Илдар Хәкимов Гүзәл Уразовадан туган көненә «бер тәүлек йокы» бүләк итүен сораган
Гүзәл Уразова социаль челтәрдәге сәхифәсендә ире Илдар Хәкимовны туган көне белән котлаган.
«Минем җаным, иң якын кешем, 4 балабызның әтисе, төркемебезнең җитәкчесе Илдар Равилевичның туган көне.
Без 20 ел бергә. Әйе, мин бик бәхетле кеше. Янәшәмдә син бар.
Нәрсә бүләк итим сиңа? – дип сорагач «Миңа бернәрсә кирәкми, бер тәүлек йокы бүләк итсәң, шул җитә», – диде Илдар.
Җаным, гел янымда бул! Туган көнең белән сине!», – дип язган ул.
Җырчы алай да ирен бүләксез калдырмаган, өр-яңа «Туган көн» җырын иҗат иткән. Бу җыр гомер бәйрәмен үткәрүче һәр кешегә бүләк булачак.
Комментарийларда Илдар Хәкимовны бәйрәме белән котлап күпсанлы теләкләр калдырганнар.
