ЯҢА ПРОГРАММА
Яңа уку елында шәһәр мәгариф учреждениеләрендә “Сәламәтлек сукмагы” дигән яңа программа кертеләчәк. Бу максатчан программа – беренче сыйныф укучылары өчен. Ул аларның сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга юнәлдереләчәк. Укытучы укучылар белән бергә сәламәтлек сукмагы буйлап “сәяхәт итәчәк”. Һәр дәрес үз эченә физик күнегүләр комплексын, сулыш, бармак һәм күрү гимнастикаларын, укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алган психологик уеннарны да ала. Моннан тыш, уеннар игътибарлылыкны, хәтерне һәм иҗадилыкны арттыра, балага мәктәп коллективына җайлашырга булыша. Программаны эшләүдә педагогика, медицина, психология өлкәсендәге галимнәр һәм укытучылар катнашкан.
МӨСЕЛМАНЧА ЯЛ
Быел республика мәчетләре каршындагы җәйге лагерьларда 5600 бала ял иткән. Моңарчы күрелмәгән сан бу. Узган елда һәм алдагы елларда мондый лагерьларда ял итүче балалар саны 4 меңнән артмаган. ТР Мөселманнары Диния нәзарәтенең мәгариф бүлеге белгечләре фикеренчә, ял итүчеләрнең рекорд¬лы санга җитүе иң элек быел яз көне Татарстанның һәр районында үткәрелгән зур әзерлек эшенә бәйле. Бу хәл халыкның балалар өчен мөселманча җәйге ялга ихтыяҗы артуын да дәлилли.
КУРКЫНЫЧ ТАБЫЛДЫК
Казандагы 32 нче мәктәп каршында казу эшләре вакытында җир астыннан ике хәрби снаряд тапканнар. Гадәттән тыш хәл урынына шәһәрнең ашыгыч хезмәт күрсәтүчеләре җыелган. Табылдыкка җир астына күмелгән кабельне эзләүче эшчеләр юлыккан. Тикшерү үткәргәннән соң, снарядларның куркыныч түгеллеге ачыкланган.
ПОНИДА ЙӨРГӘННӘР
Әлмәт шәһәренең 32нче санлы “Тузганак” балалар бакчасына йөрүче нәниләр өчен быелгы җәй аеруча истәлекле. Малай-кызларны шәһәрнең ат-спорт мәктәбенә экскурсиягә алып барганнар. Аларга атларның холкы, аларны ничек тәрбияләргә, нәрсә ашатырга икәнен генә сөйләп калмыйча, понида йөрергә дә рөхсәт иткәннәр. Сабыйларның берсе дә мондый “сәяхәт”тән курыкмаган. Соңыннан атларны кишер белән сыйлаганнар.