Добавить новость
smi24.net
Все новости
Февраль
2026
1 2 3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Миләүшә Гафурова. «Фәрештәләр». «Шагыйрьнең мондый кичәсе булганы юк иде»

0

Камал театрының Универсаль залында яшь шагыйрә Миләүшә Гафурованың «Фәрештәләр» шигъри моноспектакле булды. Бу - «Калеб» яшь буын җыенының чираттагы кичәсе иде.

  • Спектакль Казан Мэриясе һәм Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәме белән «Калеб» яшь буын җыены тарафыннан оештырыла.

«Калеб» яшь буын җыены кичәләре, беренчедән, яшь иҗатчының (канатлары ныгыганының да, ныгып җитмәгәненең дә) иҗатын (кыюсын да, кыюсызын да) тамашачы хөкеменә тәкъдим итә – шулай итеп кешенең канатларын ныгыта. Икенчедән, бу кичәләр кызыклы тамашачыны бер залга җыя, әйе, кызыклы тамашачыны – барысы да ук булмаса да, күбесе таныш йөзләр, нурлы йөзләр.

«Калеб» яшь буын җыены кичәләреннән кемнәр беләндер кочаклашып-чөкердәшеп-гөрләшеп, ниндидер яңа кичәләргә чакырылып, үзеңне затлы татар сәнгатенең бер кисәге итеп тоеп кайтып китәсең.

Хәзер «Калеб»ның үз кураторы барлыкка килгәч (бу эшкә Кариев һәм Тинчурин театрында урынбасар буларак байтак тәҗрибә туплаган Лилия Гәрәева алынды), әлеге яшь буын җыенының нигезендә торган Гүзәл Сәгыйтова тирәсендә иҗатчылар гына түгел, мәдәни менеджер була алырдай фикердәшләр дә туплана башлагач, «Калеб»нең мәдәни чаралары артты, алар төрле мәйданчыкларда, төрле жанрларны колачлап актив эшли башлады.

Инде бердәнбер башкаручысы Миләүшә Гафурова үзе булган «Фәрештәләр» моноспектакленә күчим. Оештыручылар аны «Миләүшә Гафурова шигырьләренә нигезләнгән «Фәрештәләр» документаль шигъри моноспектакль» дип билгеләгән. Документальлеген аңлап җитмәдем җитүен – шигырьләрдә шагыйрәнең язмышы (мәхәббәт фәлсәфәсе, мәхәббәткә сусавы, ялгызлыгы) документаль төгәллек белән бирелгән дисәгез генә.

Бу шигырь кичәсе генә түгел, чын спектакль, чөнки рус теленә синхрон тәрҗемәсе дә бар диелгән иде. Бу да яхшы.

Спектакльнең режиссеры - Гөлчәчәк Баһавиева.

Моноспектакль, әйткәнемчә, Камал театрның караңгы Универсаль залында бара. Бу залның техник мөмкинлекләре әйтеп бетергесез зур булса да, иҗат командасы үзе үк актриса булырга ризалашкан Миләүшә Гафурованың чишмә челтерәведәй чиста тавышына һәм балалыгы чыгып бетмәгән хәрәкәтләренә басым ясаган. Профессиональ уен күреп өйрәнгән сәхнәдә бу баланың кыю вә беркатлы хәрәкәтләре башта кызыксындыра, сокландыра, алар торган саен зуррак әйләнеш ала, барган саен гаҗәпләндерә, хәтта «А что, так можно было?» дигән популяр мемнар искә төшеп, сызылып уза да, яңадан Миләүшәнең шигъри дөньясына чумасың.

Ә ул залны һәм андагы һәр тамашачыны үзенең ахирәт дусты итеп тоеп сөйли дә сөйли. Сөйләп кенә дә калмый - йөгерә, атлый, сандыкка менә дә төшә, ак челтәр пәрдәгә урала да тарала, роликларда йөри (оста йөри), корама юрганын сөйри-ябына-ачып ташлый, ксилофонда уйный, бии-җырлый. Кайчакта дөрес булмаган басымнар колакка сугып алса да, шул ук мизгелдә онытыла, аннары шигырьләрен тыңлый-тыңлый, сүз байлыгы җитми кебек шикелле тоела дигән уй да сызылып уза, әмма анысы да шул мизгелдә онытыла. Хәзерге заман укучысы ул сүз байлыгын аңламый икән, нигә артык кырландырып торырга дип уйлыйсың да, фәрештәдәй күренсәң дә, җир кешеләренә якынаясың инде. Кыскасы, үтә күренмәле үк булмаса да, өрфиядәй ак күлмәгендә җиргә ялгыш килеп эләккән фәрештәдәй күренгән кыз балага соклану хисе өстенлек ала.

Әйе, бу шигырьне тамашачыга заманында шагыйрь Зөлфәт, Мөдәррис Әгъламовлар кебек трибун юл белән җиткерү түгел, бу аларның заманча дәвамы булган Рүзәл Мөхәммәтшин да, Гөлүсә Батталова да, Булат Ибраһимов шигърияте дә түгел, бу челтәрдәй үрелгән, бизәкләп чигелгән Лилия Гыйбадуллина шигърияте дә түгел, Бу – Йолдыз Миңнуллинаны маяк итеп куеп, кармаланып шушы маякка юл эзли-эзли, эзли-эзли, үз сукмагын салырга азапланган чиста күңелле нәни кызчык шигьрияте. Ә ул юл шәйләнә дә кебек – ак юлның ак шигырьләре. Нәни кызчыкның зур шигъри образлары аның яңа сукмагындагы матур бизәкләре.

  • Татар энциклопедиясеннән: Ак шигырь - силлабик һәм силлабо-тоник шигырь төзелешендә рифмалашмаган шигырь. Барлык традицияләрне инкяр итү хөкем сөргән 1920 елларда ак шигырьдә мелодик ритмика кулланудан беркадәр читләшү күзәтелә (К.Нәҗми, Г.Кутуй, Сирин). Ләкин татар әдәбиятында бу күренеш киң таралыш алмый. Х.Туфан, М.Җәлил, Н.Исәнбәт, Ә.Фәйзи, Ф.Кәрим үз иҗатларында ак шигырьне актив кулланалар һәм аны яңа формалар белән баеталар.

Әгәр әдәбият белгечләре Миләүшә Гафурова ак шигырь язмый дип миңа каршы төшә икән, мин аларның каршы төшүенә каршы түгел – мин бирегә үзе хис-кичерешләремне язам.

Залда тере классикларыбыз Марсель Галиев, Ркаил Зәйдулла, «почти» алар рәтендә торган Рүзәл Мөхәммәтшин, яңа гына Язучылар берлеге аша Тукай премиясенә тәкъдим ителгән Илсөяр Иксанова бар иде. Йолдыз Миңнуллина булганмы-юкмы – мин күрмәдем (зал шактый зур һәм кап-караңгы).

Марсель Галиев: «Кызыклы гына шигырьләр. Безгә әле аны аңларга кирәк. Яңа стильнең бер чагылышы инде бу. Бу яңа формамы икән? Шигырьне шундый драматургиягә салып буламы икән? Димәк, була...»

Халык шагыйре Марсель Галиевны гаҗәпләндерә һәм сокландыра алган сәхнә әсәрен тудыручы – режиссер Гөлчәчәк Баһавиев – алкышлар аңа. Бу – авторның шигърияте нигезендә барлыкка килгән яңа төр драматургия.

Ркаил Зәйдулла: «Мин шаккаттым, болай көтмәгән идем. Шагыйрьнең мондый кичәсе булганы юк иде – үзе акробат та, үзе җырчы да, үзе биюче дә, тәгәрмәчләрдә шуучы да. Алары бер хәл, шигырьләрендә мәгънә бар. Бер нәрсәне сиздем – бала ялгызлыктан интегә. Ләкин мондый шигырьләр яза алган кеше ялгыз калмаячак. Аннары шул ялгызлыкны сагыну сагышы башланачак дип уйлыйм мин – шулай сизәм. Бу, әлбәттә, зур шагыйрь».















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *