Түбән Камада яшәүче ир-атның чит илдән кайтарган машинасын алганнар, җинаять эше ачылган
Түбән Камада яшәүче ир-атның законсыз юл белән чит илдән кайтарткан Toyota автомобилен дәүләт кереме хисабына алганнар. Бу хакта Идел буе транспорт прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип яза «KazanFirst».
Белгечләр мәгълүматларына караганда, ир-ат чит ил машинасын 2022 елның ноябрендә кайтарткан. Таможня түләүләрен түләмәс өчен, ул органнарга автомобильнең Евразия икътисади берлеге (ЕАЭС) составындагы илләрнең берсендә сатып алынган булуын раслаучы ялган документлар тапшырган. Нәтиҗәдә, машинаны законсыз рәвештә исәпкә куйганнар.
Хокук бозу очрагын Кама транспорт прокуроры ачыклаган. Бу факт нигезендә җинаять эше ачылган. Тикшерү дәвам итә.
