Добавить новость
smi24.net
Все новости
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Чаллы укытучысы мошенникларга 3,3 млн сум акча күчергән

0

Чаллыда 30 яшьлек укытучы хатын-кыз кибермошенниклар тозагына эләккән: «зур табыш» вәгъдәсенә ышанып, чит счетларга 3,3 миллион сум акча күчергән. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итә.

Яшь хатын узган елның декабрь ахырыннан алып быелның март башына кадәр «инвестиция буенча ярдәмчеләр» белән аралашкан. Алар аңа ниндидер платформа аша биржада зур табыш вәгъдә иткән.

Нәтиҗәдә ул билгесез счетларга үзенең туплаган акчаларын һәм кредитка алган акчаларын күчергән. Бераз вакыт узгач кына, үзен алдауларын аңлап, полициягә мөрәҗәгать иткән.

Россия Җинаять кодексының 159 нчы маддәсе («Мошенниклык») буенча җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *