Биектау районы Айбаш авылындагы тарихи мәчет манарасына ярымай куйдылар
Кичә Изге Рамазан ае алдыннан Татарстанның Биектау районы Айбаш авылының төзекләндерелгән тарихи агач мәчетенең манарасына ярымай куйдылар. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итә.
Тантанада Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау буенча комитет рәисе урынбасары Наталья Прохорова, Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов, Биектау районы имам-мөхтәсибе Тәлгать хәзрәт Гайфуллин, имамнар, авыл халкы катнашты.
XX гасыр башында төзелгән мәчет ул чорның татар авыл архитектурасының уникаль үрнәге һәм төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты булып санала.
Бина нарат бүрәнәләрдән төзелгән, аның архитектурасы Татарстанның авыл торак пунктларына хас булган агач төзелеш сәнгате үзенчәлекләрен чагылдыра. Совет чорында мәчетләр, ябылып, манаралары киселгән, әмма Айбаш авылындагы мәчет бинасы сакланып калган, ул кинокартиналар күрсәтү өчен клуб буларак файдаланылган.
Иван Гущин җитәкчелегендәге Татарстан мәдәни мирас объектларын саклау буенча комитет Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча республика дәүләт программасы кысаларында фәнни проект документларын эшләгән.
2023 елда мәчеттә Комитет күзәтчелегендә төзекләндерү-реставрация эшләре башланып киткән. Реставрация эшләренең күп өлеше Лаеш районының Сокуры авылында махсус базада алып барылган, аннан төзекләндерелгән корылмалар Айбашка кайтарылган. Эш барышында тарихи чынбарлыкны торгызу өчен, архив фотосурәтләре файдаланылган, экспертлар киңәшләрен биргән. Мәчетнең нигезе ныгытылган, бура, өслекләр, терәк корылмалар һәм түбә тулысынча реставрацияләнгән, яңа манара куелган, мәчет янында тәһарәтханә төзелгән.
Фоторәсемнәр: Татарстанның Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдиновның телеграм-каналы һәм Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау буенча комитет матбугат хезмәте.
