Махсус операциядә үлгән биюче Илнар Хатмуллинны соңгы юлга алкышлап озатканнар
Сибайда махсус операциядә һәлак булган талантлы егет, биюче Илнар Хатмуллинны соңгы юлга озатканнар. Бу хакта «Атайсал» газетасы хәбәр итә.
Илнар 2022 елның 26 сентябрендә мобилизациягә эләгә, мотоукчылар ротасында хезмәт итә. 2023 елның 30 июнендә хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак була. Илнарның тормыш иптәше тол, биш айлык улы ятим калды.
«Илнар белән хушлашу мәрасимендә Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шафикова Илнарның әнисенә генерал Шәйморатов ордены, Илнар хезмәт иткән хәрби часть вәкиле Алексей Батайкин хәрбинең тормыш иптәшенә батырлык ордены тапшырды.
Якыннары өчен генә түгел, барыбыз өчен дә зур югалту. Халык бию көе астында алкышлап, күз яшьләре белән Илнарны соңгы юлга озатты. Кызганыч, бу бию көенә күпме биемәгән биюләрең, бу алкышлар астындагы күпме чыгышларың калды, Илнар. Язмыш аяусыз, җаның җәннәттә булсын. Әти-әниең, тормыш иптәшең, сеңлең, кечкенә улыңа Аллаһы Тәгалә күркәм сабырлыклар бирсен», - диелә хәбәрдә.
Илнар 2000 елның 5 апрелендә Баймак шәһәрендә туа. 9 сыйныфка кадәр Сибайның 5 нче мәктәбендә укый. Кабат Сибай сервис һәм төзелеш көллиятендә автомеханик һөнәрен үзләштерә.
Әтисе Илдар һәм әнисе Лариса кебек үк Илнар да кечкенәдән биюгә һәвәс була. Сибайның «Очкын» балалар ансамблендә шөгыльләнә. Оста яшь биючене 2017 елда балет биючесе итеп эшкә алалар.
2019 елда укуын тәмамлап, Илнар армия сафларына китә. Анда машина йөртүче - механик булып хезмәт итә. Хәрби бурычын үтәп кайткач Сибай ансамблендә эшли башлый.
Илнарны тыныч, мәрхәмәтле, изге күңелле, аралашучан, үз фикерле егет буларак искә алалар. Аның дуслары арасында да абруе зур була.
- «Февральдә улы туган иде...» – махсус операциягә киткән артист һәлак булган