Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Все новости
Январь
2024

Борылып карамадың... (Гөлнара Хәлимова)

0
Борылып карамадың... (Гөлнара Хәлимова)

БОРЫЛЫП КАРАМАДЫҢ...

(Гөлнара Хәлимова)

Яңа елны ул ялгызы каршылады. Гадәттәгечә телевизорда барган яраткан сериалын кушты да, җылы юрганына төренеп диванга утырды – аңа шундый моңсу, шул ук вакытта рәхәт иде. Моңсу, чөнки әле узган ел гына Илһамы белән кочаклашып Яңа ел каршылаган булса, бүген ул берүзе. Рәхәт, чөнки алар шундый бәхетле иде! Илһамы «ух-вах» килеп керер иде дә, «Рәмзия-ү-ү, каршы ал», - дип бөтен тешен күрсәтеп елмаер иде. Ул арада аш бүлмәсеннән Рәмзия чыгып аның муенына сарылыр иде. Озак күрешми торгандай шашып-шашып үбәр иде!.. Аннары алар кичке аш вакытында киләсе елга зур планнар корырлар. Дөнья бары тик шул икесе тирәли генә әйләнә кебек тоелыр...

Рәмзия калын юрганын тартыбрак китерде. Нигә җылына алмый соң әле ул һаман? Халаты да йомшак, җылы бит, югыйсә, юрганы да калын. Әмма берсенең дә җылылыгы гына юк. «И, Илһам булсамы...» – дип үзалдына эндәшкәнен сизми дә калды. «Яратылмый калдык...» – диде иренен тешләп. Җылылыкка, мәхәббәткә сусау аны ерак яшьлек елларына алып кайтты...

Авылда Рәмзияләр гаиләсен бөтен кеше хөрмәт итә иде. Әтисе балта остасы, кулыннан теләсә нинди эш килә, әнисе оста пешекче – бер бәйрәм дә аның тәмле сыеннан башка үтми. Бу сыйфатларны Рәмзия үзендә булдырырга тырышып үсте. Шуңа күрә аны сыйныфташлары да, укытучылары да «Балтачы Хәлим кызы» дип йөртте. Төс-кыяфәткә матур ул Рәмзия! Чем кара күзләре белән бөтен авыл егетенең йөрәген яндырырга сәләтле! Өстәвенә моңлы тавышы белән җырлап та җибәрсә!.. Мәктәп чараларында Рәмзияне еш җырлаталар иде. Кемгә охшап шундый булгандыр, ул бар яктан да уңган булып үсте.

Җете кызыл тиз уңа, диләрме әле? Тормышта бөтен нәрсә шома гына бармый шул, китекләре дә очрый. Рәмзиянең яшьлеге китек булды...Ул, иптәш кызлары кебек, вакытында кияүгә чыгып матур гаилә корырга хыяллана иде. Районда укып авылга – әти-әнисе янына кайтты. Бу вакытта инде өлгереп җиткән кыз артыннан егетләр шактый йөрде. Өзелеп яратканы берәү генә булды. Илһам – аның авылдашы, түбән очта гына яши. Рәмзиянең әтисе кебек үк балта остасы, авылда тормыш аның алтын кулыннан башка бармый. Алар бер-берсенең барлыгын белсә дә, икәү генә сөйләшеп утырганнары булмады. Ә берсендә Илһам киңәш сорап Рәмзиянең әтисе янына килде. Кер чайкап йөргән җиреннән Илһамны күреп Рәмзия өнсез калды. Оялып кына янына килде:

- Сәлам, Илһам...абый!

- Нинди абый инде, куй сана! Карале, Рәмзия, Хәлим абый өйдәме ул? Чакырып кына чыгар әле?

- Әтиме?... Әти эш белән чыгып киткән иде бит әле. Берәр нәрсә кирәк идеме әллә?

- Үзе кирәк иде шул. Йә ярый, соңрак килермен.

- Мин аңа әйтермен, Илһам...абый!

- Тагын бер Илһам абый дисәң име!

- Нишләтәсең?

- Белермен нишләтергә? – дип көлеп җибәрде ул. Алар рәхәтләнеп көлештеләр. Илһам кичен тагын килде. Бу юлы инде Хәлим абый аның янына үзе чыкты. Рәмзия тәрәзәдән качып-посып егетне күзәтте: зәп-зәңгәр күзле, зур ир-ат куллы, таза гәүдәле! Ул аңа шундый ышанычлы һәм акыллы егет булып тоелды. Аның белән икәүдән-икәү калып аралашасы, серләшәсе килде. Икесенең генә сөйләшер сүзләре бар иде кебек...

Илһам да кызны ошатты, әмма кыюсыз иде бу егет. Башта кыз белән качып кына очрашу юлларын эзләде, аннары өмете сүрелеп барды. Рәмзия аңа биек күктәге зур йолдыз булып тоела иде, егет үзен ул бу сылуга лаек дип күрмәде. Кыз өчен яшь аермасы да зур саналадыр, дип һаман сәбәпләр эзләде. Нибары биш ел гына, югыйсә.

Ә кыз аның беренче адым ясавын көтте. Урамда очрашсалар, «Бүген чакырмасмы?» – дип эчтән генә теләде. Укуы да тәмамланган, эше дә бар – балалар бакчасында эшли. Кыскасы, бөтен нәрсә бар – гаилә генә корасы калган...

Берсендә Илһам аларга тагын килде. Хәлим абый аның белән сөйләшеп өйгә кергәч, Рәмзия сораштыра башлады:

- Әти, Илһам нинди егет ул үзе болай? Әйбәтме? – диде ул сабый кебек кыюсызланып кына.

- Ник сорыйсың, кызым?

- Болай. Әйбәт егеткә охшаган. Кызы булмавы гына сәер.

Хәлим абый артык сөйләшә торган кеше түгел иде, шуңа ул кызы белән төче телләнеп тормады. Шулай да кич белән хатынына кызының кызыксынуын әйтте. Гадиләгә бу ошамады – торып ук басып аш бүлмәсе буйлап йөренде. Рәмзия әле ашарга чыкмаган иде – мәхәббәт шигырьләре язу белән мәшгуль. Шуңа ул ир белән хатынның сөйләшкәнен ишетмәде.

- Ошый ди мени? – дип сорады Гадилә куркулы караш белән. Без бит кызыбызны хәлле гаилә өчен үстердек, Хәлим. Берүк гашыйк булып башын югалта күрмәсен инде!

- Арттырма инде, әнисе. Мин бит сорады дип кенә әйттем.

- Тикмәгә генә сорамаган бит инде ул аны. Илһам да синең янга килгән булып, кызыбызны яуламакчы буладыр әле.

- Арттырасың ла син!

- Хәлим, кызыбызның яше бара, ялгышып кияүгә чыкмасын дим инде!

- Ул үзе хәл итәр яшьтә инде!

Хәлим бу сүзен катырак әйтте ахры, бүлмәсеннән Рәмзия чыгып җитте. Ул бу яшьләрнең бөреләнә дә башламаган мәхәббәткә каршы килүләрен белми иде...

Рәмзия Илһамны кабат очратты. Авыл клубында концертта бер яшь кыз белән көлешеп утыра иде алар. Илһам кызның авызына кереп бетәр дәрәҗәдә бирелеп китеп тыңлый да көлә, тыңлый да көлә. Яныннан Рәмзия үтеп киткәнен дә сизмәде. Ә кызга шул җитә калды – Илһам «абыйсы»на ул бүтән борылып та карамаячак! Әнә, янындагы кызы белән сөйләшсен! – дип сабыйларча үпкәләде. Икенче көнне, үч иткәндәй, юллары кибеттә кисеште. Илһам аның белән үзе исәнләште.

- Ник исәнләшмәгән була әле бу кыз? Телеңне йоттыңмы әллә, Рәмзия-ү-ү! (ул аңа шулай эндәшә иде)

- Йотмадым.

- Бер-бер хәл булмагандыр бит?

- Булмады.

Рәмзия пакетларын кочаклап чыгып китте. Шул вакыт жигулие белән тузан туздырып Илһам килеп туктады:

- Утыр әле, алып кайтам.

... Шул алып кайтканнан соң алар инде берни дә киртә алмас мәхәббәт белән яши башлады. Тик бу мәхәббәт яшерен иде. Һәм шул ягы белән кадерле булгандыр да. Авылда серне саклау җиңел түгел, шуңа кызы турында Гадиләгә тиз ирештеләр. Ул көнне өйдә беренче тапкыр буран купты. Ата белән ананы бер генә нәрсә туктата иде – Илһамның бик үк хәлле гаиләдән булмавы. Ә Рәмзия укып кайткан, балалар бакчасында яхшы гына эшләп йөри. «Бу бары тик бер мизгелле хисләр!» – дип әнисе кырт кискәннән соң кызның тормышында кара көннәр башланды. Ул әти-әнисе сүзеннән чыга торган кыз түгел, шуңа күрә мондый аңлашылмаучанлык белән яшәү аңа авыр иде. Ул «сез тиң түгел» дигән сүзләрне хәтереннән чыгара алмады. «Бәлки чыннан да шулайдыр?» дигән шик тә читләтеп үтмәде түгел. Илһам белән кулга-кул тотышып утырганда да тиешле сүзләрен әйтә алмый кайтып китә торганга әйләнде. Ә егет аны беркайчан да үзеннән ерак җибәрмәде: эшеннән көн саен алып кайта, районга кирәк булса алып бара иде. Буранлы көннәрдә дә жигулиен кабызып, карлар ерып Рәмзияне утырта торган булды. Алар әти-әниләренә әйтми генә шәһәргә китү турында да уйладылар. Әмма көннәрдән бер көнне Илһамга Себердә яшәүче абыйсыннан чакыру килпе төште. Ул аны үз янына эшләргә чакыра иде. Илһам, ничек кенә китәргә теләмәсен, абыйсының тәкъдименә каршы килергә ярамаганын яхшы аңлый. Шуңа күрә ул бер-ике айга Себергә эшкә чыгып китте. Һәм шул киткән җиреннән кайтмады...

Рәмзиясенә язып-шалтыратып торды Илһам. «Тиздән кайтам» дигәненә инде ике еллап вакыт үтте. Бу вакытта инде Рәмзияләрнең яңа, зур йорты, кыйммәтле машиналары, канәгатьсез ире һәм көмәне бар иде. Тиздән табар вакыты да җитә инде. Рәмзия өзелеп шул сабыен көтте, бала тугач, тормышлары яктырып китәр кебек тойды. Дөресрәге өметләнде. Иренә аның бәхетле тормыш кирәкми дә. Төннәренә хатынының «юк» димәве кирәк тә, ашарга ризык булуы гына кирәк. «Кияүгә чыкмый каласың! Менә дигән егет!» дигәннәренә ышанып чыкты аңа Рәмзия. Яратмады ул аны. Уйларында ярата алмый калган Илһамы гына булды. «Бүген кайтыр...» – дип көн-саен тәрәзәгә янына килеп карап торуы гадәткә – чиргә әйләнде. Нишләп шулай югалды соң әле ул Илһам? Эш өчен генә ике елга югалмыйлар бит инде! Яратмады мени соң ул мине? Яратса, кайтыр иде...Төрле уйлар килде Рәмзиягә, әмма болардан бер генә файда да юк иде...

Дөньяга Гаязы аваз салган көнне беренче тапкыр бик бәхетле иде! Менә тиздән улы белән җылы йортка кайтып керерләр. Матур тормыш башланыр...Хыялларыннан җиргә тиз төште. Бала тудыру йортыннан каршы алырга ире килмәде. Эшләре килеп чыккан икән. Шуңа күрә күршесен генә җибәргән. Күрше машинасыннан бер кочак чәчәк белән әнисе чыкты. Оныгын кулына алып, тиз генә машинага кереп утырырга әйдәләде. Рәмзия утырмады. «Минем әзрәк урамда йөрисем килә» – диде. «Өйгә кайткач йөрерсең, әйдә!» Ул гомерендә беренче тапкыр әнисен тыңламады. Баланы алып кайтып китәргә кушты. Бер карасаң, ул сабыйның бер гаебе юк, тик яратмаган ирен күрәсе килмәде. Аның беркайчан да иренең күзенә карыйсы килмәде. Мөмкин булса, менә хәзер үк аннан китәр иде! Өйләре балалар йортыннан бик ерак түгел. Шуңа күрә Гадилә оныгы белән кайтып китте. Рәмзия урам уртасында басып калды. Йөрәге нидер сизенгәндәй булды. Артыннан килгән машина тавышы аны сискәндереп җибәрде. «Әллә шуның астына гына керергәме?» Булмады, машина аның янына килеп туктады. Тәрәзәсен ачып, шоферы әйтеп куйды:

- Утырыгызчы, алып кайтам!

Илһам бит бу! Әйе, үзе! Ничек кенә борылып карарга соң шуңа? Йөрәгем җиргә төшеп китә хәзер. Куркам...

- Рәмзия...

- Сәлам, Илһам...

- Авылга кайтасыңмы, Рәмзия?

- Юк, үзебезгә кайтам. Монда гына торабыз без.

- Нишләп борылмыйсың? Кара инде миңа?

Ул Илһамга борылып карады: ялтырап тора торган өр-яңа машина, затлы кием кигән Илһам...Танырлык та түгел үзен! Жигулиенда чапкан авыл егете түгел инде бу. Себер баеткан...Рәмзия машинага кереп утырды. Уйларында бик күп тиргәү, ачулану, үпкә сүзләре булса да, түзде. Тизрәк кайтып баласын карыйсы бар. Тамагы ачкандыр сабыйның.

- Авырмыйсыңдыр бит, Рәмзия?

- Юк, авырмыйм.

- Рәвешеңә карагач шулайра кебек.

- Бала тудыру йортыннан мин. Бәби таптым.

Илһамның кисәк тавышы үзгәрде:

- Соң, ник без, алайса, әкрен кайтабыз? Әйт адресыңны!

Машинада тынлык урнашты. Сөйләшәсе сүзләр шундый күп иде! Ләкин бу тынлык аша алар аңлаштылар кебек. Тагын күрешергә сүз куештылар. Илһамның Себер тормышын сөйлисе, Рәмзиянең гаилә хәлләре белән бүлешәсе бар иде...

Бәби чәе белән котлап Илһам Рәмзияләрнең өенә үк килде. Иренең эштә чагы иде туры килде. Алар барысын да тәмләп сөйләште.

- Рәмзия, син мине кабәхәт дисеңдер инде. Ә син шулай диген! Ни генә дисәң дә син хаклы булачаксың. Чөнки мин сине алдадым. Синең белән үткәргән вакытларым бер генә көн дә исемнән чыкмады. Ләкин, беләсеңме, миндә чир таптылар. Аны дәваларга акча бик күп кирәк булып чыкты. Шуңа мине абыем үзенә чакырды. Аның эше дә әйбәт, акчасы да. Мин синең яныңа кайтырга омтылдым! Чыгып качасы килгән чакларым да булды. Әмма сиңа сәламәт булмаган ир кирәкми – анысын да аңлый идем. Мин бер тапкыр кайткан идем. Сине үзем белән алып китәрмен дип планнар кордым. Ләкин бик вакытсыз кайткан булып чыктым – сезнең туй көнегез иде. Язылышканда мин сине качып кына күзәттем: яхшы, хәлле егеткә чыкканыңа куандым. Ул сине һичшиксез бәхетле итәсенә өметләндем. Шуннан соң инде кайтып торуның кирәген тапмадым.

- Илһам...

- Син мине ничек телисең – шулай атый аласың. Әмма хәзер инде вакыт аз. Миңа күп калмады.

- Китәргә кирәк?

- Яшәп калырга...

Рәмзия сулкылдап елап аның кочагына атылды. Ничек инде яшәргә, Илһам?! Син бит әле яши генә башлаган идең!

- Мин бүген үк аерылам! Менә кайтсын да, аерылышабыз. Ишетәсеңме? – ул аның битләреннән, ирененнән үпте. Илһам, ярат мине! Беренче тапкыр ярат! Бөтен җиремнән үп, назла, тик җибәрмә генә!

- Ирең кайтса?

- Анысы барыбер.

Алар йокы бүлмәсенә кереп китте. Бу көнне ире дә ярый соңлады. Рәмзия беренче тапкыр ярату хисен тоярга өлгерде. Бар икән бит ул мәхәббәт! Аның бу хисне тоюдан туктыйсы килмәде. Шул көннән алар сөяркәләр булып йөри башлады. Яңа елны да бергә каршыладылар. Гаязны әнисенә калдырып, «дус кызларына» чыгып киткән җиреннән Рәмзия кайтмады – аның белән калды. Ире дә аны-моны сизенмәде, кызыксынып тормады. Ә Илһам бик әзерләнгән иде. Районда бүлмә сатып алган икән, Рәмзияне шунда чакырды. «Теләсәң, бу бүлмә синеке булыр», - диде. «Синнән башка миннән бер ни дә кирәкми» – дип Рәмзия муеннарын үпте. Алар төне буе бертуктаусыз яратышып, сөйләшеп яттылар. Әйтерсең лә, икесеннән башка дөньяда бүтән беркем дә юк. Һәм булмас та... Рәмзия гомере буе Илһамын яратыр, ә Илһам Рәмзияне. Һәм бу мәхәббәткә беркем дә киртә була алмас...

***

Илһам үлгән көнне котырып буран чыкты. Дөнья түгел, күңел тынгысыз иде. Ул буран әле берничә көн дәвам итте. Рәмзия шул әче буранга уралып зиратта басып тора. менә тиздән аны кар каплап китәр кебек. Ул кузгалмый. Илһамы белән сөйләшә. Әйтелмәгән сүз калган икән. Эченнән генә шуны сөйли:

- Илһам, борылып кара әле миңа? Теге юлы кебек. «Утыр, әйдә, алып кайтам», - диген. Син бит мине мондый ачы бураннарда бер тапкыр да җәяү йөртмәдең. Син мине ышык-салкыннардан сакладың. Ә үзең шундый салкын буранда калдырып киттең. Болай ярый идеме инде, Илһам? Ничек яшим мин синсез? Мин бит япа-ялгыз. Ирем дә бар, балам да бар. Тик мин ялгыз. Яратылмый калган җансыз мин! Уйламаганда гына кабат кайтып керерсең кебек. Мин сиңа борылып карармын да, беркайчан да югалтмаслык итеп яратырмын. Ярата алмый калдым бит мин сине!...







"СВЯТОЙ ЛЕНИН: сенсация о прогнозах направит Америку и Европу творить добро?!

В ЖК «Восточное Бутово» продолжают строительство шестого по счету детского сада

США и Европа "подготавливают" Россию и Ближний Восток для переселений?!

Профилактический рейд по противопожарной безопасности прошел сегодня в Ленинском округе


Глава Следкома России Александр Бастрыкин вступился за полицейского, которого выживают из МВД за случайное уbийство азербайджанца

Уникальный интерактивный проект Ставропольской психиатрической больницы на выставке-форуме «Россия»

Производители кроссовок New Balance и Under Armour подали около 1000 исков к российским продавцам

Об отношении к русским в Азербайджане


Panthers take Game 1 of Stanley Cup Final as Sergei Bobrovsky shuts out Oilers

Four-time Man Utd trophy winner, 37, looks unrecognisable as he heads to training with dramatic new look

Watch awkward moment baffled French Open teen is ‘teleported’ into Eurosport studio for live TV interview

What If You Spent 5 Seconds in the Mariana Trench


Туристический кластер «Санкт-Петербург Марина» в Петербурге обеспечат транспортной инфраструктурой

В Шебекино подорвались на мине трое бойцов самообороны и оператор “России-24”

Мост в Нагатинском затоне соединил берега

Любимый внедорожник россиян стал еще доступнее: известна цена


В новом трейлере Indiana Jones and the Great Circle Индиана спускается на корабле с горы

Concord is skipping free-to-play and pulling a Helldivers 2 instead: $40 for the full game with all 16 heroes at launch

How to watch the 2024 PC Gaming Show: our 10th annual summer showcase

Take a mystery lover's holiday by solving crime on the Italian Riviera in On Your Tail


Досвідчені садівники обирають великі технічні горщики для своїх рослин і квітів


УЗИ и КТ при диагностике урологических заболеваний: что выбрать

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: Родители 308,9 тысячи детей в Московской области получают единое пособие

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: Отделение СФР по Москве и Московской области в текущем году компенсировало стоимость полиса ОСАГО более 600 жителям региона

"СВЯТОЙ ЛЕНИН: сенсация о прогнозах направит Америку и Европу творить добро?!


4 спортивных фестиваля Москвы, которые нельзя пропустить этим летом

«Нежный поцелуй»: Московский зоопарк показал, как Катюша будит маму по вечерам

Небензя: РФ имеет ряд вопросов к резолюции США о перемирии в Газе

Ежегодная церемония вручения Всероссийской премии Евгения Зубова прошла в библиотеке Видного


В Подмосковье развивается сеть электрозарядных станций

Оверчук заявил о планах РФ и Белоруссии увеличить товарооборот на 50% к 2030 году

Определились победители международного турнира по скейтбордингу BRICS Skate Cup by Grand Skate Tour

Единый сбор помощи участникам СВО пройдет в Лобне 12 июня


Итальянский теннисист Синнер стал лучшей ракеткой мира в рейтинге ATP

Новак Джокович дал дорогу молодым // Борьбу за первое место в рейтинге АТР в этом году поведут Янник Синнер и Карлос Алькарас

Испанец Карлос Алькарас выиграл Открытый чемпионат Франции по теннису

Алькарас стал победителем "Ролан Гаррос", обыграв в финале Зверева


В Подмосковье развивается сеть электрозарядных станций

«Будет у ребят счастье»: Гагарина рассказала о романе сына с участницей шоу «Голос»

Единый сбор помощи участникам СВО пройдет в Лобне 12 июня

Выдано разрешение на реставрацию парка усадьбы «Захарово»


Музыкальные новости

Большой театр выступит в Уфе с оперным и балетным гала-концертами

Осенью 2024 года пройдет основная часть съемок фильма о Шостаковиче

Извиняющийся Баста, разрыв концессии, шокирующее убийство: самые читаемые новости Красноярска

Руководители подразделений электромашинного дивизиона Желдорреммаш прошли обучение в рамках развития производственной системы TOS


2015 • «Лёд и Пламя» приглашает на турнир 14-15 сентября 2024 г юношей 2015 г.р. «Орион-Технопул» Московская область г.Балашиха

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: Соцфонд выдал проактивно 3,2 млн сертификатов на материнский капитал

2014 • «Лёд и Пламя» приглашает на турнир 7-8 сентября 2024 г юношей 2014 г.р. «Орион-Технопул» Московская область г.Балашиха

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: Родители 308,9 тысячи детей в Московской области получают единое пособие


"СВЯТОЙ ЛЕНИН: сенсация о прогнозах направит Америку и Европу творить добро?!

Рекордная жара до +50 в России: Вильфанд предупреждает об Эль-Ниньо, которая принесет адскую жару

Об отношении к русским в Азербайджане

Яндекс, А.С. Пушкин, Святой Ленин ведут следствие. Настоящая сенсация! 225 лет А.С. Пушкину.


Игорь Рыбаков купил 88 га земли на Ильинском шоссе у ГК «Галс-Девелопмент»

12 июня в Оренбуржье пройдут мероприятия, посвященные Дню России

Рантье не поделили торгцентр // «Кама Капитал» судится за площади

Мост в Нагатинском затоне соединил берега


О важности решения об индексации пенсий работающим пенсионерам

Порты ждут от РЖД расширения. Мост на Сахалин нужен не всем. ТЖД сомкнётся к концу года. Пульс ж/д за неделю в зеркале прессы

Парадоксы двойного стандарта

Глава Гагаузии Гуцул выразила желание снова встретиться с Путиным




УЗИ и КТ при диагностике урологических заболеваний: что выбрать

УЗИ и КТ при диагностике урологических заболеваний: что выбрать

Спортсменки из Пскова привезли два «серебра» с соревнований по джампинг-фитнесу в Москве

Рия Горбунова развеяла популярные мифы о уходе за кожей


В чем успех визита Зеленского во Францию и почему надо брать Mirage 2000

Зачем западная пресса начала «сливать» главу ОП Ермака, который за спиной у Зеленского решает все вопросы


12 июня в Оренбуржье пройдут мероприятия, посвященные Дню России

Альбина Мухаметзянова на ПМЭФ объявила о выходе сериала «Команда МАТЧ» в Казахстане

Команды руководства Москвы примут участие в турнире по тэг-регби в Суздале

Спортсменки из Пскова привезли два «серебра» с соревнований по джампинг-фитнесу в Москве


Рабочий визит в Республику Беларусь совершил воронежский губернатор


Собянин рассказал о развитии столичного района Мнёвниковская пойма

Сергей Собянин. Главное за день

Собянин открыл приемное отделение Морозовской детской городской больницы

Собянин рассказал о волонтерском движении Москвы


Ученый РАН: вероятность возникновения торнадо в Подмосковье выше, чем в Москве

Тузику и Мурке присвоят номера: нужен ли в России закон о нумерации домашних животных

Элитная «вторичка» за год подорожала на 19%

Кубань вошла в топ-10 регионов с наибольшими эффектами от реализации проектов до 2035 года


«Будет у ребят счастье»: Гагарина рассказала о романе сына с участницей шоу «Голос»

Оверчук заявил о планах РФ и Белоруссии увеличить товарооборот на 50% к 2030 году

Выдано разрешение на реставрацию парка усадьбы «Захарово»

Мэр Парижа обеспокоилась действиями Макрона перед ОИ-2024


Свыше 180 тысяч северян приняли участие в оценке репродуктивного здоровья в рамках пилотного проекта

На следующей неделе в Архангельске стартует межрегиональный фестиваль «Сияние»

В Архангельске прошёл межрегиональный теннисный турнир «Белое море»

Более 600 студотрядовцев станут участниками ежегодного межрегионального фестиваля «Сияние» в Архангельске


На этой неделе загрязнение воздуха отмечали в четырех городах Крыма

«Я жизнь люблю! – привыкла долго жить! »

Выставка-галерея «России славной имена»

Гражданско-патриотический час: «История России от истоков до наших дней».


В Подмосковье развивается сеть электрозарядных станций

«Будет у ребят счастье»: Гагарина рассказала о романе сына с участницей шоу «Голос»

Определились победители международного турнира по скейтбордингу BRICS Skate Cup by Grand Skate Tour

Оверчук заявил о планах РФ и Белоруссии увеличить товарооборот на 50% к 2030 году














СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *