Добавить новость
smi24.net
Все новости
Октябрь
2015

Лениногорскида бер кызга һөҗүм иткәннәр

0

Бу хәл Гагарин урамында - политехник колледж янында  була. 


15.00 сәгать тирәсендә 17 яшьлек бер кыз урамнан үтеп барганда, аңа көтмәгәндә агач астында аунап яткан исерек ир ташлана. Йодрыгы белән башына суга, кыз җиргә аугач, ир аның өстенә менеп кыйный башлый. Кызга ярдәмгә үтеп баручылар килә.
  Хәзерге вакытта һөҗүм иткән ирнең шәхесе ачыкланган. Тикшерү эшен дәвам итү өчен әлеге вакыйганың шаһитлары кирәк, шулай ук кызны коткарган ирнең шәхесен дә ачыкларга кирәк, ди Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте. Полиция хезмәткәрләре әлеге вакыйганың шаһитларын эзли,  мөрәҗәгать итү өчен телефонннар:  02, 2-72-20, 2-72-33.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *