Добавить новость
smi24.net
Все новости
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30
31

Кышын бүлмәдә дымлылык җитәрлек булмауның нинди зыяны бар?

0

Дымлылык җитәрлек булмаган бүлмәдә озак торганда йоткылык өсте корырга, күзләр «кисеп» авыртырга, эшкә сәләт һәм игътибар кимергә мөмкин. Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәткә (Роспотребнадзор) сылтама белән РИА Новости яза.

«Торак һәм җәмәгать биналары микроклиматында берничә төп параметр була: һава температурасы, һаваның уртача дымлылыгы, һава әйләнеше тизлеге. Бу факторлар кешенең сәламәтлегенә һәм үз-үзен хис итүенә сизелерлек йогынты ясый ала», – дигәннәр ведомствода.

Санитария кагыйдәләре һәм елның салкын вакытындагы нормалар нигезендә, төбәккә бәйле рәвештә торак биналарда һава температурасы +18 градустан +24 градуска кадәр рөхсәт ителә. Фатирда салкын булганда кеше өшергә, иммунитеты кимергә, хроник авырулары кискенләшергә (бигрәк тә балаларда, өлкәннәрдә һәм сәламәтлеге зәгыйфь кешеләрдә) мөмкин.

«Салкын чорда – һаваның оптималь уртача дымлылыгы 30-45 процент, ә җылы чорда 30-60 процент аралыгында. Һава дымлылыгы җитәрлек булмаган бүлмәдә озак торганда, йоткылык өсте корырга, күзләр «кисеп» авыртырга, эшкә сәләт һәм игътибар кимергә, шулай ук салкын тиеп авыру килеп чыгарга мөмкин», – дип аңлатканнар федераль хезмәттә.

Роспотребнадзорда сөйләүләренчә, бинада һава әйләнешенең оптималь тизлеге секундына 0,1-0,2 метр булырга тиеш. Югары тизлек үтәли җил ясарга, ә тизлек акрын булганда, пычратучы матдәләр тупланырга мөмкин.

Микроклиматның рөхсәт ителгән күрсәткечләрен саклау өчен булган вентиляция системаларының төзеклеген тикшерергә, кирәк булган очракта, өстәмә вентиляция урнаштырырга, шулай ук бүлмәләрне даими җилләтеп торырга киңәш итәләр.

«Бүлмәдә үсә торган үсемлекләр дә һава сыйфатын яхшыртырга һәм оптималь микроклиматны сакларга булыша», – диелә хәбәрдә.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *