Главные новости Саранска
Саранск
Август
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Татар кызы»: Кызлар әзерләнеп килә – атналар буе өйләрендә токмачлы аш ашыйлар

0

«Татар кызы» бәйгесенең – регионнарда башланып бөтен татар дөньясына җәелгән һәм Татарстаннан да, башка регионнардан да финансланган халыкара проектның – ярымфинал атналыгы Казанда башланып китте: дөньяның төрле почмагыннан җыелган 29 татар кызы, финалга чыгу өчен, берничә көн дәвамында көч сынашачак. Оештыручылар «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә шул хакта бәян иттеләр. 47 минутлык матбугат конференциясендә «Татар кызы» бәйгесенең тарихы, быелгы конкурсның кыскача программасы белән таныштык. Матбугат конференциясе дәвамында Альбина Йосыпова турында 4 тапкыр искә алдылар – татар кызына афәрин! Әмма быелгы хөкемдарлар исемлеге (Инсаф Абдулла белән Резеда Зәйниевадан калганнары) сер булып калды.

Елена Колесникова: «Башлаганда куркыныч булса да, без дөрес юлда булуыбызны аңладык»

Халыкара «Татар кызы» бәйгесенең Дирекция җитәкчесе Лена Колесникова: «2011 елда яшь татар кызларын һәм гомумән бөтен татар яшьләрен берләштерә торган чара турында уйлаганда, без аның бөтенроссия, соңрак халыкара масштабын алу мөмкинлеге турында башыбызга да килмәде. Барысы да халкыбызга, аның традицияләренә, мәдәниятенә, тарихына мәхәббәттән башланды. Башлаганда куркыныч булса да, без дөрес юлда булуыбызны аңладык.

Чиләбе өлкәсенең татар иҗтимагый оешмасының эшчәнлеген анализлаганда, анда өлкән буын гына катнашуы күзгә ташлана иде һәм яшьләрне берләштерә торган бренд кирәк иде. Проект яшьләрне генә түгел, гаиләләрне дә берләштерде – катнашучыларны әниләр-әбиләр бергәләп әзерләде. Беренче финал 7000 кешелек «Трактор» аренасында булды. Зал тулы иде. Халык сагынган икән мондый бәйрәмне. Сабантуйдан башка һәм эстрада артистлары килүен санамаганда, бездә үз мәдәниятеңә бәйле, туган телеңне ишетә торган андый бәйрәм булмаган.

Без баштан ук бу бәйрәмне матурлык һәм талант бәйгесе итеп кенә карамадык, бу – мәгърифәти проект иде. Катнашучылар педагоглар белән туган тел белемен ныгытты, төрле регионнарда яшәүче татарлар мәдәнияте белән танышты, милли аш-су әзерләү осталыгын чарлады. Финалга чыгучылар әбиләре сандыкларында сакланган киемнәрдән килде. Ә инде финал концерты ахырында 7 мең кешелек залның «Туган тел»не җырлавы апофеозга тиң иде.

Икенче елны безгә Екатеринбург һәм Казахстан кушылды – икенче елны ук халыкара дип әйтергә мөмкин иде. Күпмедер вакыттан Литва кушылгач, без чикләрне киңәйтергә кирәклеген аңладык. Безгә Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Хөкүмәте булышырга карар итте – бөтенроссия дәрәҗәсендәге масштаблы проект булдырырга тәкъдим ителде. 2016 елда финалга ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килгәч, «Татар кызы» бәйгесе финалын гран-при алган кызның туган җирендә үткәрергә, дигән карарга килдек. 2016 елда Башкортстан кызы җиңде һәм 2017 елда без беренче мәртәбә Чиләбедән читтә – Уфада үткәрдек.

Башкортстанның «йөрәгендә» – Уфада «Татар кызы»н үткәрү күп көч сорады. Бу инде бәйгенең үсештә булачагын күрсәтүче зур адым иде. 2017 елда Казан кызы җиңде һәм 2018 елда без финалны Казанда үткәрдек. Шунысы да әһәмиятле – Бөтендөнья татар конгрессы ярымфиналны гел Казанда үткәрергә тәкъдим итте. Бу катнашучы кызлар өчен призга тиң иде – алар татарның тарихи ватанын күрде. Программага Болгарга бару да кертелә.

Катнашучы кызлар үз регионнарына кайткач, милли активистлар булып китә. Ел саен бәйгенең география киңәйде. 2018 елда Будапештта «Татар кызы-Европа» финалын үткәрдек. Төньяк Америка турында да уйлана башлаган идек, әмма пандемия башланды, һәм үсеш тукталып торды... Барысы да мәхәббәттән башлана – без бу проектны бик яратып эшлибез».

Алмаз Хәлиуллин: «Әзерлек ел башыннан башланды: Бөтендөнья татар конгрессы канаты астында эшләүче милли-мәдәни автономияләргә хат юлланды»

Халыкара «Татар кызы» бәйгесе Дирекциясенең башкарма директоры Алмаз Хәлиуллин: «Бәйге 3 этаптан тора. Беренчесе – төбәк финаллары, икенчесе – Казанда ярымфинал, өченчесе – финал. Быел безне Оренбург шәһәре кабул итә.

Әзерлек ел башыннан башланды: Бөтендөнья татар конгрессы канаты астында эшләүче милли-мәдәни автономияләргә хат юлланды. Анда июнь азагына кадәр төбәктә сайлап алу уздыру туры турында әйтелгән иде. Без монда финанс ягыннан да, артистлар юллау ягыннан да барлык ярдәмне күрсәтергә тырышабыз. Сайлап алу турларының төбәктә нинди форматта узарга тиешлеге буенча методик күрсәтмәләр дә эшләдек. Гореф-гадәткә, тарихка, мәдәнияткә таяну кирәклеге әйтелде. Бер үтенечебез бар – ул заманча форматта узарга тиеш.

10 июльгә кадәр 38 төбәк һәм чит илдә сайлап алу турлары узды. Төбәкләрдә кастинг уздыралар, аннары төрле этапларда кызлар белән эшлиләр – кул эше, кулинар этаплар, дефиле, актерлык осталыгы... 38 төбәктә узса да, 9 кызыбыз гаилә һәм шәхси сәбәпләр аркасында төшеп калды. Мисыр, Владивосток, Ленинград, Владимир өлкәсе килә алмады».

Айзилә Сәлахова: «Күбесе Казанны беренче күрә, һәм алар өчен бу зур бәхет»

Халыкара «Татар кызы» бәйгесе программа директоры Айзилә Сәлахова: «Кызлар килүгә бай һәм тулы программа әзерлибез. Бер атна дәвамында без аларны сыныйбыз һәм уку-укыту этапларын да уздырабыз. Беренче миссиябез – финалисткаларны тарихи ватан белән таныштыру. Күбесе Казанны беренче күрәләр, һәм алар өчен бу – зур бәхет. Аш-су, кул эше этаплары сынау гына түгел, остаханә форматында уза. Кызлар бик әзерләнеп киләләр – атналар буе өйләрендә токмачлы аш ашыйлар. Укытучылар яллап, татар телен дә ныгыталар. Елдан-ел көчле кызлар киләләр.

Бу елның яңалыгы – интеллектуаль этап «Китап клубы» форматында узачак. Алар бәйгегә Әмирхан Еникиның «Матурлык» әсәрен укып килә, һәм без, Айдар Шәйхин кураторлыгында, шушы китап буенча фикер алышачакбыз».

Айгөл Котдусова: «Кызларның иң зур борчылулары – татар телен белү дәрәҗәсе»

Халыкара «Татар кызы» бәйгесендә катнашучыларның кураторы Айгөл Котдусова: «Кызлар биредә үзләрен өйдәгечә хис итсен өчен җылы атмосфера булдырырга тырышабыз. Кураторлар, шул исәптән мин үзем дә, 2021 елгы катнашучы һәм җиңүче буларак, аларга кайда ничек ярдәм итәсен беләбез. Алар өчен без апа да, сеңел дә, дус та, сердәш тә. Без инде 1 ай алдан катнашучылар белән элемтәгә кереп, алар белән дустанә мөнәсәбәтләр урнаштырырга тырыштык.

Кызларның иң зур борчылулары – татар телен белү дәрәҗәсе. Арада репетитор яллап бәйгегә әзерләнгән кызлар да бар. Алга таба кызлар үз төбәкләрендә бәйгене үстерүгә көчләрен кертәләр – бу эшебезнең зур нәтиҗәсе дип саныйм.

Казан этабы ничә көн барачак?

Ярымфинал этабы 1 атна бара, 15 августта финалга үткән кызлар исемлеге билгеле булачак.

Финалга ничә кыз чыга?

12 кыз чыга.

Ничә кыз катнаша?

30га якын.

30га якын ничә ул?

29.

Резеда Зәйниева: «Басым ясап әйтәм: кызларны финал концертында гына бәяләмибез»

Халыкара «Татар кызы» бәйгесенең финал сценаристы Резидә Зәйниева: «Финал концерты ул күп еллар дәвамында калыплашкан. Аның инде кызларны төрле яклап күрсәтә торган үз формасы бар, быел да чикләрдән чыкмыйбыз. Прологта быел без кызларыбызның беренче чиратта үзләре кызлар-егетләр үстерүче әниләр буларак ачарга уйладык. Соңгы елларда финал үткән өлкәгә һәм шәһәргә зур игътибар бирә башладык. Бу әлеге төбәккә хөрмәт тә, шул төбәкнең татар дөньясындагы урынын күрсәтү дә. Быел финал концерты Оренбургта булгач, без бу яктан чыккан шәхесләр һәм шәһәрнең татарлар белән бәйле урыннарына басым ясаячакбыз. Оренбургта татар театры бар. Оренбург шәле – үзе генә ди ни тора...

Кызлар шәл бәйләячәкме?

Анысын әйтә алмыйм, ләкин иңнәренә ябачаклар.

Соңгы елларда театраль конкурс үткәрәбез. Кызларның сөйләм осталыгын, бию-җыр осталыгы да театраль конкурста ачыла. Быел бу конкурс «Яшь йөрәкләр» пьесасына нигезләнеп эшләнә. Заманча татар кызы нинди булачагына да басым ясала. «Финалда сез аларны ничек бәяләп бетерәсез», – диләр – концерт вакытында бәяләп булмый кебек. Басым ясап әйтәм: кызларны финал концертында гына бәяләмибез. Тамашачы аларны сәхнәдәге матур курчак итеп күрә. Безнең өчен алай гына түгел, алар – эчке һәм тышкы дөньялары белән тулы бер дөнья. Без шул тулы дөньяны концертка кадәр үк бәялибез.

Сорау: Бу кайчан була?

Алмаз Хәлиуллин: Оренбург шәһәрендә, 10 сентябрьдә, 18.00. Килегез!

Инсаф Абдулла: «Егетләр һәм кызлар тарафыннан эшләнгән зур эшнең нәтиҗәсе буларак, катнашучылар белән без – педагоглар эшли башлыйбыз. Кызларның әзерлек дәрәҗәсе төрле, әлбәттә. Чит төбәкләрдәге генә түгел, ни кызганыч, Казанда яшәгән кызларыбызның да тел мәсьәләсе аксый. Әдәби норма турында сүз бара. Атна-ун көн эчендә генә телне камилләштереп булмый. Былтыр Санкт-Петербург шәһәреннән Диләрә Йосыпованың чыкылдап торган Мордовия мишәре теле иде. Беренче көнне бирелгән биремнәрне тырышлыгы, үҗәтлеге белән икенче көнне эшләп китергән иде. Димәк, аның эчке дөньясына татарлык сеңдерелгән.

Милләтне тел, дин һәм моң саклый, дибез. Шушы 3 әйбер булса, милләт үсә. Төбәкләрдән килгән кызларыбыз бөтенесе дә җырлый, бии, ләкин тел мәсьәсендә төбәкләрдә аз басым ясала. Монда килеп конкурсларда катнашып йөргәннән соң, алар милләтебезгә икенче яктан карый башлый. Аларны биредә тарихка чумдыралар, һәм тарих барысын да урынына куя. Чит төбәктә аларның күбесе татарның кем икәнен белми. Монда алар барысын да күрәләр һәм үзләрен башкача хис итә башлыйлар – рухи үсеш бирелә.

Иң матур һәм иң зирәк кызлар – татар кызлары. Казанга килгән туристлар да Бауман урамына чыгалар да: «Сезнең кызларыгыз нинди!» – диләр. Безнең кызларыбыз читтән килгән кешене нәрсәсе беләндер җәлеп итә. Монысы – күңелле күренеш, әлбәттә.

Үткән конкурста «Гаилә ядкәре» темасы кертелде. Кызлар әби-бабайдан калып гаиләдә саклана торган ядкәрьне алып киләләр. Икешәр гасыр сакланган әйберләр булды...»

Резеда Зәйниева: «Мәсәлән, гаиләдә сакланган гармунны, йөзекне алып киләләр. Гаилә ядкәренә игътибарлы булган кеше милләте тарихына да игътибарлы була.

Инсаф абыйга өстәп әйтәсем килә: кызларның татарча белү-белмәвенә бәйләнүләр дә булгалый. «Нигә бу кызны сайладыгыз? Бөтенләй татарча белми», – дияргә мөмкиннәр. Төбәктән килгән кызны Арчадан яки Балтачтан килгән кыз белән чагыштырып булмый. Без кызларны бер-берсе белән түгел, үз-үзләре белән чагыштырабыз. Килгәндә – 100, киткәндә, 200 сүз белә икән, бу – зур җиңү. Кеше үз-үзен җиңә! Безнең өчен нәтиҗә шул ул!»

Инсаф Абдулла: «Кызлар алларына максат куялар икән – өйрәнәләр. Катнашучыларның бөтенесе диярлек югары белемле. Бик дәрәҗәле урыннарда эшләүчеләр килә. Карап торышка нечкә генә кызлар килә, аларның үз төбәкләрендә нинди эшләр башкарганына шаккатасың».

Резеда Зәйниева: «Алар, үз төбәкләренә кайткач, татар дөньясында кайный башлыйлар һәм төбәккә татар колориты кертәләр».

Сорау: Конкурсның бюджеты ничек формалаштырыла? Татарстан хисабына гынамы? Әллә башка керемнәр, иганәчеләр дә бармы?

Алмаз Хәлиуллин: «Әйе, Татарстан Хөкүмәте һәм Татарстан Рәисе ярдәмендә үткәрелә. Әлбәттә, республикага гына таянып калмыйча, партнерлык ярдәме дә эзлибез. Кызларыбызга призлар дигәндә, партнерлар белән хезмәттәшлек итәбез».

Елена Колесникова: «Конкурс финалы теге яки бу регионда булганда оештыру мәсьәләләрендә финанс ягыннан шул регион да катнаша. Шул өлкә губернаторының бу мәсьәләгә мөнәсәбәте безне шатландыра».

Алмаз Хәлиуллин: «Алдагы елны Пензада узды – зал бирү, кайбер финанс мәсьәләренә төбәк булышты. Быел Оренбург белән эш бара».

Сорау: Кызларның яше?

Алмаз Хәлиуллин: «Нигезләмәдә төгәл критерийлар күрсәтелгән: 18 яшьтән 27 яшькә кадәр, татар телен камил белгән, никахта булмаган туташлар катнаша ала».

«Сөембикә» журналы журналисты Гөлнур Сафиуллина: «Минем сорау түгел, рәхмәт кенә әйтәсем килә – бу команда белән үзем берничә ел эшләдем. Кызларның үзгәрүе күз алдында барды. Финалда алар бөтенләй башка кешегә әйләнә. Соңыннан да аларны күзәтеп барам. Монда телгә алынган Альбинаның төбәгенә үзгәрешләр кертеп яшәвен күрәм. Кызлар барысы да шундый. Зур эш эшлисез».

Инсаф Абдулла: «Петрозаводскидан Екатерина Соловьева бар иде. Татарча ләм-мим... дип әйтик, бик белми. Текстларны үҗәтлеге белән елый-елый өйрәнде. Карелиягә кайткач, милли хәрәкәтне оештырып алып китә алды. Димәк, «аны нигә алдыгыз» дип претензия белдерергә дә кирәкмидер. Монда безнең Сәгыйт Рәмиев язганча: «Ту яңадан мәгърифәтле анадан» дигән девиз да булырга мөмкиндер. Кызлар рухи үсеш, дөньяга яңа караш алып китәләр».

Елена Колесникова: «Безнең тагын бер миссия: кайда – кызлар, шунда безнең батыр егетләр. Безнең проект – татар гаиләләре барлыкка килсен өчен мәйданчык. Проект барышында андый мисаллар байтак, һәм аларның җимеше дә бар. Беренче проектларда катнашкан кызлар балалар проектларына кызларын-улларын алып киләләр. Кайчандыр кемнәрдер милләтеннән оялган булса, хәзер алар татар кызы булуы белән горурлана».

Сорау: Кызларны кемнәр сайлый – экспертлар, жюрилар кемнәр?

Алмаз Хәлиуллина: «Ярымфиналгамы?»

Сорау: Тегесенә дә, монысына да.

Алмаз Хәлиуллина: «Төбәктәге конкурсны милли-мәдәни автономияләр оештыра. Ярымфиналда кызлар остазлар тарафыннан бәяләнәчәк. Финалда остазлар да, матбугат вәкилләре дә, җәмәгать эшлеклеләре дә була ала – исемлек киң. Инсаф Абдулла сүз осталыгын караячак, Резеда Зәйниева театраль яктан караячак...»

Сорау: Исемлек белән кайдан танышырга була?

Алмаз Хәлиуллин: «Без сезгә тапшырырбыз. Безнең бәйгеләргә килсәгез, исемлек белән таныша аласыз».

P.S.: Җиңүче кызга хәситә һәм Lada Granta тапшырылачак.








Клинический психолог Юлия Тарибо: психологические последствия удаленной работы и способы их преодоления

Чудо-колонка Детского радио: малыш будет в восторге!

Ортопед дал совет по сохранению здоровья спины на сидячей работе

Лендруш Егикян: человек, который сохраняет высокую миссию быть армянином вдали от Родины


3 Terrifying Horror Series To Watch Ahead Of HBO’s ‘It: Welcome to Derry’

Exclusive: Fintech giant Stripe building ‘Tempo’ blockchain with crypto VC Paradigm

AI talent comes at a 30% salary premium: ‘If you try to play catch up later, this is going to cost you even more’

Report: Liverpool decision hands advantage to Man United in midfielder pursuit


В Россию привезли новый кроссовер Volkswagen по цене ниже китайских конкурентов

Nexign Interconnect получила сертификат совместимости с российской Java-платформой Axiom JDK

Хорошо в деревне летом...

В Курске суд постановил возместить расходы, которые инвалид понёс на покупку дорогостоящего лекарства


Открыты сервера MMORPG ROM: Golden Age

Steam for Chromebooks is getting axed in 2026 instead of exiting its 4-year beta

The US Air Force wants to test blowing up Cybertrucks because 'it is likely the type of vehicles used by the enemy may transition to Tesla Cyber trucks'

Первый взгляд на мобильную версию Neon Spellstorm


Овочі можусть стати розкішшю для українців


В Мордовии сотрудники Росгвардии за неделю изъяли из оборота 22 единицы оружия

За неделю сотрудники Росгвардии выявили 23 административных правонарушения

Защищённый планшет промышленного класса Saotron RT-W11

В Мордовии представитель ГАИ провел занятие с сотрудниками спецподразделения Росгвардии


В Мордовии начальник Центра лицензионно-разрешительной работы территориального управления Росгвардии ответит на вопросы граждан

Билайн в Татарстане увеличивает емкость сети более чем в 2 раза

Билайн увеличивает емкость сети более чем в 2 раза в Нижегородской области

Билайн в Татарстане увеличивает емкость сети более чем в 2 раза


Нагрузка на комбайны ниже, производительность – выше, почва – плодороднее. Илья Богданчиков – о том, как инновации в утилизации отходов меняют сельское хозяйство России

Власти Мордовии развивают экспортный потенциал республики

В Мордовии начальник Центра лицензионно-разрешительной работы территориального управления Росгвардии ответит на вопросы граждан

Генетические исследования помогут определить племенную ценность животных Мордовии


В Цинциннати остановили матчи ATP и WTA из-за пожара генератора

Калинская обыграла Анисимову в третьем круге турнира WTA в Цинциннати

Теннисист Медведев проиграл австралийцу Уолтону и выбыл из турнира Цинциннати

Андрей Рублёв обыграл Лёнера Тьена на старте «Мастерса» в Цинциннати


Суд рассмотрит дело экс-директора школы Саранска о взятке за оценки в аттестате

В Центре «Мой бизнес» обсудили перспективы сельского туризма в Мордовии

В Краснослободске сотрудники Росгвардии задержали серийного похитителя алкоголя

Билайн увеличивает емкость сети более чем в 2 раза в Самарской области


Музыкальные новости

РИА Новости: суд в Москве взыскал с Басты долг по коммунальным платежам

Столичный суд взыскал с Басты долг по коммунальным платежам

Певец Родион Газманов выступит на фестивале «Авиационное Монино» в Щелкове

Сыктывкарка родила дочь рэперу Тимати


В Мордовии состоялась прямая линия с руководителем ЦЛРР территориального управления Росгвардии

В Мордовии представитель ГАИ провел занятие с сотрудниками спецподразделения Росгвардии

В Мордовии представитель ГАИ провел занятие с сотрудниками спецподразделения Росгвардии

В Мордовии в аварии погиб 27-летний байкер


В регионах центральной России росгвардейцы отметили День физкультурника

С местными не складывается // Wildberries пока не подтверждает строительство логистического центра в Новинках

Собянин заявил об уничтожении пятого БПЛА, который летел на Москву

Рок-фестиваль «Окна Открой» в Петербурге: возвращение звезд и открытие новых талантов


В Мордовии в аварии погиб 27-летний байкер

В Мордовии представитель ГАИ провел занятие с сотрудниками спецподразделения Росгвардии

В Мордовии дан старт Всероссийской социальной кампании «ПРОдвижение БЕЗопасности»

«Если интернет нестабилен». В Петербурге водители такси могут воспользоваться картой с точками Wi-Fi 


Источники сообщают о встрече Путина и Трампа на военной базе в Анкоридже

Ким Чен Ын подтвердил Путину неизменную поддержку КНДР в отношении России

СМИ: американские чиновники рады решению Путина посетить Аляску

«Трампу надо соглашаться»: сейчас у Путина наименьшее количество требований за все время – итальянские СМИ




Генетические исследования помогут определить племенную ценность животных Мордовии

Делегация из Мордовии посетила московскую больницу для обмена опытом в сфере телемедицины

Кишечную палочку нашли в колбасках «Чевапчичи» Атяшевского мясокомбината

В Саранске отметили День физкультурника


Зеленский пригрозил «третьей мировой войной» в случае давления на Киев в вопросе уступок территорий


Хоккеисты «Торпедо-Горький» провели контрольный матч против кирово-чепецкой «Олимпии»

Борец Али Ильясов из Мордовии представит Россию на первенстве мира по греко-римской борьбе

В Мордовии прошел фестиваль по пляжным видам спорта, приуроченный к Дню физкультурника

В Саранске отметили День физкультурника


Лукашенко получил первую золотую монету из белорусского сырья


Артем Здунов: Правительство Мордовии возглавил Батыр Эмеев

Собянин оценил вклад проектов "Город героев" и "Герой моего района

Глава Мордовии в День строителя поблагодарил рабочих за обновление городов

Собянин объявил об открытии новой детской поликлиники в районе Крюково


Батыр Эмеев назначен Председателем Правительства Республики Мордовия

Интересный водный грызун был исключён из Красной книги Мордовии

Команда из Мордовии вышла в финал Всероссийского детского экологического форума

Росприроднадзор выявил 12 нарушений в работе «Горводоканала» в Семенове


В Республике Мордовия зафиксирован рост поголовья свиней на 4,8%

В Мордовии для сотрудников органов власти организуют детский день

В Краснослободске сотрудники Росгвардии задержали серийного похитителя алкоголя

Генетические исследования помогут определить племенную ценность животных Мордовии


Орловская область планирует войти в число национальных туристических маршрутов с проектом «Бирюзовое кольцо России»

На Новой Земле провели испытания межконтинентальной крылатой ракеты «Буревестник»

Универсальный ТСД промышленного класса Saotron RT-T40X V.2

Заместитель прокурора Архангельской области и Ненецкого автономного округа Павел Матанцев проверил ход ремонтных работ в школе № 1 г. Нарьян-Мара


Прогноз погоды в Крыму на среду

Прогноз погоды в Крыму на 11 августа

Прогноз погоды в Крыму на 12 августа

Историко-краеведческая выставка «Древности земли крымской»


Мастерская управления «Сенеж» приглашает представителей Мордовии на форум «Россия - время команд 2025»

Команда из Мордовии вышла в финал Всероссийского детского экологического форума

В Мордовии начальник Центра лицензионно-разрешительной работы территориального управления Росгвардии ответит на вопросы граждан

Борец Али Ильясов из Мордовии представит Россию на первенстве мира по греко-римской борьбе














СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *