Александр Терентьев Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе итеп сайланды
Татарстан Иҗтимагый палатасының яңа рәисе итеп Александр Терентьев сайланды. Моңа кадәр ул Татарстан Дәүләт Советында Татарстан Рәисенең тулы вәкәләтле вәкиле вазифасында иде. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Әлеге карар Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узган VIII чакырылыш Иҗтимагый палатаның беренче утырышында кабул ителде.
Терентьев кандидатурасын Иҗтимагый палата әгъзалары бертавыштан хуплады. Ул Иҗтимагый палатаны 6 ел дәвамында җитәкләгән Зилә Вәлиеваны алыштырды.
«Җәмгыять актив эшләргә, үз инициативаларын кертергә тиеш. Иҗтимагый палата – сайланганнар гына җыелган урын түгел, ә төрле иҗтимагый оешмаларны бер мәйданга туплау мөмкинлеге. Гражданнар мәнфәгатьләрендә эшне консолидацияләү мөһим», – диде журналистларга Александр Терентьев.
Ул Зилә Вәлиеваны зирәк, тәҗрибәле җитәкче дип атады һәм Иҗтимагый палатаның 20 ел эчендә ирешкән зур уңышларын билгеләп үтте.
- Дәүләт Советында Татарстан Рәисенең тулы вәкаләтле вәкиле вазифасын Сәфәровка йөкләделәр, дип язган идек.
