[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/555554444444444.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="264" height="186" align="Right"]555554444444444.jpg (54.08 Kb)[/img]Таш гасыры әле бу. Кешеләр тау куышлары — мәгарәләрдә торалар. Менә безнең Тату да, сигез яшьлек малай, шундый мәгарәләрнең берсендә яши. Тар һәм тәбәнәк кенә авызыннан эчкә кереп китсәң, бу тау куышы бик иркен, түшәме дә биек, ул әле яр эченә еракка китеп югала. Мондый зур, иркен мәгарәдә халык та күп, йөзгә якын кеше, бөтен бер ыруг яши. Урта бер җирдә зур учак яна, аны кем һәм кайчан ягып җибәргәне дә инде күптән онытылган. Бу учак ыруг халкы өчен иң олуг, кадерле җан иясе. Ул кешеләрне җылыта, аларга тәмле ризыклар пешереп бирә, караңгы төннәрдә мәгарәне яктырта. Шуңа күрә үзен дә гел сыйлап, ашарына коры ботакларны биреп кенә торалар. Учак тирәли җиргә калын мамонт, үгез, аю тиреләре җәелгән. Аучылар аулап алган җанварларның тиреләре. Кешеләр алар өстенә ятып ял итәләр, йоклыйлар да. Стеналар буена озын саплы, очына үткер ташлар беркетелгән сөңгеләр, авыр таш балталар, җәяләр, имән күсәкләр — ау кораллары сөяп куелган.
Ыруг халкы йокысыннан бик иртә уяна. Менә бүген дә бик күп күзле Кояш мәгарә авызыннан үзенең бер күзе белән генә караган иде, әле генә тын мәгарә эче шаулап китте. Барысы да тордылар, сүнеп барган учакны җәтрәк тергезеп җибәрделәр, якындагы аулак кыя ышыгындагы чишмә янына чыгып бит-кулларын юдылар. Кичтән учакта кыздырып куйган болан ите кисәкләре, тамыр-үсемлекләрнең тәмле сабаклары белән тамакларын туйдырдылар. Аннары авыр коралларын иңбашларына салдылар да, моңлы озын көй көйләп, урмандагы ау сукмагы буйлап киттеләр. Хатын-кызлар исә барча малайларны һәм кызларны ияртеп, шулай ук урманга, үсемлекләр һәм тамырлар җыярга юнәлделәр. Мәгарәдә безнең Тату һәм Саба баба гына торып калды.
Бу заман кешеләре озын гомерле түгел. Менә Татуга әле сигез генә яшь булса да ул инде җиткән егет исәпләнә, ун-уникедә хатынлы булачак. Әнә Саба бабага егерме биш, ул инде бик карт, бер аягы йөрми, бер кулы күтәрелми. Ул учак янында, мамонтның умыртка сөягеннән ясаган утыргычта утырып кына тора. Ул инде берничә тапкырлар үзен Мәңгелек йокы үзәненә илтеп куюларын сораган иде дә, тик аны анда җибәрмәделәр. Үзе шундый карт булса да Саба бабаның хәтере бик әйбәт. Ул ыругның үз гомерендә бар үткән тарихын, моннан ничә ел элек мәгарәне су басканын, кайсы елда аучыларның мамонт аулап алганын, урманда кайчан чикләвек, җиләк, тәмле тамырларның күп булганын сөйләп бирә ала. Ыруг андый кешеләрне Үзәнгә җибәрми, ә Мәңгелек йокының мәгарәгә үзе килеп алып киткәнен көтеп тора. Саба баба учакны күзәтә, ә Тату исә учакны ботаклар белән сыйлап тора.
Ә менә Тату тумыштан сырхау, башы гел авырткалап тора, кайчак күз аллары караңгылана, ә кайчак бөтенләй җиргә егылып китә. Мондый килеш ауга йөрергә куркыныч шул, моны ыругта беләләр.
Саба баба бу таулар, урманнар, чишмә-елгалар, барча төр үләннәр, агачлар, күктәге Ай, Кояш үзе дә кешеләр кебек үк тере, җанлы нәрсәләр дип сөйли. Алар барысы да кешеләрне яраталар, ярдәм итәләр икән. Чынлап та! Кояш бөтен җиһанны яктырта, кешеләргә җылысын бирә, ә аның энесе Ай төннәрен дә күкләрне яктыртып тора. Чишмәләр кешеләргә эчәр өчен тәмле суларын, үләннәр, куаклар, агачлар җимешләрен бирәләр. Саба баба тирә-яктагы бөтен җиһанны, очып йөргән кошларны да, күбәләкләрне дә яратырга, алар белән дусларың кебек итеп сөйләшеп йөрергә куша.
Беркөн бик сәер бер хәл булды. Тату биек, юан нарат яныннан үткәндә аның кулындагы җәя төсле итеп бөгелгән талчыбык кинәт кенә наратка таба тартылып куйды. Каты итеп, малайга белдереп тартылды! Аптырап, хәтта куркып калды малай. Чыбыкны һаман да кулында тоткан килеш агачтан читкә атлады, тагын якын килде. Ә чыбык тагын, тагын тартылды!
Тату юан наратны да, кулындагы талчыбыкны да үзе кебек үк җан ияләре дип белә иде. Шунда нидер сизенүдән, якты өметләр килеп туудан күңеле кайнарланып китте. Әллә бу мәгърур нарат аның дусты микән? Аңа ярдәм итмәкче була, ә кулындагы бу чыбык шуны әйтә микән?! Малай талчыбыкны кадерләп кенә бер куак төбенә яшереп куйды, үзе нарат янына килеп басты.
— Син минем дустым! Мин сине яратам! — диде ул наратка һәм аны кочып алды, куллары белән кытыршы кайрысыннан сыйпады. Азрак авырттырса да, битен нарат кайрысына терәде дә, шул килеш байтак басып торды. Аяклары талгач, аркасын наратка терәп, җиргә утырды.
Шунда серле бер хәл булды.
РАДИК ФӘИЗОВ
Хикәянең дәвамы “Сабантуй” газетасының 36 нчы саныында.