Бүген Татарстанда кар, буран, бозлавык көтелә
Бүген, елның беренче эш көнендә, Татарстанда бүген урыны белән кар явуы көтелә. ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, кайбер районнарда буран чыгуы ихтимал.
Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр тизлек белән исә, көндез урыны белән аның тизлеге 14 метрга кадәр җитәчәк.
Төнлә һава температурасы -8.. -13 градус, көндез -3.. -8 градус салкын булачак.
Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре фаразлана. Сак булыгыз!
