Kb)[/img]ЭЛЕККЕГЕ ПИОНЕРЛАР
ЙОРТЫ БҮГЕН НИ ЭШЛИ?
Башкалабызның Камай урамындагы бу бина элек Пионерлар һәм укучылар йорты дип атала иде. Хәзер биредә Казан шәһәре Идел буе районының мәктәптән тыш эшләр үзәге урнашкан.
Исемебез үзгәрсә дә, максатыбыз һаман шул бер — малай–кызларны вакытның кадерен белергә өйрәтү, аларны гүзәллек дөньясына алып керү. Бүген безнең үзәктә 5 меңнән артык бала җаны теләгән эш белән шөгыльләнә: бии, җырлый, балчыктан сыннар әвәли, сәйлән белән чигә, рәсем ясый, музыка уен коралларында уйнарга өйрәнә, информатика нигезләре белән таныша, йомшак уенчык-лар тегә, сәхнә серләрен ача, сәяхәт әлифбасын өйрәнә, спортның төрле төрләре белән шөгыльләнә.
Иҗат һәм игелек юлыннан малай–кызларны кулларыннан җитәкләп, талантлы педагоглар алып бара. Даны бөтен шәһәргә таралган “Нур” татар театры, “Сюрприз” эстрада биюләре студиясе, “Бәхет кошы” сынлы һәм гамәли сәнгать студиясе, “Эстель” модалар театры, “Фантазия” бию коллективлары да безнең канат астында.
Түгәрәкләребезгә йөрүчеләрнең осталыгына республика гына түгел, Мәскәү, хәтта бөтен илебез соклана. Элеонора Калашникованың шәкерте Оля Хәйруллина, мәсәлән, “Евровидение.” Халыкара балалар җырлары конкурсы лауреаты булды.
Ярты гасырлык иҗат гомерендә безнең бу үзәк дистә меңләгән малай-кызның өченче өенә әйләнеп, аларны дөньяның матурлыгын күрергә, тормышта югалып калмаска, үз урыннарын табарга өйрәтте.