Добавить новость
smi24.net
Все новости
Декабрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30
31

Мөхәммәт Мәһдиевне искә алу: «Әллә киносын Тукай премиясенә тәкъдим итеп карыйкмы?»

0

Быел ел азагында күренекле язучыларның юбилейлары уңаеннан үткән искә алу кичәләреннән Мөхәммәт Мәһдиевныкы аерылып торды. Чөнки ул түгәрәк датага туры китерелгән рәсми юбилейга бюджет акчасы бүлеп бирелеп, арендага алынган театр залларында, акча түләп, артистлардан шигырь-хикәя укытуга корылмыйча, Тукай клубында язучыларның бер җыелып утырып, әдипне искә алу иде. Башка кичәләрдән аермалы буларак, язучының кызы Гәүһәр Хәсәнова инициативасы белән, әдәбиятны кинематография белән кушкан кичә иде.

  • 2024 елда Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә «ТНВ» каналының «Ватан» кинокомпаниясе тарафыннан Казанда һәм Татарстан районнарында Мөхәммәт Мәһдиевның «Кеше китә – җыры кала» повесте буенча телесериал төшерелде.
  • 2025 елның апрель башында Әлмәттә, аннары Казанның «Мир» кинотеатрында аның презентациясе үтте, апрель азагы һәм май аенда ул ТНВ каналыннан тамашачыга тәкъдим ителде. Телесериал тиз арада тамашачының мәхәббәтен яулады. Шагыйрә Гөлүсә Батталова шигыренә композитор Миләүшә Хәйруллина көй язып, Илгиз Мөхетдинов башкарган җыр да тиз арада популярлашты.

Кичәнең төп өлеше шушы фильмга багышланган иде. Халык мәхәббәте шушы инде – Тукай клубын шыгрым тутырып бер зал халык Мөхәммәт Мәһдиев һәм татар киносы дулкынында яшәп алды. Шунысы да игътибарга лаек – гадәттә әдәби-музыкаль кичәләргә дә бик йөрми башлаган өлкән буын язучылары да бөтенесе диярлек бар иде – күркәм булып, алгы рәтләргә тезелеп утырганнар иде. Бу, әлбәттә, Мөхәммәт Мәһдиевка хөрмәт билгесе дә, әдипнең хәзер Берлектә эшләүче кызы Гәүһәр Хәсәновага да ихтирамдыр.

Кыскасы, соңгы вакытларда исән язучыларның иҗатына яки вафатларның истәлегенә багышланган әдәби-музыкаль кичәләрдән монысы – «язучылар концентрациясе» иң күп булганыдыр. Ышаныгыз – мин мондый кичәләргә эшем буенча да, күңел таләбем белән дә еш йөрим.

Кичә кунаклары буларак, кинорежиссер Александр Далматов, актерлар Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, Олег Фазылҗанов, Халидә Сөнгатуллина, журналист, җырчы һәм сценарист Илдар Кыямов һәм башкалар чакырылган иде.

Биредә кайбер чыгышлардан өзекләр китерәм.

Дания Заһидуллина: «Мөхәммәт абый исән булса, ул киноларны күрсә, һичшиксез, бернинди тәнкыйтьсез кабул иткән булыр иде»

Әдәбият галиме Дания Заһидуллина: «Кичәнең шундый форматта оешуы Мөхәммәт абыйга гаҗәеп тә ошаган булыр иде, чөнки ул үзе дә татар дөньясына – фәнгә һәм мәдәнияткә бик зур яңалыклар алып килгән кеше иде. 1968 елда аның «Без – 41 нче ел балалары» повесте басылып чыгуга, аның турында гаҗәеп зур сөйләшүләр башлана. Чөнки бу повесть татар әдәбиятында моңарчы язылган бер генә әсәргә дә охшамаган була. Әсәрдә геройларның күплеге, хикәяләүченең әсәрдә катнашучыга, автор образларына бүленүе, я булмаса, тормышның бик күп тарихлардан җыелган мозаика рәвешендә тәкъдим ителүе гаҗәп була.

Шушы мозаик тормыш кешеләр язмышына, күп кешеләр язмышыннан халык язмышы, милләт язмышы турында зур бер сөйләшүгә алып чыга. Әлеге әсәрнең гаҗәеп теле, шигъри аһәңе язучының моңарчы күрелмәгән үзгә бер стильдә чыгыш ясавын сөйли. Бу стильне әдәбият белемендә орнаментальлек (орнаментализм) дип йөртәләр. Димәк, әлеге стиль Мөхәммәт Мәһдиев әдәбиятка алып килгән зур ачыш була һәм шушы ачыш Мөхәммәт абыйны татар дөньясына да, башка халыкларга да зур язучы итеп таныта, татар дөньясын – Масра басуларын, андагы торналар очышын, шундагы кешеләрне тасвирлавы һәйкәл булып кабул ителә.

Әлеге повесть безнең буын өчен гаҗәеп ачыш булды. Аның алга таба язылган әсәрләре – «Кеше китә – җыры кала», «Ут чәчәге», «Мәңгелек яз», «Бәхилләшү», «Торналар төшкән җирдә» – алар барысы да беренче әсәрдән алынган миллилекне, үз халкын яратуны, шушы халыкның зурлыгын, матурлыгын күрсәтә. Мөхәммәт Мәһдиевның язучылык абруе шулкадәр зур була, ул аның галимлек абруен күмеп китә, без дә аны беренче чиратта язучы буларак зурлыйбыз.

Университетта без аннан тормыш дәресләре дә, зыялылык дәресләре дә алганбыздыр. Тормышка артистларча карау хас иде аңа. Ул лекцияләре белән дә, «Әллүки» клубындагы дәресләре белән дә, фәнгә, мәдәнияткә, кешеләргә мөнәсәбәте белән дә студентларга тулы бер дөньяны ача алгандыр.

Мин, аның укучысы буларак, Мөхәммәт абыйның зыялы, затлы, абруйлы сурәтен күз алдымда тоткан килеш, «Без – 41 нче ел балалары» повесте буенча төшерелгән фильмны да, «Кеше китә – җыры кала» сериалын да гаҗәеп ачыш, аның иҗатын яңа буынга популярлаштыру дип кабул иттем. Моның өчен әлеге фильмнарны бар иткән, ул идеяне тормышка ашырган һәркемгә зур рәхмәт! Мөхәммәт абый исән булса, аларны күрсә, һичшиксез, бернинди тәнкыйтьсез, бернинди ирониясез кабул иткән булыр иде. Үз геройларын режиссер һәм артистлар фантазиясе аша яңадан күреп, үз дөньясының яшьләргә дә илһам алып килүен күреп шатланган булыр иде.

Мөхәммәт абыйның бер гадәте бар иде – ул инде безгә, кызларга, әдәбиятка зур файда китерердәй кешеләр дип карамый иде. Әдәби очкынны егетләрдә күрә иде. Безнең күңелдә ул фәнгә очкын уята алды. Димәк, ул, бер үк вакытта иҗатчы буларак та, фәнни остаз буларак та, яңа буынны үз артыннан ияртә алган зур әйдаман булган».

Татарстанның халык артисты Олег Фазылҗанов: «Бүген залда Мөхәммәт абыебызның иҗатын яраткан кешеләр утыра. Минем аның белән Казан театр училищесында укыганда очрашканым булды, укытучыбыз Асия Хәйруллина очраштырды безне. Ә инде кинодагы ролемә килгәндә, миңа башта башка роль каралган иде, ләкин мин кастингка килеп керүгә, Гәүһәр ханым: «Заһри керде», – диде. Шуннан соң Саша да уйланып калды. Минем тискәре образлар уйнау тәҗрибәсе бар иде инде – «Өч аяклы ат» фильмында кабахәт кешене уйнаган идем. Шуннан соң бервакыт, бер авыл урамында концерт алып барганда, бер өлкән яшьтәге апа таяк белән китереп бәреп: «Сез, кабахәтләр, безнең әти-әниләрне кулак итеп озаттыгыз», – дип сүккәч, авыр да булып китте.

Бу рольдән соң тагын таяк белән бәрүче булырмы, дип көтсәм дә, Аллаһның биргәненә шөкер, алай итмәделәр. «Син әшәке дә кебек, әмма сине жәлләдек тә», – диделәр. Ничектер, халык күңеленә керә алганбыз. Безнең эш барышында режиссер белән килешмәгән чаклар булса да, хәзер мин аңа рәхмәтлемен, чөнки режиссер ерактан күрә. Дөньяга тугач, кешенең бәхетле яшисе килә, тормыш шулай әшәкелеккә этәрә, ул вакытларда – бигрәк тә: әйбәт буласы урынга әшәке булып йөрергә туры килә. Мин кинода катнашуыма бик бәхетлемен – зур эш булып чыкты кинобыз. Татарда кино да, спектакль куярлык та әйбер юк, дигәнне ишетергә туры килә. Бар ул – ача белергә генә кирәк. Безнең Сашабыз шуны ачты, Аллага шөкер!»

Кинорежиссер Александр Далматов: «Журналистика факультетында укыганда, татфакларга бик кызыга идем, чөнки Мөхәммәт Мәһдиев дәресләре турында гел сөйлиләр иде. Мин студент вакытта аның әсәрләрен күп укыдым дия алмыйм, әмма «Кеше китә – җыры кала» әсәрен укыдым. Күңел төшенкелеге булган саен укый идем.

Мине ТНВ каналы җитәкчесенең ул вакыттагы кино төшерү буенча урынбасары Айрат Сибагатуллин чакыргач: «Безгә Мөхәммәт Мәһдиев әсәрен экранлаштыру кирәк», – диде. «Кеше китә – җыры кала» повестен тәкъдим иткәч, ул аны укып чыкты да: «Моны булмый, мөмкин хәл түгел», – диде. Без аның алдыннан гына «Кырык дүртнең май аенда» фильмын төшергән идек, һәм безнең шул чорның реквизитлары һәм костюмнары күп иде. Ул фильмны төшермәгән булсак, монысын төшерә алмас идек. Шуңа шул фильмга рәхмәт!

Тагын бер нәрсә – Мөхәммәт Мәһдиев әсәрендә сюжет юк, сюжет эзлеклелеге юк, дияргә яраталар. Төшерү турында сүз чыккач та, миңа 5-6 язучы шалтыратып, шулай диделәр. Ләкин бит фән докторы булган Мөхәммәт Мәһдиев сюжет кына төзи белгән. Ул махсус шулай кырыктартма композициясе белән эшләгән, буташтырып, укучыны җәлеп иткән. Анда сюжет бар, ул бары тик кырыктартма композициясендә. Аны җыярга гына кирәк. Мин аны фән докторы дип махсус әйттем, чөнки ул кәгазьләрдә фән докторы булмаса да, мин аның диссертациясен укыдым, андагы чыганакларны күрсәң, ул 3 профессорга торырлык. Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләре – Нобель премиясе бирерлек әсәрләр ул!

Фильмга килгәндә, сценарист Илдар Кыямовка зур рәхмәт! Илтөзәр абый Мөхәммәтгалиевка рәхмәт! Олег Фазылҗановка рәхмәт! Мөхәммәт Мәһдиев геройлары яхшы да түгел, начар да түгел, алар – халыкныкы. «Кеше китә – җыры кала» әсәрендә уңай герой дип әйтерлек кешеләр дә күп түгел, кеше камил генә була алмый, һәрберсенең үз өстенлеге һәм үз кимчелеге бар. Шуңа Олег Фазылҗанов уйнаган Заһрине дә яраталар. Фәридә Сафина да, Халидә Сөнгатуллина да биредә. Артистларга зур рәхмәт! Татар артистлары – бик талантлылар.

Трагик артистыбыз Мохтар Мутин: «Сәнгатьтә үзегезне күрсәтергә тырышмагыз, сәнгатьтә сәнгатьне күрсәтегез», – дигән. Безнең артистларыбыз сәнгатьне күрсәтте. Шунысы да бар: Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләре фальшь ясарга ирек тә бирми. Иң мөһиме – тамашачы булсын, яратсыннар, карасыннар».

Артист, журналист, сценарист, нәфис сүз остасы, җырчы Илдар Кыямов: «Сүземне ерактанрак – Мөхәммәт абыйның халыкчанлыгыннан башлыйсым килә. 80 нче еллар тирәседер, Мөхәммәт абый ул вакыттагы Татарстан дәүләт телекомпаниясендә интервью бирә. Диктор ханым: «Мөхәммәт Сөнгатович, нишләп авылда яшьләр калмый икән?» – дип сорый. Бөдрә, матур җавап көткәндер инде. Мөхәммәт абый – Мөхәммәт абый булмас иде, шалт итеп, турысын әйтмәсә. Болай диде: «Тезгә кадәр резин итек кимичә фермага барып булмый, ял итәргә яшьләргә клуб юк, балалар бакчасы юк, медицина хезмәте юк, ул яшьләр нишләсен? Шул проблемаларны хәл итмичә, яшьләрне авылга кайтарып булмый»,– диде. Шул вакыт минем әти: «Ну, Мөхәммәт пешерде», – диде.

Шул көннән соң Мөхәммәт Мәһдиев исеме безнең гаиләдә Робин Гуд исеме белән янәшә йөри башлады. Мин Мөхәммәт Мәһдиевның бөтен фәнни һәм публицистик әсәрләрен укып бара идем. Миңа аның стиле, өслүбе, материалны җиткерә белүе ошый иде.

Аның үзен тере килеш күрү дә хәтердә калган. Мин – журналистика факультеты студенты – Ленин бакчасы тукталышында трамвай көтеп басып торам. Менә университет ягыннан, таудан мәһабәт гәүдәле бер кеше төшә. Таныйбыз бит инде – Мөхәммәт Мәһдиевны телевизордан да күреп торабыз. Трамвайга утырдык, мин күзәтеп барам. Ул тәрәзә янына утырды да, тезенә дипломатын куеп, китап чыгарды, китап укып кайта. Трамвайда кайткан вакытын да әрәм итмичә укып кайтты – галим кеше бит: шулай акыл эше, зиһен эше белән шөгыльләнгән.

Еллар узгач, аның белән аралашырга да насыйп булды: Татарстан китап нәшриятыннан аның «Торналар төшкән җирдә» әсәрен тавышландырырга миңа тапшырдылар. Бик яратып укыдым. Иң зур эшебез – «Кеше китә – җыры кала» әсәре буенча фильм булды. «Ватан» киностудиясе сценарийга диалоглар язу эшен миңа тәкъдим итте. Сценариен Александр үзе язган иде. Бер карасаң, аның нәрсәсе бар кебек – тоттың да яздың. Ләкин алай гына түгел икән, монда Мөхәммәт абыйны үзгәртергә дә ярамый, ләкин нәрсәдер өстәп язарга да кирәк.

Диалог – ул кино. Алыну алдыннан, бик борчылып, Гәүһәргә шалтыраттым. «Синең хиссиятең җитәрлек булырга тиеш, мин сиңа ышанам», – диде ул. Аллаһка шөкер, башкарып чыктым. 20 серияле фильмның 16 сериясен мин эшләп чыктым. Күбесен редакциядә эшләдем, чөнки, аны язу өчен, тынгысыз атмосфера кирәк иде. Язганда, ике күзем мөлдерәмә яшь була иде, Мөхәммәт абый әсәрләре буенча эшләгәндә, бөтен калебең белән елыйсың...»

Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: «Киноны без Мөхәммәт абый үскән Масра басуларында да төшердек, Гөберчәк урамнарында да йөрдек. Мин аның «Торналар төшкән җирдә» әсәрен укыган идем, фильмда төшеп кайткач, күңел сулкылдый-сулкылдый, тагын бер укып чыгарга туры килде. Мөхәммәт абый кебек, күңел сулкылдавын сүзләрдән башка да өтерләр, паузалар, күп нокталар белән белдереп тә, күңелне мөлдерәмә тотар дәрәҗәдә тасвирлап бирер өчен, белмим, кем булырга кирәктер. Мин, тетрәнеп, «Торналар төшкән җирдә»не дә укып чыктым. Аны «Китап» радиосына Илдар Кыямов яздырган икән – бу эшең өчен рәхмәт!

Кинода төшкәндә көтеп утырган паузалар була бит – йә кояш чыкканны, йә кояш батканны көтәсең, шундый вакытта шул якларда Сибгат Хәким йөргән басулар, Лена апа Шагыйрьҗанның Күлле Киме басулары күз алдыннан үтә иде. Болар барысы да – бу кичәгә килгән сезнең колакларга да артык түгелдер… Сезгә Лена Шагыйрьҗанның Мөхәммәт абый белән аваздаш булган бер шигырен укыйм».

Ә кичәнең иң югары ноктасы, мөгаен, Хатыйп Миңнегуловның чыгышы, дөресрәге, чыгышындагы тәкъдиме булгандыр. Чөнки әдәбият галиме, җәмәгать эшлеклесе Хатыйп Миңнегулов, Мөхәммәт Мәһдиевнең «Кеше китә – җыры кала» повесте буенча төшерелгән телесериалны Тукай премиясенә лаек әсәр, дип бәяләде һәм дәүләт премиясенә тәкъдим итәргә кирәклеген әйтте.

Хатыйп Миңнегулов: «Мин – профессор кеше – кинода 1 җөмлә әйтү өчен 5 сәгать утырдым. Ходай ярдәм бирсен!»

Хатыйп Миңнегулов: «Мөхәммәт Мәһдиев үзе исән чагында ук бик популяр иде, үзе китеп баргач та, ул бик укыла. Мин чыккан китапларның тиражларын карап барам – Мөхәммәт Мәһдиев зур тиражлар белән чыгып барган бит, димәк, укыйлар. Хәзер, менә, фильм чыкты.

Саша Далматовны студент чагыннан ук беләм – журналист инде бу, дим. Мин бит журналистларны да укыттым. Аннары кинематография буенча Мәскәүдә укыды. Хәзер аны яңа яктан ачтым. Мине ул кечкенә генә эпизодка катнашырга чакырды – обком бюросы әгъзасы булдым. Җитен комбинаты бинасында төшерделәр ул кадрларны: килдем, и анда кайнашалар – бу икенче дөнья. Мин – профессор кеше – кинода 1 җөмлә әйтү өчен 5 сәгать утырдым. Ходай ярдәм бирсен!

Фильм бик җитди, җәмәгать: режиссер һәм артистлар аның өстә ятканына гына сукырларча иярмичә, яңа якларын да калкытып өйрәнгән. Шул рәвешле, заманга туры килгән кинофильм барлыкка килгән. Күпме серия бит анда! Мин анда артистларның, бигрәк тә хатын-кызларның классик уйнауларына сөенеп тордым. Бүгенге кичәнең үзәгенә куелган бу фильм – безнең рухи тормышыбызда зур вакыйга.

Тиздән Тукай премиясенә кандидатлар тәкъдим итү башланачак. Уйларга кирәк: әлеге фильмны, һичшиксез, Тукай премиясенә күрсәтергә кирәк.

Безнең бит әле Марат Әмирханов дигән язучыбыз да бар – өлкән яшьтә. Ә бит иҗат итә. Күпме тарихи роман язды, Тукай турында язды. Без әллә кемнәргә... аларга да кирәк, ләкин шушындый кешеләрне читтә калдырабыз. Боларны да уйласак иде. Ә бүгенге кичә матур бер истәлек булып калсын иде».

Мөхәммәт Мәһдиевнең кызы Гәүһәр Хәсәнова да Хатыйп Миңнегулов фикеренә кушылды: «Бу фильм бик күп кешенең көче кергән, үткән буыннарга мәдхия җырлаган әсәр булды. Әлеге сериалда халык рухы, гаилә рухы шәп күрсәтелгән. Әллә бу киноны Тукай премиясенә тәкъдим итеп карыйкмы? Шәяхмәт гаиләсе, режиссер эше… Әлбәттә, монда үз фикерен компетентлы кешеләр әйтер, ләкин мин, оеткы салып куйыйм, дим. Монда үз мәнфәгатьләрем юк һәм була да алмый. Әти Тукай премиясен үз вакытында алган, минем аласым юк».















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *