Добавить новость
smi24.net
Все новости
Декабрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29
30
31

«Интертат» электрон газетасы коллективына яңа баш мөхәррир тәкъдим ителде

0

«Интертат» электрон газетасы редакциясе коллективына яңа баш мөхәррир тәкъдим ителде. Яңа елдан газетаны «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең махсус проектлар директоры Рөстәм Гәрәев җитәкләячәк.

Яңа җитәкчене коллективка «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков тәкъдим итте.

Сезнең алда заманча, перспективалы электрон ресурс булдыру максаты тора. «Интертат» – беренче номерлы матбугат чарасы, беренче номерлы сайт, ләкин бүгенге вазгыятьтә сайт белән генә яшәп булмый, безгә мультимедиалы проектлар кирәк, татар милләтенең киләчәге интернетта, һәм без анда бик актив эшләргә тиеш, – дип искәртеп узды ул.

Рөстәм Гәрәев редакция алдында заманча татар массакүләм мәгълүмат чарасын булдыру максаты торуын ассызыклады.

«Интертат» басмасы – Россиянең иң эре татар телле массакүләм мәгълүмат чараларының берсе. Татар мәдәнияте, сүзе өчен файдалы һәм мөһим проектлар эшләү теләгендә без туры килдек, шуңа күрә мин әлеге тәкъдимне теләп кабул иттем. Җитәкчелек тарафыннан миңа күрсәткән ышаныч өчен рәхмәтлемен. Без, бергәләп, заманча татар массакүләм мәгълүмат чарасын эшли алырбыз дип уйлыйм, моның өчен потенциал бар, – диде ул.

  • 2016-2025 елларда «Интертат» электрон газетасын журналист Рәмис Латыйпов җитәкләде. 17 февральдә ул үз теләге белән әлеге вазифадан китте.














Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *