Добавить новость
smi24.net
Все новости
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Торак-коммуналь хуҗалык өчен түләүне 2028 елның мартына кадәр арттырмаска тәкъдим итәләр

0

Дәүләт Думасында коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне арттыруга мораторий кертү тәкъдим ителде. Закон проекты дүшәмбе көнне парламент каравына кертелер дип көтелә, дип хәбәр итә «РИА Новости».

Документ нигезендә, 2026 елның 1 мартыннан 2028 елның 1 мартына кадәр торак-коммуналь хезмәт тарифларын арттыру тыела. Әгәр инициатива хупланса, бу чорда гамәлдәге индекслар кысаларында да түләүләр арттырылмаячак.

Хәзерге вакытта РФ Торак кодексы коммуналь түләүләрне төбәккә карап билгеләнгән чик индекслары кысаларында арттырырга рөхсәт итә. 2026 елга индекслар Россия Хөкүмәте карары белән расланган инде.

Инициатива авторларының берсе, Дәүләт Думасы депутаты Юрий Афонин, мораторий ТКХ өлкәсендә хәлне тотрыкландырырга һәм гражданнарга финанс йөкләнешен киметергә ярдәм итәчәк, дип белдерде. Аның сүзләренчә, бу чара бигрәк тә азкеремле гаиләләр, пенсионерлар һәм социаль яктан яклауга мохтаҗ кешеләр өчен мөһим.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *