Добавить новость
smi24.net
Все новости
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Илсөя Бәдретдинованың туган көненә улы Нариман сюрприз ясаган

0

Җырчы Илсөя Бәдретдинова үзенең туган көнен билгеләп үтте. Шул уңайдан улы Нариман, әнисенә сюрприз ясап, Уфадагы концертына килеп җиткән.

Видеода күренгәнчә, бер кәрҗин ак лалә чәчәкләре тотып килеп кергән улын күргәч, Илсөя Бәдретдинованың сөенече эченә сыймаган. «Да ладно, улы-ы-ы-м, менә бу бүләк, ичмасам», – дип, улын кочаклап туя алмый әни кеше.

Гомумән, Илсөя Бәдретдинова туган көнендә бик күп бүләкләр кабул иткән. Кәрҗин-кәрҗин чәчәкләр, бизәнү әйбәрләре, күчтәнәчләр, җылы котлаулар – барысы да булган. Шулай ук Илсөя Бәдретдиновага сюрприз ясап, Уфага үзенең зур гаиләсе белән аның Казандагы концертларын оештыручы Флера Дәүләтшина да килгән. Алар җырчының әңгәмә вакытында яңгыраган иң зур хыялларының берсен чынга ашырганнар – китлар карарга барырга юллама бүләк иткәннәр.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *