Камал театрының планнары: премьералар һәм «иске бина» белән хушлашу көне
Камал театры труппасы җәйге яллардан соң эшкә чыкты, димәк, сагынышып күрешүләр һәм киләчәккә планнар көне. Соңгы елларда бу вакыйга журналистлардан башка үтте, быел театр журналистларга ачык иде – рәхмәт үзләренә!
Журналистлар белән театр алдында артистларны каршылап торганда бер күренешкә игътибар иттем: легендар өлкән буын һәм легендарлашып барган урта буын елмаеп, дөньяга ачык булып килсә, әле тамашачыга да, журналистларга да таныш булмаган яшь буын, безнең яннан үткәндә, башын яшереп кенә «служебный» ишектән кереп китә. Нигә алай икән? Җәйге ялдан соң йокылары туймаганнан гынамы икән?
Хәлимә Искәндәрова белән яңа телесериалда төшүе турында сөйләшеп алдык. «Кирәк булгач, чәчемне яшелгә дә, шәмәхәгә дә буядым, югач бетә ул», – диде Хәлимә апа. Ә Фирая Әкбәрова быел киноларда төшмичә генә ял иткән (алай да була икән. – авт.). Легендар актрисалар сүз арасында гына Татарстан урамындагы бинаны сагынулары турында да әйтеп алдылар, әмма дә ләкин алар яңа бинаны «алырга», биредә эшләргә әзер. Зур залга үтәбез. Легендар Равил Шәрәфиевны артистлар урап алган – бөтен кешегә ачык, ихлас; уйланып, тыйнак кына Әзһәр Шакиров утырып тора. Сүз арасында Дания Нуруллина белән киләчәктә интервью ясарга килештек. Илтөзәр Мөхәммәтгалиевның модалы эшләпәсенә комплимент әйтеп уздым. Айдар Җаббаров та биредә – ул утырышның «хедлайнеры» иде.
Билгеләнгән вакытта сүзне театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев алды. Сүзен Татарстанның халык артисты Наилә Ибраһимованы туган көне белән котлаудан башлады. Без дә кушылабыз.
Фәрит Бикчәнтәев: «Быел безнең юбилей сезоны. Киләсе ел – юбилей елы. Безнең быел юбилей турлары булачак – сентябрьдә Чаллы белән башлана, ноябрьдә – Уфа, яңа елдан соң – Оренбург. Әле Самара да, Мәскәү дә булачак. Менә шундый зур тур! Яңалыклардан – ишеткәнсездер – Айдар Җаббаров Тинчурин театрына күчә. Айдар, 1-2 сүз әйтәм, диде. Әйдә, Айдар!»
Айдар Җаббаров: «Камал театры – минем өчен туган театрым, режиссер буларак үстергән театрым – бу шулай булып калачак та. Миңа монда гел «тепличный» шартлар тудырдылар, теләгән әсәрләремне куйдым. Аллага шөкер, эшләдек. Китүемнең сәбәбе – күңелем белән шулай тоям, үсеш турында уйлыйм – башка театрны алып, яңа театр төзергә, дигән исәбем бар. Бик зур рәхмәт! Фәрит абыйга, артистларга, цехларга бик зур рәхмәт!»
Фәрит Бикчәнтәев дәвам итә: «Беренче премьера 7 ноябрьдә булачак. Без, башта, Айдар «Туган батыр»ны өлгертер, дип уйлаган идек. Әмма кайбер финанс мәсьәләләре аркасында аны өлгертеп булмаячак, чөнки әсәре дә катлаулы, куелышы да катлаулы – 2026 елга калыр. 7 ноябрьдә барыбер премьера булачак – сүзебездә торырга тиешбез. Быел Марсель Сәлимҗановның туган көненә яңа әсәр белән керәбез. Драматург һәм режиссер Дамир Сәлимҗановны хәтерләүчеләр бардыр – безнең бер лабораториядә катнашканы булды. Иске бинада... Иске бина дигәннән, анда әле 14 сентябрьгә кадәр спектакльләребез барачак. Анда 8 спектакль уйнаячакбыз. Шуңа әле тулысынча хушлашмыйбыз. Бәлки, шул көнне бина белән хушлашу оештырырбыз...
Биредә беренче көннәрдә эшли башлагач, үз-үземә сорау бирдем: «Монда нәрсә җитми?» Аннары аңладым – тынлык җитми. Сәнгать әсәре – ул интим процесс. Репетиция – театрда изге вакыт. Репетиция спектакльнең үзенә караганда да изгерәк. Репетиция вакытында спектакль туа. Бу – тынлык сорый. Бөтен хезмәткәрләр өчен әйтәм: репетиция вакытында мөмкин кадәр шауламаска тырышыгыз».
Җыелышның икенче өлешенә театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев кушылды: «Без быел Грозныйда «Федерация» фестивалендә катнашабыз, аны ачып җибәрәбез дә, кайтып, Чаллыга чыгып китәбез. Иске бина буенча шулайрак булды: аның театр булып калуы безнең мәдәният өчен әйбәт, дип саныйм мин үзем. 1 елга безгә калдырып торган булсалар, безгә җиңелрәк булыр иде. Ләкин, димәк, шулай кирәктер».
Ә репертуар мәсьәләсендә болайрак:
Фәрит Бикчәнтәев версиясе:
- 7 ноябрьдә Фәрит Бикчәнтәев Дамир Сәлимҗанов әсәре буенча «Күркә» спектаклен чыгара. Әсәрнең татарчага тәрҗемәсен Илтөзәр Мөхәммәтгалиев ясаган.
- Октябрьдә Александрийский театрының сәнгать җитәкчесе Никита Кобелев төрек язучысы Орхан Памук әсәре буенча репетицияләрен башлый, һәм декабрьдә премьера көтелә. Никита Кобелев – Татарстан егете, Чаллыда туып үскән.
- Режиссер-хореограф Сергей Землянский Лермонтовның «Ашик Кериб» әсәре буенча Шәрык залында музыкаль спектакль куячак.
«Илгиз Зәйниев та, бер әсәргә тотынам, диде – Шәрык залына күз тота. Балалар өчен Резеда Гобәеваның кызыклы гына әкияте бар. Кыскача гына – шундый планнар. Яңа бинада беренче мәртәбә сезоныбызны ачабыз. ИншәАаллаһ, бу бина безгә шулай ук дан китерер. Эшләргә! Эшләргә! Үзебезнең барлыгыбызны шулай гына исбат итә алабыз», – дип, репертуар буенча сүзен тәмамлады баш режиссер.
Илгиз Зәйниевнең тулыландырылган версиясе:
- Августта – Тургеневның «Ася»сы («Сеңелкәш»).
- Илгиз Зәйниев театрда 3 спектакль чыгарырга җыена. Беренчесе – Туфан Миңнуллинның «Сөяркә»се. Икенчесе – Камера залында, театрның 120 еллыгы уңаеннан, Хәким Сәлимҗановның «Артист язмалары» буенча спектакль. Өченчесе буенча әле уйлана – Нурихан Фәттахның 2 романы арасында сайлана: «Итил суы ака торур» яки «Сызгыра торган уклар».
- Камера залында спектакль-перфоманс куелачак – текстын Гөлнара Сабирова язган.
- Такташ турында шигъри спектакль көтелә.
- Композитор Марат Әхмәтшин белән Резеда Гобәева мюзикл язган. Аны Сәлимә Әминова белән Илдус Габдрахманов Яңа елга эшләргә тиешләр.
- Фәрит Бикчәнтәев Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф»ына алына.
«Бер әйбәт кенә комедия дә кирәк булачак – табарбыз», – дип тә өстәде Илгиз Зәйниев.
Театр «бездән – сәхнә, алардан – спектакль» рәвешендәге уртак проектларга да ачык. Мәсәлән, «Горький +» фестивале кысаларында чыккан музыкаль спектакль (Максим Горькийның «Девушка и Смерть» дигән яшьли язылган әкият-поэмасы нигезендә Эльмира Кәлимуллина һәм Илгиз Шәйхразиев катнашында музыкаль спектакль ясалган. Режиссер – Искәндәр Нуриҗанов. Текстларны Йолдыз Миңнуллина тәрҗемә иткән. – авт.).
Әмма аңа, репертуар мәсьәләсе белән генә чикләнмичә, артистлар һәм хезмәткәрләр өчен парковка, театр янына җәмәгать транспортын китерү һәм артистлар буфеты бәясенең кыйммәтлелеге мәсьәләләре буенча да җавап бирергә туры килде.