Хроник стресс хатын-кыз сәламәтлегенә ничек тәэсир итә?
Хәзерге заманда кешеләр көн саен стресс кичерә. Еш кына ул бик күп авыруларга сәбәп булырга мөмкин, бигрәк тә балага узарга планлаштыручы хатын-кызлар өчен. Табиб-репродуктолог, акушер-гинеколог, гинеколог-эндокринолог Гюнай Салаева сүзләренчә, әллә нигә бер борчылып алу куркыныч түгел, ә менә даими киеренкелек – организмның репродуктив системасына бик нык йогынты ясый. Бу хакта ул «Радио 1» басмасына сөйләгән.
«Бөтен нәрсә стресстан башлана. Әгәр хатын-кыз хроник рәвештә стресс кичереп яши икән, кортизол күләме арта, ә бу – гипоталам-гипофиз-күкәйлек эшчәнлеген боза. Ягъни, баш миендә төп гормоннар бүленеп чыгу ритмы бозыла. Күкәйлекләр дөрес сигналлар алмый, шуңа күрә эстрадиол һәм прогестерон «җитештерүне» киметә. Нәтиҗәдә – цикл даими булмый, һәм овуляция югала», – дип сөйләгән табиб.
Белгеч сүзләренчә, хатын-кыз исән калсын өчен, баш мие репродукцияне махсус «сүндерә».
«Организм кемнедер үстерерлек, күтәрерлек хәлдә булмавын аңлый, шуңа күрә исән калырга тели», – дип өстәгән табиб.
Табиб, бу хәлне төзәтеп була, диде: стресс аркасында балага уза алмауга шик булса, табиб ТТГга (калкансыман биз), кортизолга (иң яхшысы – тәүлеклек бәвелдә яки селәгәйдә) һәм пролактинга анализлар билгели.
«Монда комплекслы дәвалану кирәк: медикаментлар гормональ фонны көйли ала, әмма төп сәбәп – хроник стрессны җиңү өчен, еш кына психотерапевт ярдәме таләп ителә», – дип йомгаклаган ул.
