Добавить новость
smi24.net
Все новости
Декабрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30
31

Россия көрәш федерациясе тавыш бирү оештыра: 2025 ел батыры исеменә кайсы көрәшче лаек?

0

Россия көрәш федерациясе социаль челтәрләрендә «2025 ел батыры» исеме өчен тавыш бирү оештырган.

«Ярымфинал тавыш бирүләрендә җиңгән 8 иң лаеклы спортчы арасыннан ел батырын сайлыйбыз. Әлеге исемлек җанатарлар ярдәме белән бергәләп җыелган тавышлар саны нәтиҗәсендә төзелде. Ахырда барлык тавышлар саналачак, 31 декабрьдә 12 сәгатьтә йомгак ясаячакбыз!» – диелгән хәбәрдә.

Ел батыры исеме өчен Татарстан көрәшчеләре дә «көч сынаша»:

  • Азат Габдрәшитов – халыкара класслы спорт остасы, дөнья чемпионы, БРИКС уеннары чемпионы, Чаллы шәһәре командасы өчен көрәшә.
  • Артур Хәкимов – Халыкара класслы спорт остасы, дөнья чемпионы, БРИКС уеннары чемпионы, тумышы белән Ульяновск өлкәсеннән.
  • Салават Абдуллин – халыкара класслы спорт остасы, Дөнья Кубогы җиңүчесе, тумышы белән Төмән өлкәсеннән.
  • Радик Сәлахов – атказанган спорт остасы, дөнья чемпионы, БРИКС уеннары чемпионы, узган сезонда Зәй шәһәре командасы өчен көрәште.
  • Рубин Рәдҗәбов – спорт остасы, Дөнья Кубогы җиңүчесе, тумышы белән Башкортстан республикасыннан, Әлмәт шәһәре командасы өчен көрәшә.
  • Ренас Кәлимуллин – атказанган спорт остасы, күп тапкырлар Россия һәм дөнья чемпионы, Казанның «Зилант» командасы тренеры, әлеге команда өчен көрәшә.
  • Илфат Миңнегалиев – әлеге исемлектә иң яше, халыкара класслы спорт остасы, дөнья чемпионы, тумышы белән Азнакай районыннан, Лаеш районы командасы өчен көрәшә.
  • Айгиз Зәйнетдинов – спорт остасы, Дөнья Кубогы җиңүчесе, Башкортстан республикасы өчен көрәшә.
  • Сез «2025 елның иң яхшы көрәшчесе» дип кемне саныйсыз?















    Музыкальные новости






















    СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *