Балтач. “Романтик”
[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/899976666.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="263" height="187" align="Right"]899976666.jpg (25.25 Kb)[/img]конкурсны оештыручы һәм жюри рәисе Хәлим Хөсәенов: “Аллага шөкер, балаларыбыз җәйге каникулларда юл йөрү кагыйдәләрен онытмаганнар. Исән-сау гына була күрсеннәр!” – дип, җиңел сулап куйды.
Мондый уеннар, викториналар, конкурслар Балтач районы мәктәпләрендә ел дәвамында үткәрелеп торачак. — Әйдә, бүләкләреңне ал да, лагерьга киттек, — диде беркөнне Балтач районы ЮХИДИ бүлегенең пропаганда инспекторы Хәлим абый. Озак уйлап тормадык, Балтач районының Кече Лызи авылы янында урнашкан “Романтик” сәламәтләндерү-ял лагерена юл тоттык.
Биредә өченче смена башланган иде инде. 76 бала ял итә икән. Лагерьның нинди матур урынга урнашканын язып тормыйм, балаларның матур ялларына да тукталмыйм. Без бирегә җитди максат белән килдек: ял иткәндә балаларыбыз иминлек дәресләре турында онытмаганнармы – шуны тикшерик әле, дидек. Чөнки тиздән укулар башлана. Ә мәктәпкә транспорт бертуктаусыз йөреп торган куркыныч юллар аша барасы бар. Димәк, игътибарлылык һәм саклык чаралары турында онытырга ярамый. Без әзерләгән һәр сорау шушы изге нияттән иде. Балалар ЮЙКне белү һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча ярыштылар.
Ярышларда Балтач гимназиясе укучысы Гүзәл Хәбибуллина (кызлар арасында) һәм Казан егете Динар Низаметдинов (малайлар арасында) абсолют җиңүче булып танылды. Зөлфия Шәйхиева, Алсу Хамматова, Азат Гыйбадуллин, Максим Мухин да шактый әзерлекле булуларын күрсәттеләр.
Әлеге конкурсны оештыручы һәм жюри рәисе Хәлим Хөсәенов: “Аллага шөкер, балаларыбыз җәйге каникулларда юл йөрү кагыйдәләрен онытмаганнар. Исән-сау гына була күрсеннәр!” – дип, җиңел сулап куйды.
Мондый уеннар, викториналар, конкурслар Балтач районы мәктәпләрендә ел дәвамында үткәрелеп торачак. Балтач районы ЮХИДИ бүлегенең пропаганда инспекторы Хәлим Хөсәеновның “иҗат капчыгы”нда “иминлек сораулары”ның бетәсе юк, ә “Юл хәрәкәте иминлеге программаларын финанслау дирекциясе”нең Балтач филиалында һәр җиңүче өчен бүләкләр әзерләнгән.
Нияз ХӘБИБУЛЛИН,
“Юл хәрәкәте иминлеге программаларын финанслау дирекциясе”нең Балтач
филиалы җитәкчесе.