Добавить новость
smi24.net
Все новости
Апрель
2023

Вафат булган җырчы Динар Рахматуллинга нибары 21 яшь булган

0

Вафат булган җырчы Динар Рахматуллинга нибары 21 яшь булган. Бу хакта «Интертат»ка аның якын туганы Диана Раимбекова хәбәр итте. 

«Массакүләм мәгълүмат чараларында Динарга 33 яшь булу турында яздылар. Бу дөрес түгел! Динарга 21 яшь иде, аның туган көне – 2002 елның 10 гыйнвары», – диде ул. 

Диана әйтүенчә, Динар 15-16 яшендә музыка белән шөгыльләнә башлаган. 2019 елда «Дорога» дигән беренче җырын яздырган һәм яшьләр арасында танылу алган. 

Динар Рахматуллинның вакытсыз үлеме хакында кичә билгеле булды. Аны бүген туган ягы Башкортстанның Янавыл шәһәрендә соңгы юлга озаталар. 

  • «Үлеме сәбәбен полиция тикшерә» – яшь җырчы Динар Рахматуллин вафат

  • Вафат булган Динар Рахматуллин «Мама» җырын әнисенең туган көненә яздырган булган















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *