Татарстан синоптиклары бозлавык турында кисәтте
Бүген, 19 гыйнварда, Татарстанда һава торышы бозылу фаразлана. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
Иртән һәм көн азагына кадәр республикада урыны белән, шул исәптән Казанда, бозлавык булачак.
Алдарак метеорологлар төбәктә кар явуы, һава температурасының -5..-10 градус булуы көтелә, дип хәбәр иткән иде. Кайбер урыннарда бераз буран булырга мөмкин.
Синоптикларның якынча фаразлары буенча, атна башында Татарстанда кабат атмосфера фронтлары хакимлек итәчәк. Температураның акрынлап күтәрелүе дәвам итә.
