Добавить новость
smi24.net
Все новости
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Россиядә яшәүче хатын баласын, тәрбияләргә теләмичә, сатып җибәрергә уйлаган

0

Карачай-Черкесиядә яңа туган баланы сатуда шикләнелгән 2 хатын-кызны тоткарлаганнар. Бу хакта республика буенча Тикшерү комитетына сылтама белән «Радио 1» басмасы яза.

Тикшерү версиясе буенча, «килешү» декабрьдә булган. Йөкле хатын-кыз туачак баласын тәрбияләргә теләмәгән һәм аны бер хатын-кызга 500 меңгә сату турында килешә.

Сатып алучы бала тудыруны түли, тагын 39 мең акча бирә һәм калган сумманы соңрак тапшырырга вәгъдә итә. Ул яңа туган баланы әнисеннән алгач, аларның икесен дә полиция тоткарлый.

Аларга Җинаять кодексының 127.1 нче маддәсе буенча гаепләү белдерелгән. Суд баланың әнисен сак астына алган инде. Якын арада баланы сатып алучыга да чик чарасы билгеләнәчәк.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *