Добавить новость
smi24.net
Все новости
Октябрь
2025

Трактор таптаган кыз баланы инде 10 көннән артык җирли алмыйлар

0

Якутия Республикасы Усть-Мая районының Юкагир авылында 19 сентябрьдә трактор таптап үтергән 8 яшьлек кызны әлегә кадәр җирләмәгәннәр. Авылда морг юк, шуңа күрә баланың мәете җылытылмый торган йортта саклана. Бу хакта «Вести» хәбәр итә.

Суд-медицина экспертизасы уздырганчы, кызның әти-әнисенә мәеткә кагылырга рөхсәт итмәгәннәр. Үлем сәбәбен расларга тиешле белгеч, рейс берничә тапкыр күчерелү сәбәпле, Якутскидан очып килеп җитә алмый.

Усть-Мая районындагы аэропорт, начар һава торышы шартлары аркасында, очкычлар кабул итми. 14.ru сайтында хәбәр ителгәнчә, Поляр түгәрәк артында урнашкан Депутатский торак пунктына самолетлар атнага 2 тапкыр оча.

8 яшьлек кызны 19 сентябрьдә трактор таптаган. Тикшерүчеләр әле һаман җинаять эше ача алмаган, чөнки алар шулай ук, һава торышы начар булу сәбәпле, мәет янына барып җитә алмый.

Моңарчы тикшерүчеләр төркеме авылга субсидияләнгән авиабилетлар булмау сәбәпле килә алмаган булган, диелә хәбәрдә.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *