Главные новости Самары
Самара
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Йолдыз» газетасы чыга башлауга 120 ел: «Татарларны сәүдәгәр булырга өндәгәннәр»

0

Нәкъ 120 ел элек 15 гыйнварда татар матбугатында яңа йолдыз кабына – Казанда «Йолдыз» газетасы чыга башлый. Газетаның нигез салучысы һәм алыштыргысыз мөхәррире күренекле мөгаллим, галим һәм җәмәгать эшлеклесе Әхмәтһади Максуди була.

Газета 1918 елга кадәр, ягъни большевиклар тарафыннан ябылганчы, 12 ел дәвамында татар укучысына хезмәт итә. Беренче елларда атналык булып чыга аннан атнага 2 мәртәбә чыга, тора-бара көндәлеккә әйләнә. Газетаның тиражы да 5-6-8 меңгә житә.

«Йолдыз» газетасын Казан, Оренбург, Уфа, Самара, Саратов, Вятка, Пермь, Новгород, Сембер, Томск, Владимир, Тамбов, Смоленск, Екатеринослав, Петербург, Спасск, Әстерхан, Шуя, Ташкент, Тобольск, Петропавловск, Семипалатинск шәһәрләрендә, Тургай, Закаспийск, Сәмәрканд, Иркутск өлкәләрендә алдырганнар.

Интернет киңлекләрендә «Йолдыз» газетасы турында шундыйрак мәгълүмат табып була. Бик әз. Гомумән, газета турында мәгълүмат бирә алырлык кешеләр дә күп түгел булып чыкты. ТР Фәннәр академиясенең институтлары белән элемтәгә кердем. Узган гасыр башындагы татар матбугатын һәм Әхмәтһади Максудины өйрәнгән кешеләрне искә ала башлагач, фамилияләр янына «ул инде исән түгел», дип тә өсти тордылар. Шөкер, «Йолдыз» газетасының йолдызлы еллары турында сөйләрлек галимнәребез бар әле.

«Бүгенге көндә татарда андый газета-журналны белмим»

Профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Фәрит Яхин сүзләренчә, шул 12 ел дәвамында да газета берничә тапкыр үзгәрешләр кичерә, ягъни тематик яктан төрлеләнә. 1907 елда, 1910нчы елларда, 1912 елда тагын үзгәреп китә. Бу дөньядагы вакыйнгалар белән бәйле була. Беренче Бөтендөнья сугышы башлангач, шулай ук тематик яктан үзгәрешләр була.

«Йолдыз газетасының төп үзенчәлеге, төп юнәлеше милли-мәдәни мохтәрият була. Милли-мәдәни мохтәриятнең төп әһәмияте, алар фикеренчә, милли мәдәният, сәнгатьне үстерү генә түгел, сәүдәне үстерү була, икътисад нигезендә сәүдә тора. Татарларны сәүдәгәрләр, икътсадчылар, инженерлар булырга өндиләр.

Өченчесе юнәлеш – мәгариф мәсьәләсе. Татарларны белемле итү юнәлешендә шактый кызыклы проектлар булган. Дини һәм дөньяви белем турында кызыклы мәкаләләр бар. Телефон, поезд, велосипедлар турында да язганнар.

Дүртенче мәсьәлә – хатын-кызларны белемле итү, аларны җәмгыятькә файдалы эшләр белән шөгыльләнүгә тарту.

Милли тел мәсьәләсе анда шактый матур куелган, затлы итеп эшләгәннәр. Һәр төбәктә милли компонент үсәргә тиеш, дип барганнар. Менә алар ничек аңлаганнар икән, мин күз алдына китерә алмыйм. Садри Максуди ни дәрәҗәдә белемле булган! – дип сөйләде ул «Интертат»ка.

Галим сүзләренчә. газетаның географиясе бик киң була, ул рус газеталары белән бер рәттә торган. «Йолдыз», «Вакыт», «Тәрҗеман» газеталары бер вакытта чыга. «Өчесе дә татар дөньясын төрле яклап күтәреп, ныгытып үстереп, оештырып торган. Мәсәлән, сугыш башлангач татарда депрессия була, төшенкелек. Анда да ерып чыгарга булышканнар, бирешмәскә өндәгәннәр.

Бүгенге көндә татарда андый газета-журналны белмим. Андагы язмаларны яхшылап өйрәнгәндә, бик күп мәгънәләргә төшенергә була, ни өчен татар дөньясы бүгенге көнгә кадәр шушындый икәнен аңлый башлыйсың» – ди Фәрит Яхин.

Фото: © ТР Милли китапханәсенең «Вконтакте»дагы төркеме

«Татар иҗтимагый тормышын ачып бирә ул газета»

Филология фәннәре кандидаты Зөфәр Мөхәммәтшин дә сүзен: «XX гасыр матбугатын өйрәнгән кешеләр инде хәзер...» – дип башлады.

«Йолдыз» газетасын миңа шактый актарырга туры килде. Матбугат чарасы - заман чагылышы, көзгесе. XX гасыр башындагы матбугатны өйрәнмичә торып шәхесләрне өйрәнеп, бәя биреп булмый.

«Йолдыз» заманы өчен либераль газета буларак тәкъдим ителгән. Ни кызганыч, 4 полосалы газетаның 2-2,5 полоса гына татарга туры килә. Анда Россия сәясәте, рус язучылары турында да язылган. Аналитик мәкаләләр шактый басылган, рус теленнән тәрҗемә итеп тә биргәннәр.

Беренче биттә бүгенге көнгә мөнәсәбәт белдерелә, ягъни татар тормышындагы, Россия күләмендәге вакыйгаларга. Сайлауларга кагылышлы язмалар да чыккан. Татар иҗтимагый тормышын ачып бирә ул газета.

Мин әдәбият буенча күбрәк шөгыльләндем. Шуңа тәнкыйть, китапларга күзәтүләр, китапларга мөнәсәбәт белдергән мәкаләләр анда шактый. Ул заман татар кешесе өчен бу әһәмиятле булган, дип уйлыйм. Шунысы да кызыклы: анда кайсы шәхеснең кая барганы, кайтканы, язылган. Татар дөньясына билгеле шәхесләрнең хәрәкәтләре күренеп тора. Заманның бөтен вакыйгаларын биреп барганнар.

Әйткәнемчә, миңа кешеләрне аңлар өчен газетаны өйрәнергә туры килде. Хәзер өйрәнүчеләр булу икеле инде. Татар гуманитар фәненә мөнәсәбәт үзгәрмичә, бу темаларга керүчеләрне табу бик җиңел булмас, – дигән фикердә Зөфәр әфәнде.

1918 елда газетаның тарихы тәмамлана. Бүген исә аны музейларда, китапханәләрдә табып була әле. Хәзер Апас районында чыга торган «Йолдыз» газетасы белән бутамагыз.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *