Добавить новость
smi24.net
Все новости
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстанга арктик циклон килә - синоптик

0

Март башы Татарстанга язгы җылы алып килде, һава температурасы нормадан 3–5 градуска югарырак булды. Әмма атна уртасыннан һава торышы кискен үзгәрәчәк — моңа Ямал һәм Уралның төньягы өстендә урнашкан арктик антициклон үтеп керү сәбәп була. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр итте.

«Европа территориясенең төньяк-көнчыгышында шактый көчле салкын һава учагы — арктик антициклон урнашкан. Чәршәмбе–пәнҗешәмбедән башлап бу салкын һава массасы илебезнең Европа өлешенең көнчыгышына үтеп керәчәк һәм тулысынча Татарстанны да колачлаячак. Уңай температура күрсәткечләре 3–5 көнгә шактый тиз рәвештә алышыначак», — дип билгеләде ул.

Шувалов мәгълүматларына караганда, төнлә һава температурасы минус 10–14 градус тәшкил итә, ә көндез кайбер урыннарда минус 8–10 градуска кадәр суыта.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *