Добавить новость
smi24.net
Новости по-русски
Июнь
2025

Сыйфатлы һәм татлы карбыз сайлау өчен киңәшләр

0

РФ авыл хуҗалыгы министрының элеккеге урынбасары Леонид Холод сыйфатлы һәм татлы карбызны сайлау өчен киңәшләре белән уртаклашты, дип яза «Татар-информ».

«Хәзер заманалар үзгәрде: иртә өлгерә торган грунт карбызлары бар. Мәсәлән, Урта Азия һәм Кавказ арты карбызларын теплицаларда үстерәләр, шуңа күрә алар иртәрәк өлгерә. Бу – ашарга яраклы карбызлар, аларны июнь ахыры – июль башыннан сатып алырга мөмкин», – диде ул.

Шулай ук башка климатта үстерелә торган чит ил карбызлары да бар. «Россия кибетләрендә һәм базарларда инде 1 ай дәвамында Иран карбызлары сатыла. Анда карбызны кыш көне үстерә торган урыннар бар, шуңа күрә хәзер сату нокталарындагы карбызларны ашарга ярый. Мин аларны химиясез дип уйлыйм, чөнки чикне узганда аларны тикшерәләр», – ди белгеч.

Аның сүзләренчә, карбызны сайлаганда, аның тишексез булуына һәм йомшак булмавына игътибар итәргә кирәк. «Әгәр карбыз йомшак икән, димәк, ул иң тәмлесе түгел», – ди Леонид Холод.

Шулай ук ул карбызны сайлаганда аңа шакып карарга киңәш итте – ул яңгырап торырга тиеш, диелә хәбәрдә.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *