Главные новости Пензы
Пенза
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25
26
27
28
29
30
31

Гөлнара Тимерҗанова: «Аллаһы Тәгалә сынауларын да, мөмкинлекләрен дә бирде»

0

«Барысы да яхшы булачагына иманым камил»

Гөлнара апа, иҗади тормышыгызда нинди яңалыкларыгыз бар?

Аллаһка шөкер, юбилей концертларым белән йөрүемне дәвам итәм. Аларны Татарстанның зур шәһәрләреннән башлап җибәргән идем, матур гына уздылар. Тиздән шул ук программа белән башка төбәкләргә дә чыгып китәчәкбез. Язга таба «Пирамида»да Казан тамашачысы өчен концерт куярга җыенам. Ураза вакытында бик йөреп булмас, халык барыбер ураза тота, концертларга бик йөриселәре килми. Үзем дә ураза тотып, тынычланып, яңа көчләр алып, эшкә Рамазан аеннан соң тотынырга дип торам. Яңа җырларым бик күп. Алар арасында күбесе – үзем язган җырлар. «Мәхәбәт учаклары» дигәне популярлык алды. «Ташлан әле кочагыма», «50 яшь», «Ашыктырма» җырлары да уңышлы булды, күп тыңлаулар җыйды. «Ашыктырма»ның сүзләрен дә үзем яздым. Күп вакытта миңа авторлар җырлар җибәрә, ләкин күбесе минем стильгә туры килми торган була. Тыңлап карыйм да, мәгънәсе булмаганлыгын аңлыйм.

«Мин кияүгә чыгам» дигән җыр да чыгардыгыз. Шәхси тормышыгызда да үзгәрешләр юктыр бит?

Бәлки, булыр да, әлегә барысын да сөйләп бетерә алмыйм (көлә).

Сезгә заллар җыюы авырмы?

Бүгенге заманда заллар җыю миңа гына түгел, башка җырчыларга да авыр. Әмма халыкның мәхәббәте миңа көч бирә. Мин моны тоям, сизәм. Әле бу көннәрдә «Роксана» радиосында туры эфирда булган идем. Эфирның анонсын үземнең сәхифәләремә дә куйдым. Шуннан күреп, эфирны каян гына тыңламадылар. Пенза, Свердловск, Санкт-Петербург һәм башка ерак шәһәрләрдән: «Без сезнең иҗатыгызны яратабыз, сезне югалттык», – дип язалар. Күз яшьләрем чыкты, хәтта, шушы сүзләрне ишеткәч. Менә шулай читтәге тамашачыларым махсус кереп тыңладылар эфирны. Шундый тамашачыларың булганда, бернәрсәдән дә куркып тормаска кирәк. Эшләгән кешегә, барыбер, юллар ачыла ул. Минем дә барысы да яхшы булачагына иманым камил.

«Җан тынычлыгыгыз юк икән, намазга басыгыз»

Дискотекаларда да чыгышлар ясыйсыз. Андый җирләрдә үзегезне уңайсыз хис итмисезме?

Дискотекаларга, чыннан да, гел чакырып торалар. Беләсезме, шунда килгән яшь кызлар-егетләр шулкадәр яраталар җырларымны. Күп җырларымның ремиксларын җырлыйм. «Мәхәббәт ялкынын» Вилли белән бергә башкарабыз. Шуларга, бии-бии, кушылып җырлыйлар. Мин социаль челтәрләрдә үземнең статистиканы күзәтеп торам. Анда да минем карап баручыларның 60 проценты – 18-35 яшькә кадәргеләр. Бу – бик әйбәт күрсәткеч инде минем өчен. «Гөлнара апа, сез шундый яшь күренәсез, бер картаймыйсыз. Моның сере нәрсәдә?» – дип тә кәефемне күтәрәләр. Бу инде безнең нәселдән килә, табигать бүләге. Югыйсә, мин бик күпне күрдем. Борчу-мәшәкатьләре күп булган кешенең кыяфәте дә таушалган, арыган кыяфәт була бит инде ул. Мин авыр чакларымда намазга бастым. Сәҗдәгә киткәндә һәркөнне җан тынычлыгы, юлларымда гел яхшы кешеләр генә очравын, үземә, якыннарыма исәнлек-саулык, матур, тыныч тормыш сорауларым да ярдәм итәдер. Күңеле тыныч булса, кеше картаймый. Минем озак еллар җан тынычлыгым булмады. Инде үлдем дигәндә, суд залында елап утырганда, Аллаһ Тәгаләм, җан тынычлыгы бир, мин намазга басам, дидем. Шуңа күрә барлык тамашчыларыма шуны әйтәсем килә, җан тынычлыгыгыз юк икән, намазга басыгыз. Аның бер авырлыгы да юк. Шуннан гына дәва табып була.

Фото: © Гөлнара Тимерҗанованың шәхси архивыннан

«Бу дуэт белән шундый уңышка ирешербез дип уйламаган идем»

Мине күбрәк яшьләр тыңлый, дисез. Моңа Вилли белән дуэт яздыруыгыз да тәэсир иткәндер.

Вилли белән килеп чыккан хәлләрне мин популяррак булу өчен уйлап чыгармадым. Әкрен генә яшәп ята идем, килде дә чыкты. Сәхнә кешесе булгач, популярмы син, юкмы, барыбер эшләп торасың. Менә шулай Аллаһы Тәгалә сынауларын да, шулар белән беррәттән мөмкинлекләрен дә бирде. Шушы балалар «Мәхәббәт ялкыны» җырымны сорамыйча алгач, канәгатьсезлек белдердем, судка бирәчәгемне әйттем. Ләкин мин моны судлашып йөрисем килүдән түгел, аларны урыннарына утырту өчен генә әйткән идем. Үземчә, тәрбия ысулы иде бу минем өчен. Рузилә шунда ук югалды, аны хәзергәчә күргәнем юк. Продюсерлары, килеп, миннән гафу үтенде. Вилли һаман: «Гөлнара апа, җырлыйм инде», – дип аптыратты. «Бик җырлыйсың киләме, моннан башка да бик күп бит җырлар», – дидем. Мин аны үзем дә яңартырга дип тора идем. «Алайса җырла, – дидем дә пауза куйдым. – Ләкин минем белән», – дидем. Мин бу дуэт белән шуның кадәр уңышка ирешербез дип уйламаган идем әле. Меңләгән тыңлаулар җыйды ул. Яшь тамашачыларыбыз бик яраттылар. «Бу җырны әти белән әни машинада тыңлап йөриләр иде. Мин аны яратам. Үзгәртелгән варианты да бик матур килеп чыккан, Гөлнара апа», – дип язалар. Араларында ошатмаучылары да бар, әлбәттә. «Әби белән җырладың, Вилли. Пугачева белән Галкин булдыгыз инде», – дип әйтүчеләр дә бар. «Сез нинди зур җырчылар белән тиңләгәнсез безне, рәхмәт», – дип җавап кайтарам.

«Суд процесслары һаман дәвам итә»

Чараларда, концертларда еш йөрисез. Кызыгызга игътибар җитәме? Сезне юксынмыймы?

Без кызым белән һәрвакыт җитди итеп сөйләшәбез. Кызым мине бик ярата, «әнием» дип кенә тора. Яклаучы, саклаучы фәрештәм, иң төп булышчым ул минем. Социаль челтәрләремне алып барырга да ярдәм итә, реклама роликлары ясап бирә. Ул – бик иҗади, матурлыкны күрә белә торган бала. «Кызым, миңа шунда-шунда барып кайтырга кирәк. Син үсәсең, тәмле ашыйсың, матур киенәсең килә. Син аңларга тиеш, әниеңә эшләргә кирәк», – дип аңлатам. Мин киткән чакта кызым күршебездә яшәүче Равия апа күзәтүендә кала. Ул аны «дәү әни» дип йөртә. Без бу фатирыбызга 2000 елда күченгән идек. Күпме сатарга, алыштырырга уйлап йөрсәм дә, төрле сәбәпләр аркасында сата алмыйча калдым. Димәк, тормышыбыз шушында дәвам итәсе, ашыйсы ризыкларыбыз шушында булган. Янәшәбездә Равия апа булуы да – бик зур ярдәм. Ул – минем өчен бик кадерле кеше. Мәктәптән кайту белән Айзифа Равия апага керә, ул аны ашата-эчертә. Аннан соң Айзифа, кире чыгып, дәресләрен әзерли дә, кунарга яңадан Равия апа янына керә. Равия апа аны кирәк урыннарына да алып бара. Кайчакта әтисе дә булыша. Кызымның укый торган мәктәбе бик ерак түгел, әмма сәнгать мәктәбенә аны машинада алып барырга кирәк. Казанда чагында үзем йөртәм. Мин гастрольдә вакытта Айзифа әтисенә мөрәҗәгать итә. Аның бервакытта да «юк» дип әйткәне юк.

Фото: © Гөлнара Тимерҗанованың шәхси архивыннан

Айзифа әтисенә шалтырата, дидегез, сез үзегез элекке ирегез белән аралашмыйсызмы?

Аралашам дип әйтә алмыйм. Бала хакына гына сөйләшәм. Чөнки бу кеше мине әле дә суд юлында йөртә. Инде 30 төрле судта булдым. Ул бит мине бурычларга батырып чыгып китте. Аның миллионлаган бурычларын түләп бетердем. Хәзер исә ана капиталы турында сүз бара. Ул аны үзе төзи торган йортка салып, без киләчәктә шунда яшәчәкбез дип, мине күндергән иде. Аерылышкач, 8 ел буе кызым белән безгә тиешле өлешләрне бирмичә йөртте. Ипотекасын ана капиталы белән ябып куйды, ә безгә өлеш бирмичә аптыратты. Миңа суд аркылы шушы өлешләрне кайтарырга туры килде. Бүгенгесе көндә ул бу өлешләрнең акчасын бирергә яки безне өенә яшәргә кертергә тиеш. Әлбәттә инде, без анда барып яши алмыйбыз. Шуңа күрә суд процесслары һаман дәвам итә. Шуңа да Айзифаның әтисе белән, исәнме-саумы дип, бала хакына гына аралашам. Ә кызым әтисен бик ярата. Аның да балага карата мөнәсәбәте әйбәт. Кыскасы, элемтәбез менә шул дәрәҗәдә генә. Иделнең әтисе белән дә шулайрак. Мин аңа бервакыт шалтырата башладым, чыга алмыйм. Баксаң, мине «кара исемлек»кә керткән икән. Көчле хатын-кызларны ирләр шулай яратмыйлар инде аларны. Югыйсә, Идел турында сөйләшергә дип җыйган идем. «Минем аның белән сөйләшер сүзем юк», – дип әйткән. Аерылганнан соң ул бит мине «эчүгә сабышачак, төшенкелеккә биреләчәк, җырчы буларак бетәчәк» дип фаразлаган иде. Мин бу сүзләрне онытмадым. Аллаһка шөкер, андый түбәнчелекләргә төшмәдем һәм төшмәячәкмен дә.

«Бәлки, тәрбияне тииешенчә биреп җиткерә алмаганмындыр»

Улыгыз өйләнмәдеме әле?

Улым өйләнде, үз тормышы белән яши. Сеңлесен ярата, аралашалар, бер-берсенә бүләкләр бирешәләр. Әмма: «Әни, ярдәм кирәкме?» – дип еш шалтыратмый. Беренчедән, яшьлек шулай итә. 26 яшь – бала-чага әле ул. Икенче яктан карасаң, көн саен әниләренең хәлен белешеп торучы егетләрне дә беләм. Бәлки, тәрбияне тииешенчә биреп җиткерә алмаганмындыр. Әтисенең дә йогынтысы булгандыр. Идел ул ике яры йөрде. Әле миндә булды, әле әтисе алып китте. Шуңа күрә мин Айзифаны әтисенә кунарга җибәрмим. Очрашсыннар, күңел ачсыннар, киноларга, сәүдә үзәкләренә барсыннар. Бала үсеп җитеп, фикере формалашкач, үзе белер кая барасын. Ике яры йөртергә ярамый баланы, ул бозыла. Бала күбрәк әнисе белән булырга, ананың җылы канаты астында үсәргә тиеш. Әтине дә онытырга, аның турында начар сүзләр сөйләргә ярамый. Ял итәргә дә бала белән йөрергә кирәк. Балага мәхәббәтеңне күпме күбрәк бирәсең, матурлыкны күпме күбрәк күрсәтәсең, бала шуның кадәр яхшырак яшәргә, әйбәт укырга, матур тормыш корырга омтылачак. Мин шундый нәтиҗәгә килдем. «Акчам юк, ялга үскәч, үзе акча эшли башлагач барыр әле», – дип әйтергә ярамый.

Рәхмәт, Гөлнара апа.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *