Добавить новость
smi24.net
Новости по-русски
Октябрь
2025

Гүзәлемнән кабак ашы рецепты

0

Дини җырлар башкаручы Гүзәлем социаль челтәрдәге сәхифәсендә кабак ашы рецепты белән уртаклашкан:

1. Кастрюльдә ак майда суган, кишер кыздырам.

2. Чистартылган һәм зур шакмаклап туралган кабакны өстенә салам, бераз су кушам.

3. Тоз, әз генә шикәр сибәм.

4. Якынча 20 минут пешә.

5. Кабак йомшаргач, шулпасын саркытам һәм сөт өсте (сливки) кушам. Сөт өсте булмаган очракта сөт, әзрәк каймак та өстәсәгез була.

6. Блендер белән пюре ясыйм.

7. Табынга биргәндә, өстенә кабак төше, гренки һәм яшеллек кушарга мөмкин.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *