ЭДУАРДО КАРЛОС
[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/lkjrrrrr.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="181" height="126" align="Right"]lkjrrrrr.jpg (18.01 Kb)[/img]КАЗАНДА Бразилия егете Эдуардо Казанның “Рубин” командасы тарихында иң кыйммәтле футболчы булды.
Белешмә:
Карлос Эдуардо Маркес 1987 елда Ажуринабе (Бразилия) шә-һәрендә туа. Буе — 171 см., авырлыгы — 68 кг.
Клуб карьерасы: “Гремио” (Бразилия) (2001–2006), “Хоффенхайм” (Германия) (2007–2010), “Рубин”, (Россия) (август 2010 ел). Бразилия җыелма командасында дүрт уен үткәргән.
Эдуардо фамилияле уенчылар Европада да бар: “Арсенал” уенчысы Эду, Хорватия җыелма командасы өчен күп голлар керткән Эдуардо да Силва. Соңгысы хәзерге көндә Донецкиның “Шахтёр”ында уйный.
“Рубин”ның яңа уенчысы әлегә бик билгеле шәхес түгел. Ләкин казанлыларның аның өчен 20 млн евроны кызганмавы күп нәрсә турында сөйли. Аның белән Мадридның “Реал” командасы да кызыксынган.
Эдуардо яхшы техникалы уенчы гына түгел, ул әле бик экспрессив та, ягъни, тузынырга ярата. Аны “сугыш чукмары” дияргә дә була. Инде бер-ике тапкыр ямьсез очракларга эләккәне булган. 2008 елның язында Карлос өч уенга дисквалификацияләнгән иде. Анда ул “Кёльн” командасының ярымсакчысы Рода Антарага аягы белән типкән иде. Был-тыр кулы белән күренекле футболчы Ивице Оличка бәрде һәм тагын бер тапкыр җәза алды, ике рәсми һәм өч иптәшләрчә матчларга кертелмәгән иде. “Хоффенхайм” Германия чемпионатында зур югалту кичерде, чөнки бөтен өмет Эдуардода иде.
Үткән җәйне Эдуардо фамилиясе “Зенит” исемлегендә дә күренгәләде. Ләкин интерлылар тәкъдим иткән сумма — 15 миллион евро немецларга ошамады. Бер елдан соң Казанның “Рубин”ы 5 миллионга күбрәк тәкъдим итте һәм ике як кул кысышты.
Казанга Эдуардоны сатып алу юкка булмагандыр дип ышаныйк, Чөнки чемпионнар лигасында көндәшләр көчле:
14 сентябрь — “Копенгаген” — “Рубин”.
29 сентябрь — “Рубин” — “Барселона”.
20 октябрь — “Панатинаикос” — “Рубин”.
2 ноябрь — “Рубин” — “Панатинаикос”.
24 ноябрь — “Рубин” — “Копенгаген”.
7 декабрь — “Барселона” — “Рубин”.
[b]САЛЬВАТОР КИЛДЕ[/b]
Италия егете Сальватор Боккетти яңа гы-на Татарстан җиренә килеп төште. “Рубин”ны ул Корбан Бердыев тактикасын ошатканга күрә сайлаган. Бердыев гадәттә оборона тактикасын куллана.
Италиядә, мәсәлән, күп очракта оборонадан уйныйлар. Сальваторның футболны фанатик рәвештә яратканлыгы күренеп тора, үзе бик тәртипле кешегә охшаган. “Рубин”да мин үзәк сакчы ролен башкарачакмын, бу бик дәрәҗәле урын”, — диде ул.
Сальватор “Рубин”га күчкәнче үк казанлыларның уенын күргән булган. Чемпионнар лигасында ул “Интер”, “Барселона”лар белән булган уеннарны күзәтеп барган.
А. МИҢНУЛЛИН.