Добавить новость
Главные новости Москвы
Москва
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Чүпрәле районында балалар бакчасы түбәсе өлешчә ишелгәннән соң җинаять эше ачылды

0

Татарстанның Чүпрәле районында балалар бакчасы түбәсе өлешчә ишелеп төшкәч, җинаять эше ачылды. Тикшерү нәтиҗәләрен Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинга җиткерәчәкләр. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» яза.

Бу хәл 2 февральдә булган. Якынча версия буенча, түбә карны начар чистарту аркасында ишелгән булырга мөмкин.

Иске Чүпрәле авылының №1 «Кояшкай» балалар бакчасының түбәсе өлешчә ишелде. Зыян күрүчеләр юк, дип хәбәр иткән район башлыгы Марат Гафаров.

Түбәгә капиталь ремонт 2011 елда ясалган булган. 2024 елда балалар бакчасында эчке эшләр башкарылган һәм территориясе төзекләндерелгән.

Тикшерү һәм торгызу эшләре вакытына балалар бакчасын ябып торганнар. Балаларны райондагы башка мәктәпкәчә оешмаларына күчергәннәр.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *