Добавить новость
smi24.net

Intertat.ru

Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Все новости

Татарстан юлларында ике авариядә дүрт кеше һәлак булган

Intertat.ru 

Татарстанның Чистай һәм Биектау районнарында ике котычкыч юл-транспорт һәлакәте булган. Ике очракта да автомобильләр каршы як полосага чыккан. Ике авария нәтиҗәсендә дүрт кеше һәлак булган. Бу хакта Дәүләт автоинспекциясе телеграм-каналында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Казанда татар гимназиясенең түбәсе ишелгән

Intertat.ru 

Төнлә Казанда Һади Такташ исемендәге 27нче татар гимназиясенең түбәсе өлешчә ишелгән. Зыян күрүчеләр юк, инженерлык челтәрләренә зыян килмәгән. Бу хакта Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов хәбәр итте.

Читать дальше...

Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин: «Гакыйка — бала биргән өчен Аллаһка шөкер итеп корбан чалу»

Intertat.ru 

Бала тугач, корбан чалу гамәле бар. Ул гакыйка корбаны дип атала. Ул нәрсә аңлата, нинди көнне чалына, чалу мәҗбүриме, сөякләрең ватсаң, ни була? Казанның «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллиннан гакыйка корбаны турында сораштык.

Читать дальше...

Кофены файдалырак итү өчен табиб киңәшләре

Intertat.ru 

Күпләр яратып эчә торган кофены файдалырак итү ысуллары бар. Терапевт, баш табиб һәм клиникалар челтәре җитәкчесе Дмитрий Демидик кофе яратучыларга берничә киңәш бирә. Табиб «Лента.ру» басмасына сөйләгән.

Читать дальше...

Әлфәт Закирҗанов: «Әдәби премиянең икешәр кешегә бирелүе аның бәясен төшерә»

Intertat.ru 

Татарстан Язучылар берлеге идарәсендә ТР Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлеге тарафыннан бирелә торган премияләрнең 2026 ел өчен лауреатларын ачыклау утырышы булды. Бу мәсьәлә, аңлашыла инде, фикер каршылыклары белән бара, шактый бәхәс тә уята. «Шулай булырга тиеш тә, әдәби иҗатны бәяләү бертөрле генә була алмый», – диде бу хакта әдәбият галиме, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының бүлек мөдире, Язучылар берлегенең әдәби тәнкыйть остаханәсе җитәкчесе, Берлекнең идарә әгъзасы Әлфәт Закирҗанов. Читать дальше...

Мессенджер аша эштән җибәрү законлымы - юрист җавабы

Intertat.ru 

Хезмәткәрне мессенджер аша эштән җибәрергә ярамый, чөнки бу РФ Хезмәт кодексы таләпләренә туры килми. Бу хакта РИА Новости агентлыгына юрист, Россия юристлар ассоциациясе әгъзасы Иван Курбаков сөйләгән.

Читать дальше...

Гөлназ Солтанова «Голос»та катнашуы турында: «Минем күптәнге хыялым иде»

Intertat.ru 

Кичә күпләр җырчы Гөлназ Солтанованы «Голос» проектында күзәткәндер, үзебезнекеләр катнашса, гел җанга рәхәт бит инде. Бер якын кешең катнашкан кебек. «Слепые прослушивания» этабында ул жюридагы өч кешене үзенә карата алды.

Читать дальше...

Мәскәү өлкәсендә үсмер җирдән петардага охшаган әйберне алган – аның бармаклары өзелгән

Intertat.ru 

Мәскәү өлкәсенең Люберцы шәһәрендә 16 яшьлек үсмер петардага охшаган предмет шартлау нәтиҗәсендә кулын имгәткән. Бу хакта Мәскәү өлкәсендәге балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ксения Мишоновага сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *