Берәр начар нәрсәне озак уйлап йөрсәң
Фәния караңгы, кеше йөрми торган тыкрыктан атлый, һәм аның иң зур куркуы – шушында берәрсе очраса...
Әлбәттә, аңлашыла: төнге сәгать 2 нче яртыда урамда «нормаль» кешеләр булмый, ә «нормаль булмаганнары» белән очрашасы килми. Иң яхшы очракта – кәефен бозалар, ә иң яманында…
Шулай да, Фәния начар уйламаска тырышты. Чөнки ул шуны белә: берәр нәрсәне озак уйлап йөрсәң, шул начар нәрсә һичшиксез булачак.
Мисалы да бар: бала чакта ул баш очындагы киштәдән китаплар ишелеп төшәр дип бик курка иде. Һәм… төште дә. Ярый әле туры башына төшмәде, ә янәшәсенә генә.
Шул «өстән килгән кисәтүне» Фәния дөрес аңлады. Шуңа күрә һәрвакыт начар уйламаска өйрәнде. Ә бигрәк тә хәзер – караңгыда – теләсә нәрсә булырга мөмкин.
Юк, бу очракта «куркуның күзе зур» дигән әйтем бөтенләй туры килми. Җирле матбугаттагы криминал яңалыклар белән танышсаң, куркырсың да.
Шулай да, начар уйламый бару бик авыр. Әле генә ул янәшәдә ир-ат тавышлары ишеткәндәй булды.
«Тик беркем очрамасын, тик беркем очрамасын…» – дип уйлады кыз, караңгылыкка текәлде, телефоны белән юл читен яктыртып карады.
Өенә кадәр тагын 5 минуттан да кимрәк барасы. Шул уй аңа өмет бирде: барысы да яхшы булыр, бу вакыт эчендә куркыныч бернәрсә дә булмас. Өе янында ялгыз гына торган фонарь да өмет уятты. Тик кенә барып җитәргә кирәк. Яңгыр сибәләп торса да, юлда зур-зур сулыклар булса да, ул адымнарын кызулатты.
«Әй, нишләп мин Кояш системасы түгел икән? – дип уфтанды Фәния. – Кояш системасы 1 минутта 14 мең чакрым үтә, ә минем берничә йөз метрга да көч җитми…»
Шулай да, сорау туа: ни өчен ул төн уртасында урамда? Әллә белмиме: төнлә ялгыз гына йөрү, бигрәк тә яшь, чибәр кызга – бик куркыныч? Белә, әлбәттә.
Тик бу төнне түзеп булмаслык итеп теше сызлый башлады. Шул «акыл теше» дигәне инде.
Фәния аны тозлы сулы эремә белән дә чайкады, ромашка төнәтмәсе дә әзерләп эчте. Әмма файдасы булмады.
Ә иртәгә аның өчен бик мөһим имтихан. Яхшы әзерләнеп барырга кирәк, йокы да туйсын, теше дә авыртмасын. Шуңа күрә ул сәгать икенче яртыда дежур даруханәгә чыгып китте.
Тик юкка чыккан икән…
– Ничек инде сездә авырту басучы дарулар бөтенләй юк? – дип кычкыра язды Фәния.
– Юк, – диде йокылы күзле кыз, ишек тәрәзәсе аша гына күренеп. – Барысы да сатылып бетте. Яңа партия иртәгә генә киләчәк.
– Иртәгә?! Ә бүген нишләргә?
Фәния бераз әрепләшеп торды да, авыр сулап, кире чыгып китте.
Юлда ул яңагын учлары белән тотып алды, авыртуны ничек тә басарга иде бит...
Бабасы сүзләре исенә төште: «Бөтенләй өметең калмаса, дога кыл, кызым».
– Раббым, зинһар, тешемне авырттырма! – дип пышылдады ул, күзен йолдызларга төбәп.
Шулай дип барганда, кинәт…
…караңгылыктан 2 ир-ат чыкты.
Фәниянең йөрәге «жу» итте.
«Менә бит… Курыкканым булды…» – дип уйлап өлгерде ул.
– Карале, Димон, нинди чибәр кыз, ялгыз гына! – диде берсе.
– Әйдә, озатып куябыз, – дип мыскыллы елмайды икенчесе.
Алар ачык чырайлы түгел: исерекләр, күзләреннән хәтәр ният күренә.
Фәниянең аяк-куллары тыңламады, ул катып калды.
Шулчак… кара мәче килеп чыкты.
Каян килгәндер, билгесез. Ул егетләргә таба карап утырды, алтынсу күзләре белән ярым-караңгыны бораулый диярсең.
Фәния мәчеләрдән курыкмый, чөнки әбисе аларны бәхет китерә дип сөйли. Ә менә егетләр, күрәсең, ышанмаган. Алар шундук туктап калдылар.
– Вован, нишлибез? Юлны кисеп чыкса нишләрбез?
– Эх, вакытсыз күренде дә соң бу мәче…
Мәче егетләр тирәли өч тапкыр әйләнде, аннары Фәния янына килде дә, аягына сыенып, мияулап җибәрде.
Фәния аны кулына алды да, йөгереп, өенә таба китте. Шөкер, исән-сау кайтып җитте. Өйдә ишекне каты итеп ябып, җиңел сулап куйды. Мәче дә: «Мияу!» – дип, аны тынычландырырга теләгәндәй тавыш чыгарды.
Фәния аны юып, өйдә калдырырга булды. Исемен дә уйлап тапты – Актүш. Иртән уянганда, ул иң беренче итеп шуны сизде: теше бөтенләй авыртмый!
Һәм имтиханны да бик яхшы тапшырды. Ә кич белән ноутбуктан шәһәр яңалыкларын укыганда, тагын бер хәбәргә тап булды: полиция 2 кешене кулга алган. Алар соңгы айларда урамда кешеләргә һөҗүм иткәннәр.
Фотосурәттәге ирләр – кичәге Вован белән Димон.
Фәния, Актүшне кочаклап:
– Дөрес әйткән бит әбием: кара мәчеләр яхшы кешеләргә бәхет китерә, – диде.