Добавить новость
smi24.net
Все новости
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23
24
25
26
27
28

Татарстанда кар көртендә батып калган ике пошины коткарганнар

0

Көчле карлар урманда яшәүче җәнлекләр өчен дә җитди сынау булды. Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Нурлат һәм Лаеш районнарында кар көртендә батып калган, хәлсезләнеп беткән ике пошины коткарган. Бу хакта комитет сайтында хәбәр ителә.

Нурлат районында коткаручылар карны трактор белән эттергән, шуннан соң гына поши көрттән чыгып, урманга китә алган. Аның гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч янамый, әмма белгечләр аны тернәкләнеп беткәнче күзәтеп торырга ниятли.

Лаеш районында рейд вакытында белгечләр поши баласына ярдәм иткән. Көрәкләр белән карны көрәп, сукмак ачып, поши баласын кар эченнән чыгарган.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *