Добавить новость
smi24.net
Все новости
Декабрь
2025

Яңалыклар (24.12.25)

0

Иртәнге чыгарылыш

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов  республика  икътисадының 2025 елгы эшенә якынча нәтиҗәләр ясады. Тулай төбәк продукты 5 трлн 630 млрд сумга кадәр җитәчәк.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Ул билгеләп үткәнчә, 2025 ел ахырына Татарстан илдә икътисадый күрсәткечләр буенча алдынгы урыннарда тора, Россиянең терәк  төбәге исемен саклап калды.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмә шәһәренең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга хәзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды.

 

Сообщение Яңалыклар (24.12.25) появились сначала на Вести Татарстан.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *