Районыбыз горурлыклары
Нәкъ менә алар тормышның ачысын-төчесен татыганнар, нәкъ менә алар илебез күге аяз булсын дип зур көч куйганнар, нәкъ менә алар районыбызның горурлык булган кешеләре.
Районыбыз, Биектауда, 1 нче июль көнне туган биш юбилярларыбыз бар. Аларның һәрберсенә 90-95 шәр яшь. Юбилярларыбыз туган көнендә район башлыгы, хәтта район кешеләре дә матур бәйрәмнәре белән котладылар, чәчәк бәйләме, бүләкләр өләштеләр. Олы яшькә җиткән 5 апаларыбызның куйган хезмәтләре ис китәрлек. Алар һәрберсе дә ихтирамга, зур хөрмәткә лаек!
Сабирова Рабигә Шиһабетдин кызы
Рабигә апа 1921 елны Апас районы, Танай-Турай авылында дөньяга килә. 1928 елны, аңа 7 яшь булганда, әнисе үлеп китә. Сугыш башланган чорны барлык авыр эш хатын-кыз, балалар җилкәсенә кала. Рабигә апа да ул елларны чәчү чәчү, ындыр эше, көлтә керт дисеңме, барысына да өлгерергә тырыша. 1941 елның 25 нче гыйварендә аның тормыш иптәшен сугыш кырына алып китәләр. Кызганычка каршы, ул исән-имин әйләнеп кайта алмый. 1943 нче елны Рабигә апа Мари урманнарына мобилизоваться ителә. 1946 елның 20 нче мартыннан башлап, 4 ел буе урман кисә. “Бер көнгә 16 километр урман кисә идек. Агачны аударабыз, аны метрга турыйбыз, аннан дүрткә яра идек”- дип искә ала ул. Ул арада Рабигә апаны башка кешегә димлиләр. 1950 елны алар Карелия якларына күченеп китәләр. 9 ел торгач, Рабигә апа нык авыра башлый, югыйсә аңа мондагы шартлар ярамый. Карелиядан әйләнеп кайткач, гаилә Казанда апаларында торалар, ә1959 елны , хәзерге Биектау районына төпләнәләр. Район җиренә кайтышка ук, Рабигә апа колхоз эшенә чыгып китә. Колхоз эшенә 84 яшенә кадәр хезмәт куя. Ә аннан соң үзе төрлек асрап тормыш итә башлый. Рабигә апа тормыш иптәше белән 65 ел буе гомер итә. Ә бабай 77 яшендә дөнья куя. Әлеге көндә аларның 3 балалары, 5 онык уллары бар. Рабигә апа “Тыл ветераны” дигән медаль белән бүләкләнгән.
Нигъмәтуллина Нурикамал Низами кызы
Нурикамал апа тумышы белән Биектау районы Чәнәк авылыннан. Килен булып ул Сая авылына төшә. Аның да яшьлек, матур чагы каһәр сугыш елларына туры килә. Авыр елларда ул башкалар кебек урман кисә, окоплар казый, Сая авылының ул вакыттагы “Маяк” колхозында дуңгыз, бозаулар карау белән шөгыльләнә. Шуннан соң Нурикамал апа пенсияга чыкканчы, 9 ел буе почтада хезмәт итә. Аның тормыш иптәше белән 7 баласы була, ләкин хәзерге вакытта икесе генә исән, шулай ук 6оныгы бар. Нурикамал апа әле улы Рифат белән тора, шулай ук кызы Галиябану да әнисен карарга ярдәм итә. Нурикамал апа “Тыл ветераны “дигән медаль белән бүләкләнгән.
Садриева Хәдия Зинатулла кызы
Хәдия апа да 1921елның 1 июлендә туа. 17 яшьлек вакытында Бөек Ватан сугышы башлана. Ул башка авыл хатын-кыз һәм балалар белән колхозда эшләргә чыгып китә. Хәдия апа фермада да эшләргә, урман кисәргә дә, окоп казырга да өлгерә. Сугыштан соң да бик авыр елларны җиңеп чыккан лар. 1946 елны тормыш иптәше сугыштан әйләнеп кайткан, ә аннан соң алар гаилә корып җибәрәләр. Гаиләләрендә 8 бала туа. 51 яшендә, 48 яшьлек Хәдия апаны калдырып, ире үлеп китә. Ул әни дә, әти дә урынына кала. Олы кызлары әнисенә бик булыша. Шулай итеп, төрле авырлыкларны җиңеп, сикәлтәле юлларны үтеп, Хәдия апа балаларын олы тормышка алып чыга. Аның хәзерге вакытта 7 баласы, кияү-киленнәре, 18 оныгы, 32 оныкчыгы бар. Хәдия апа шулай ук апа “Тыл ветераны” дигән медаль белән бүләкләнгән.
Сафина Сәлимә Габдрахман кызы
Сәлимә апа Биектау районы Юртыш авылында дөньяга килә. Юртыш мәктәбендә ул 6 класс белем ала. Ә аңа 16 яшь булганда, канкойгыч сугыш башланып китә. Сәлимә апа югалып калмый, башкалар кебек, илебезне явыз фашистлардан саклар өчен, көчен куя. 1942 елның сентябрь аенда аны нарядка җибәрәләр. 120 кешене Яшел Үзән районының чиркәвендә тоталар. Ләкин аларны ни сәбапле
килүләрен белмичә, кире кайтарып җибәрәләр. Гыйнварь аенда янәдән аларны юлга чыгаралар. Бу юлы инде алар Васильевода окоп казыйлар. Сәлимә апаның коточкыч салкын өйгә, күгәреп каткан ипине кулга алулары әле дә истә. Аның ире Закир да сугышта хезмәт итә. Сугыштан соң елларны үзенең туган авылында колхлз эше, маллар карау белән үткәрә. Сәлимә апа “Тыл ветераны” дигән медаль белән бүләкләнә.
Файзрахманова Зәйнәпбану Гарифулла кызы
1926 елның 1 нче июлендә Олы Битаман авлында Зәйнәпбану апа дөньяга килә. Әтисе Гарифулла, әнисе Бибигайшә исемле була. Гаиләдә алар 6 бала була, кызганычка, иң олы балалары дөнья куя. Зәйнәпбану апага 14 яшь булганда,сугыш башлана. Ул үзенең туган авылы, Олы Битаман авылында сыер савучы булып эшкә керә. Абрар исемле егет белән гаилә корып җибәрәләр. Сугыштан соң Зәйнәпбану апа колхозда эшләвен дәва итә. 1963-1967 елларда, 4 ел буе, авылда депутат та булып тора. Абрар абый белән гаиләәрендә 5 бала була, ләкин 1се генә исән. Хәзерге вакытта Зәйнәпбану апа Олы Битаман авылында улы Гомәр, аның 3 баласы, 4 оныгы белән тормыш күрә. Зәйнәпбану апа апа “Тыл ветераны” дигән медаль белән бүләкләнгән.
Шундый олы җанлы, күркәм холыклы, шәфкатьле, хәер-хөрмәткә генә лаек юбилярларыбызга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Аларга саулык-сәламәтлек, зур бәхетләр, тагын да озаграк яшәүләрен теләп калабыз.
Фәнүзә СИРАҖИЕВА