Добавить новость
smi24.net
Все новости
Декабрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30
31

Тәмле коймак пешерү өчен 2 киңәш һәм 4 рецепт

0

Коймак камырында төерләр калмасын өчен, аны иләк аша сөзеп алырга кирәк. Бу турыда киңәшләр сайтында язалар.

Сөтле камырдан коймак

Кирәкле ингредиентлар:

  • сөт – 500 мл
  • йомырка – 2 данә
  • он – 200 г
  • шикәр – 1 аш кашыгы
  • тоз – бер чеметем
  • үсемлек мае – 2 аш кашыгы

Әзерләү:

Йомырканы шикәр һәм тоз белән болгатыгыз. Сөтне әкренләп кушып, он өстәгез. Камырны яхшылап болгатып, иләк аша сөзеп алыгыз. Ахырдан үсемлек мае кушыгыз. Кыздырылган табада ике яклап пешерегез.

Кефирлы йомшак коймак

Ингредиентлар:

  • кефир – 400 мл
  • йомырка – 2 данә
  • он – 250 г
  • шикәр – 2 аш кашыгы
  • аш содасы – ½ чәй кашыгы
  • тоз – бер чеметем

Әзерләү:

Йомырканы шикәр һәм тоз белән туглагыз. Кефир кушыгыз, аш содасы өстәгез. Он салып болгатыгыз, камырны иләк аша сөзегез. Уртача кызу табада пешерегез.

Сулы камырдан челтәрле коймак

Ингредиентлар:

  • су – 500 мл
  • он – 220 г
  • йомырка – 2 данә
  • шикәр – 1 аш кашыгы
  • тоз – тәменчә
  • үсемлек мае – 2 аш кашыгы

Әзерләү:

Йомырка, тоз һәм шикәрне болгатыгыз. Су өстәп, он кушыгыз. Камырны сөзегез һәм май салыгыз. Табада бик юка итеп коймаклар пешерегез.

Чүпрәле камырдан коймак

Ингредиентлар

  • коры чүпрә – 7 г
  • сөт – 100 мл + 400 мл
  • тоз – 1 чәй кашыгы
  • шикәр – 1,5 аш кашыгы
  • йомырка – 1 данә
  • бодай оны – 1 стакан

Әзерләү

1. 100 мл сөтне җылытабыз. Аңа тоз, шикәр һәм чүпрә өстибез, яхшылап болгатабыз. 10 минутка калдырып торабыз. Аннары йомырканы, калган сөтне һәм онны кушабыз. Камырны каймак куелыгында итәбез – бик куе булмаска тиеш.

2. Камырны каплап, җылы урында 30-40 минутка калдырабыз. Табаны майлап, камырны салып, 190°С температурада духовкада яисә мичтә пешерәбез.

3. Кайнар коймакларны эретелгән акмай белән майлыйбыз.

Киңәш

Коймак камырына ингредиентларны ашыкмыйча кушсагыз һәм ахырда иләк аша үткәрсәгез – камыр төерсез, коймаклар матур һәм тәмле була.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *