Якшәмбе саен Zoom видео програмы аша Казаннан татар теле укытучысы Төньяк Америкада яшәүче татарлар өчен татар теле дәресләре алып бара. Әлеге ысул белән Монреаль, Торонто, Колумбус, Вашингтон, Сан-Франциско һәм башка урыннардан малайлар-кызлар туган телне өйрәнә.