Добавить новость
smi24.net
Все новости
Октябрь
2015

«Супер әби» исемен алу өчен сигез әби көч сынашты

0

Һәр елдагыча октябрь аенда, авылда бетмәс-төкәнмәс эшләрне бераз төгәлләп, кышка керергә әзерләнгән, бераз бушаган чорда районның әби-бабайлары «Супер әби» һәм «Супер бабай» исеме өчен көрәшә. Быел, кызганычка, бабайлар арасында бу бәйгедә катнашырга теләк белдерүчеләр булмаган, әбиләрдән исә сигез кеше үз көчен сынап карарга уйлаган.

Моңа кадәр шактыеның сәхнәдә йөргәне булса да, әлеге конкурска әбиләр барысы да беренче тапкыр килгән. Җил-буран уйнап торган, аяк асты, трассалар бозга капланган ул көнне аларның җыенып юлга чыгулары, шуның өстенә балаларын, оныкларын туплап алып килүләре, күргәзмәгә дип кул эшләрен дә ватмый-сындырмый китереп җиткерүләре үзе үк зур батырлык. Круглое Поле мәдәният йортында үткәрелгән әлеге чарага килгән халык бәйге башланганчы нәкъ менә шул күргәзмә белән танышты. Ә анда ниләр генә юк: җиләк-җимештән, яшелчәдән әзерләнгән ризыклар, камыр ашлары, төрле материаллардан ясалган сыннар, чиккән сөлгеләр, үзләре язган шигырьләрнең кулъязмалары һ. б. Барысына да күп көч кергән, чын күңел биреп эшләнгән.

Катнашучыларны һәм кичәгә килгән җанатарларны иң беренче булып сәхнәдән Иске Абдулның «Асылъяр» җыр ансамбле сәламләде. Аннары алып баручы, район мәдәният бүлегенең сәнгать җитәкчесе Рәмилә Сәгъдиева бәйгенең башлануын игълан итте. Сәхнәгә берәм-берәм катнашучылар чакырылды.

«Супер әби» исеменә дәгъва итүчеләрнең беренчесе – «Татарстан» совхозы поселогыннан Тәнзилә Әхмәдиева. Тәнзилә апага 70 яшь. Дүрт бала үстергән, бүген җиде оныгы бар. Бәйләргә, гөлләр үстерергә, китап укырга ярата. Тормыш девизы – һәрвакыт алга барырга һәм җиңәргә. Бәйгегә дә Тәнзилә апа шушы максатны күздә тотып килгән.

Икенче булып сәхнәгә Түбән Суыксудан 73 яшьлек Лилия Гыйздәтуллина чыкты. Ул өч баласының кадерле әнисе, ике оныгының яраткан әбисе. Инде шактый олы яшьтә булса да, бакчада эшләргә бик ярата, кул эшләре остасы да, балаларын, оныкларын һәрвакыт тәмле ашлар белән сыйлап тора. Хыялы – киләчәктә дә авыруларга бирешмичә, яраткан әни, сөйкемле әби булып яшәү.

Өченче катнашучы – Биклән авылыннан Фирия Гарипова. Әле яшь әби – нибары 57сен тутырган. Ике бала үстергән, бүген биш оныгы бар. Авылның мең төрле хуҗалык мәшәкатьләреннән арынган арада шигырьләр язарга да вакыт таба. Сәламәт булып, тормыш иптәше, балалары, оныклары белән бергәләп озак яшәргә дигән максатны үз алдына куя.

Теләнче Тамактан килгән Наилә Зарифуллина теләк булса, бар да була дигән девиз белән яши. Наилә апага 70 яшь. Өч бала әнисе, җиде оныгының әбисе. Шулай ук бакча эшләрен ярата, оста итеп камыр ашлары пешерә. Шуларга өстәп, сәйлән белән чигә, балчыктан сыннар ясый. Әлеге шөгылен яшь буынга да өйрәтеп калдыруны үзенә максат итеп куя. Наилә апага еш кына сәхнәләрдә чыгыш ясарга туры килә. 

Чираттагы катнашучы – Рәзинә Мәкъсүмова Калмаш авылыннан. «Үз гомеремдә сәхнәгә күп чыгарга туры килде. «Супер әби»дә катнашырга тәкъдим булгач, үземне сынап карарга уйладым. Авылның фольклор ансамбленә дә оешканнан бирле йөрим, авыл үзешчәннәре куйган спектакльләрдә дә катнашам. Шулай ук шигырьләр яратам. Әлбәттә, бу бәйгегә бик җитди карыйм. Супер әби булырга өметләнмим, шулай да нинди дә булса номинациянең җиңүчесе булырмын дип уйлыйм», – дип тәэсирләре белән уртаклашты ул конкурс алдыннан. Рәзинә апага 63 яшь. Өч бала үстергән, тугыз оныгы бар. 

Резидә Туктарова – катнашучылар арасында иң яшь әби. Шулай булса да инде алты оныгы бар, өч бала үстереп олы тормышка озаткан. Әле 53 яшен генә тутырган Резидә ханым Иштирәк авылында яши, башлангыч сыйныфта балалар укыта. 

Ак яулыгын бәйләп, моңлы тавышы белән сәхнәгә җырлап чыккан Асия Хәсәнова исә арада иң өлкәне. Аңа бүген 79 яшь, Новотроицкоеда яши. Асия апа балаларга һәм оныкларга да бик бай икән: ул җиде баласының газиз әнисе, унике оныгының, унике оныкчыгының яраткан әбисе. Шигырьләр яза, аларны туплап «Күңелем хисләре» һәм «Сагыну таңнары» дигән ике китап та чыгарган. Әле һаман да Сабантуйларга сөлге чигә, ашъяулыклар чигеп оныкларына бүләк итә, гөлләр үстерә.

Иске Байлардан Ләйсинә Авзалова да матурлык ярата, чәчәкләр, гөлләр үстерә, бәйли, чигә. Шулай ук үзешчән сәнгатьтә актив катнаша. 66 яшьлек Ләйсинә апаның бүген өч баласы, дүрт оныгы яратып, әни, әби дип торалар. 

Республикада парклар һәм скверлар елы икәнен искә алып, оештыручылар бәйгенең икенче өлешен яшел этап дип атарга булганнар. Әбиләр бу өлештә үзләре яраткан агач яки куак, аны үстерү, тәрбияләү серләре турында сөйләргә тиеш иде. Катнашучылар барысы да диярлек балан куагына тукталды. Бу җимешнең дәвалау серләрен ачты, аннан нинди тәмле ризыклар пешереп булуын тамашачылар һәм жюри игътибарына җиткерде.

Өченче өлештә бәйгедә катнашучылар җыр-биюгә, нәфис сүзгә осталыкларын күрсәтте. Һәр чыгыш үзенчәлекле булуы белән истә калды. Быелгы конкурс шуның белән дә игътибарны җәлеп итте – бер генә әби дә бу этапта үзе генә чыкмады, алар сәхнәдә ирләре, оныклары, балалары, туганнары белән чыгыш ясады. Шулай итеп, аларны да үзешчән сәнгатькә тартты.

Жюри исә чыгышларга бәя биргәндә, иң беренче чиратта, конкурс биремнәрен башкарып чыгар өчен ни дәрәҗәдә көч кергәненә игътибар итте. Сүз дә юк, барлык әбиләр дә сәләтле, тырыш. Ләкин бәяләүчеләр «Супер әби» исеменә иң лаек дип Теләнче Тамактан Наилә Зарифуллинаны тапты. Лилия Гыйздәтуллина – «Иң сөйкемле әби», Рәзинә Мәкъсүмова – «Иң экстравагант әби», Асия Хәсәнова – «Оныкларга иң бай әби», Тәнзилә Әхмәдиева – «Иң элегант әби», Ләйсинә Авзалова – «Иң оста куллы әби», Фирия Гарипова – «Иң заманча әби», Резидә Туктарова «Иң артист әби» номинацияләрендә җиңүче булды.








Грачья Погосян: достойный пример гуманизма и патриотизма (к 55-летию известного благотворителя)

Юбилейный фестиваль «Лица улиц» пройдёт в Екатеринбурге

Рок-фестиваль «Окна Открой» в Петербурге: возвращение звезд и открытие новых талантов

Алексей Чумаков выступит на крыше Roof Place. «Авторадио – Санкт-Петербург» дарит билеты


Cameroon star has said yes to Man Utd transfer but Red Devils face hurdle

Report: Liverpool decision hands advantage to Man United in midfielder pursuit

Palestinian envoy urges action at UN: “History will judge us all”

Man Utd have agreed deal with AC Milan for £40m star's exit, await player decision - report


Антиармянские публикации в российском научном журнале «Современная научная мысль»: расследование фонда «Гегард»

Косметолог-эстетист Наталья Рябинова: самые эффективные способы борьбы с веснушками

В Орле на территории детского сада уничтожили осиное гнездо

Чудо-колонка Детского радио: малыш будет в восторге!


Modders are trying their hardest to add an NVMe SSD to the Switch 2, which is both impressive and something I'm not going to do

The US Air Force wants to test blowing up Cybertrucks because 'it is likely the type of vehicles used by the enemy may transition to Tesla Cyber trucks'

New study shows that Gen Z is spending way less money on videogames than older gamers

Открыты сервера MMORPG ROM: Golden Age


Овочі можусть стати розкішшю для українців


Директор Росгвардии Герой России генерал армии Виктор Золотов принял участие в заседании Национального антитеррористического комитета

Платформа «DатаРу Облако» аттестована для работы с государственными данными и информацией повышенной категории

Побывавший в космосе объектив «Швабе» стал частью коллекции Политехнического музея

Семейное приключение на «Кораблике Детского радио»


Канадец Комтуа сообщил о возвращении интереса к хоккею после переезда в Россию

Семейное приключение на «Кораблике Детского радио»

Economist: Запад озабочен «уголком РФ» в НАТО с «председателем» Лениным

Опубликован календарь Кубка России по хоккею с мячом


На пенсии отоспишься. 13 идей для ночного досуга в Москве — от тенниса до парилки

Балерина Волочкова раскритиковала идею запрета мата в интернете

Полиция проверяет ДТП на Никулинской улице с погибшим подростком

Воробьев встретился с учителями Подмосковья и обсудил внедрение ИИ в образование


Павлюченкова не сумела пробиться в третий раунд турнира в Цинциннати

Анна Калинская вышла в третий круг турнира WTA 1000 в Цинциннати

Теннисист Медведев проиграл австралийцу Уолтону и выбыл из турнира Цинциннати

Синнер пробился в четвертый раунд турнира "Мастерс" в Цинциннати


Сотрудники OOO «НПК Морсвязьавтоматика» получили страховую защиту здоровья

Двух мужчин в Молдове осудили за продажу румынского гражданства россиянам

От игровой культуры до военной лексики: самый широкий круг вопросов затронут на научных чтениях в «Михайловском»

Круглый стол: как запрет сатанизма* скажется на видеоиграх?


Музыкальные новости

Юрий Лоза жёстко оскорбил творчество Клавы Коки

Продвижение Песни в Импульсе Яндекс Музыка.

Уникальное шоу Натальи Которевой «Женщина за 50» в Москве 20 сентября

Никита Пресняков удалился в Испанию после того, как жена стерла их фото из соцсетей


Директор Росгвардии Герой России генерал армии Виктор Золотов принял участие в заседании Национального антитеррористического комитета

Побывавший в космосе объектив «Швабе» стал частью коллекции Политехнического музея

Семейное приключение на «Кораблике Детского радио»

Клинический психолог Юлия Тарибо: психологические последствия удаленной работы и способы их преодоления


Уникальное шоу Натальи Которевой «Женщина за 50» в Москве 20 сентября

"Начинаем привыкать". Бизнес и власти о том, как россиянам жить в эпоху интернет-блэкаутов

На фоне ограничений из Пулково отменили 18 рейсов

Здоровье Бориса Щербакова: обновленные сведения от научно-исследовательского центра имени Склифосовского


В Сети появились кадры ДТП с подростками на самокате, которые врезались в столб

Хуснуллин по видеосвязи поприветствовал участников автопробега БРИКС

В Москве на видео попало, как подростка на электросамокате отбросило под автобус

Выяснились детали смертельной аварии с участием 16-летних самокатчиков на западе Москвы


Bloomberg: встреча Путина и Трампа означает победу России

Bloomberg: встреча Путина и Трампа сама по себе представляет победу Москвы

В России объяснили скорую организацию встречи Путина и Трампа

Почему Трамп сказал, что едет в Россию, если встреча назначена в Аляске




Подмосковный травматолог дал советы по выбору рюкзака для первоклассника

Клинический психолог Юлия Тарибо: психологические последствия удаленной работы и способы их преодоления

Главный врач клиники микрохирургии глаза АйМед Элина Санторо: что делать если лопнул сосуд в глазу

В регионах центральной России росгвардейцы отметили День физкультурника


«Будет обмен землей»: Трамп поставил Зеленского на место, вызвав панику в Киеве

Политолог: Алиев пересек красную линию и столкнется с ответом Москвы


На пенсии отоспишься. 13 идей для ночного досуга в Москве — от тенниса до парилки

В регионах центральной России росгвардейцы отметили День физкультурника

Росгвардейцы охраняли правопорядок на фестивале «ЛИГА ТРИАТЛОНА & IRONSTAR МОСКВА 2025»

Соревнования по многоборью кинологов-росгвардейцев завершились в Грозном


Лукашенко получил первую золотую монету из белорусского сырья


Ивлеева предположила, что Трамп увидит метро Москвы и увезет Собянина в США

Собянин объявил об открытии новой детской поликлиники в районе Крюково

Собянин рассказал, как проект «Город героев» укрепляет связь времен и поколений

Собянин рассказал о строительстве нового путепровода на северо-востоке Москвы


Площадь возгорания на горе Куцай достигла 650 тысяч квадратных метров

Что подготовили в павильонах «Музеона» в рамках форума «Москва 2030»

В Крыму потушили угрожавший двум селам природный пожар

Орловская область планирует войти в число национальных туристических маршрутов с проектом «Бирюзовое кольцо России»


На пенсии отоспишься. 13 идей для ночного досуга в Москве — от тенниса до парилки

Garanthera Group начинает работу в России: международный финтех-игрок выходит на локальный рынок

Полиция проверяет ДТП на Никулинской улице с погибшим подростком

Круглый стол: как запрет сатанизма* скажется на видеоиграх?


без заголовка

Здание морского речного вокзала в Архангельске будет обновлено к концу 2026 года

Полицейский погиб при задержании поджигателя релейного шкафа под Архангельском

Сотрудниками полиции и Росгвардии задержан гражданин, причастный к поджогу релейного шкафа в Архангельской области


Историко-краеведческая выставка «Древности земли крымской»

Прогноз погоды в Крыму на 12 августа

Прогноз погоды в Крыму на 10 августа

Прогноз погоды в Крыму на понедельник


Воробьев встретился с учителями Подмосковья и обсудил внедрение ИИ в образование

На пенсии отоспишься. 13 идей для ночного досуга в Москве — от тенниса до парилки

100 тысяч пассажиров перевезли "Ласточки" Киров – Нижний Новгород в 2025 году

Garanthera Group начинает работу в России: международный финтех-игрок выходит на локальный рынок














СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *