Добавить новость
Главные новости Москвы
Москва
Февраль
2026

Татарстанда «ракета куркынычы» режимы игълан ителде

0

Татарстанда беренче тапкыр «ракета куркынычы» режимы игълан ителде. 12.06 сәгатьтә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы рәсми кушымтасында шул хакта мәгълүмат чыкты. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Ракета куркынычы игълан ителгән очракта гамәлләр тәртибе БПЛА һөҗүме вакытындагы кебек.

Әгәр сез бина эчендә булсагыз, аскы катларга яки подвалга төшәргә кирәк. Урамда булганда иң якындагы бинага яки җир асты кичүенә кереп яшеренергә кирәк. Беспилотникны турыдан-туры күрү зонасында булмау аеруча мөһим.

Пилотсыз очкычларның фото һәм видеоларын социаль челтәрләрдә таратырга ярамый — бу дошманга һөҗүмне кабатларга ярдәм итәргә мөмкин. Материалларны полиция хезмәткәрләренә тапшыру яхшырак, ә пилотсыз очкычлар турында 112 номеры буенча хәбәр итәргә кирәк, диелә хәбәрдә.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *