Добавить новость
smi24.net
Все новости
Апрель
2023

Ришат Төхвәтуллин белән Алия Карачуринаның никахы кайчан булачагы билгеле

0

Ришат Төхвәтуллин белән Алия Карачуринаның никахы кайчан булачагы билгеле булды. Иҗади парның никах мәҗлесе шушы ялларга планлаштырылган. Бу хакта Ришат Төхвәтуллин виртуаль дусларының сорауларына җавап биргәндә хәбәр иткән. 

«Никах кайчан?» – дип сораган язылучысына Ришат: «Тагын 4 көн калды», – дип җавап кайтарган. 

Сторисларыннан күренгәнчә, Ришат белән Алия туган яклары Башкортстанга кайтты. Никах мәҗлесенең Карамалы-Гобәйдә, яки Алиянең туган яклары – Чишмәдә булуы ихтимал. Күптән түгел Ришат Төхвәтуллинның сеңлесе Айгөл дә язылучыларына абыйсы белән Алиянең никах мәҗлесе иң якын кешеләре әйләнәсендә узачагын сөйләгән иде. 

  • Ришат Төхвәтуллин өйләнә!















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *