Добавить новость
smi24.net
Все новости
Декабрь
2025

Таможняда чалбарына тере суалчаннар тутырган хатынны тотканнар

0

Кытай таможнясында чалбарына суалчаннар тутырылган хатын-кызны туктатканнар. Бу хакта «Комсомольская правда» телеграм-каналы яза.

Офицерларны бу хатын-кызның табигый булмаган позасы һәм бот арасының кабарып торуы җәлеп итә. Алар бу ханымны тентегән һәм чалбары кесәләрендә тере бамбук суалчаннары тапкан, дип яза Need To Know басмасы.

Әмма тикшерү моның белән генә бетми, хатын-кыз «иптәш хатыннары» белән барган була. Тагын 2 кытай хатын-кызында оек бавында һәм рюкзакларында суалчаннар табалар.

Бамбук суалчаннары – җирле деликатес, һәм базарда аларны сатып, шактый зур сумма алырга була. Сәяхәтчеләрне, илгә тере бөҗәкләр алып керергә ярамый, дип кисәтәләр.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *