Добавить новость
smi24.net
Все новости
Сентябрь
2022

Рулет рецепты

0

Кирәкле ингредиентлар: 4 йомырка, 160 г он (250 мл – 1 стакан), 130 г шикәр. 1 чәй кашыгы көпшәкләндергеч (разрыхлитель).

Эчлеккә җиләк-җимеш кайнатмасы, я күпертелгән сөт өсте салырга була.

Бизәү өчен – шоколад.

Әзерләү:

Духовканы 180 градуска җылытырга куябыз.

Йомырка белән шикәрне миксер белән әйләндерәбез. Күбекләнгәнче, 7-10 минут әйләндерәбез.

Онны иләргә һәм көпшәкләндергеч белән бутарга. Йомыркалы, шикәрле массага өстәргә һәм кашык белән болгатырга.

Мич табасына (противень) пергамент кәгазе җәябез, аңа камырны калынлыгын 1 см итеп саласы.

180 градуста 10 минут чамасы бераз кызарганчы пешерәбез. Әзер рулетны духовкадан алуга төрәбез. Шул көе суытабыз. Суынган рулетны ачып, эчлек салабыз. Эченә җиләк-җимеш кайнатмасы салырга була. Мин күпертелгән 33% лы сөт өсте салдым.

Өстен эретелгән шоколад белән бизәргә мөмкин.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *