24 мартта Казан белән Уфада узган Нәүрүз бәйрәмнәрендә рәсмилек, ясалмалылык аеруча ачык күренде. 21 мартта, көн белән төн тигезләшкән көндә уза торган бәйрәмне кичектерү генә җитмәде, анда түрәләр рәсми чыгышлары белән ялыктырды. Шул ук вакытта төрле милли оешмаларның җитәкчеләре үз халыкларының нинди проблемнары булу турында сорауны сискәнеп кабул итүе игътибарны җәлеп итте.