«Ак калфак» хатын-кызлары Теләчедә «җәйге ялда»: «Электән балаларны авыл тәрбияләде»
Юлыбыз Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитет бинасыннан башланып китте. Иртәнге җиденче яртыда Теләче районы Баландыш авылына юл тоттык. Беренче тукталыш Олы Мәтәскә авылы булырга тиеш иде. Тик алдагы көнне генә авыл җирлеге башлыгы бакыйлыкка күчкән... Шул сәбәпле чара программасына да үзгәрешләр кергән. Авыл җирлеген җитәкләгән Миннәхмәт Вәлиуллинны район халкы бик матур итеп искә ала. Авылы, районы өчен тырышып хезмәт куйган, чын күңелен биреп эшләгән җитәкче иде, диләр аның хакында. Күчмә утырышка да авыл халкы белән бик ныклап, тырышып әзерләнгәннәр. Кунаклар киләсе, дип йөгереп кенә йөргән үзе. Тик, Аллаһ Тәгаләнең тәкъдиреннән узып булмый. Миннәхмәт Вәлиуллинның урыны оҗмахта булсын. Шулай итеп, Фатих Хөснинең туган ягы Олы Мәтәскә авылына барырга җай чыкмады.
«Чишмә чылтырап аккан саен безгә ныграк савабы килеп торыр»
Кунакларны Баландыш авылы халкы мич коймаклары, гармуннар белән каршы алды. Габдулла абый Заһидуллинның гармун моңнары белән барыбыз да хушландык. Әллә гармунчының осталыгы, әллә гармунының телләре шундый, күңелләрне урман-болыннарга алып китте.
Чынлап торып, җәйге ялга – авылга кайткан кебек булдык. Мич коймагы, чәйләр белән сыйланып, авыл музеена юнәлдек.
Дәүләт программасы нигезендә яңа авыл җирлеге бинасы төзелде. Искесе дә янда гына. Иске бинаны, яңасы булды дип, сүтеп тә атарга мөмкин иде. Ләкин авыл җирлеге башлыгының тырыш, булган җитәкче булуы нәтиҗәсендә, музей ясалды. Бар халык белән экспонатлар җыеп, үзләре эшмәкәрләр белән ремонт ясап булдырдылар. Безнең гореф-гадәтләребезне, яшәешебезне күрсәтә торган әйберләр биредә, – диде район башлыгы Айрат Фәтхуллин.
Гармун моңнарына уралып, «Пар аккошлар» гаилә паркына таба юл тоттык. Элек парк урынында чытырманлык, караңгылык булган. Авыл җирлеге башлыгы вазыйфасына Рөстәм Мөхәммәтшин билгеләнгәч, әлеге урынны авыл халкы белән берлектә җыештырып, агачларын кискәннәр. Барысы да тәртипкә килгәч, Яңа ел кебек зур чараларны биредә үткәрә башлыйлар. Шушы тырышлыкларын күреп алып, Яңа ел бизәлеше буенча республика бәйгесендә катнашырга тәкъдим итәләр. Сынатмыйлар, бәйгедә берничә ел рәттән алдынгы урынны ала баландышлылар. Авыл җирлеге башлыгы шушы акчага, акрынлап, халык белән берлектә парк тирәсен төзекләндерә башлый. Елга буйларын ташлар белән ныгыталар, мәйданчык төзиләр. Җитәкчеләр дә нинди эш башкарылганын күреп, республикакүләм программага кертәләр. Менә шулай гап-гади авыл уртасында заманча матур парк төзелә.
Парк юлында гына, авыл эчендә, челтерәп, чишмәләре агып утыра. Чишмә янындагы балаларның кунакларга чишмә суларын тәкъдим итүе дә – үсеп килүче буында кунакчыллык тәрбияләүнең бер чагылышы. Шәһәрдән каникулга кайткан балалар да бар араларында. Менә кайда ул чын җәйге ял!
Һәр чишмәгә сокланабыз. Чишмәләрне торгызу, төзекләндерү республика буенча алга китте. Һәр чишмә безгә бәхет юрап торыр. Чишмә чылтырап аккан саен безгә ныграк савабы килеп торыр, – дип, чишмәләрне төзекләндерүчеләргә изге уйларын җиткерде «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова.
«Мәҗбүриләп кайтаручы да, акча белән кызыктыручы да, ниндидер шартлар вәгъдә итүче дә булмады»
Баландышта матур үрнәкләр моның белән генә чикләнми. Мисалга, 88 яшьлек Галиәхмәт абый чалгы тапау серләре белән бүлеште.
Уракка төшү күренешен дә карадык, урактан кайтып, учак бәрәңгесеннән дә авыз иттек. Ул арада әйрән дә ясалды. Болында үскән җиләк, карлыган, шифалы үләннәр-нигъмәтләр белән дә өстәлләр тулы иде.
Билгеле, мондый чараларга район, авыл халкы күмәкләшеп әзерләнә. Авыл советы, китапханә, клуб әйдәп бара. Баландышта клуб мөдире – Илсаф Тимербаев. Яшь булуына карамастан, шәһәргә кызыкмаган, авылга кайткан. Җәйге ялга гына түгел, бөтенләйгә. Клубта инде бишенче елын эшли. Элек-электән иҗатта кайнаган егет, ике дә уйлап тормый, авыл җирлеге башлыгы тәкъдимен кабул итеп, авылга кайта.
Казанда укыган чорда ук, атна уртасында буш көн булуга, авылга кайтып килә идем. Авыл күңелгә якын булды. Мәҗбүриләп кайтаручы да, акча белән кызыктыручы да, ниндидер шартлар вәгъдә итүче дә булмады. Үземнең авылга якын булуым аркасында монда мин. Авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Мөхәммәтшин белән берлектә эшлибез. Яңа ел, Сабантуй – нинди бәйрәмне алсак та, авыл халкы белән генә чикләнеп калынмый бездә, район, респүбликакүләмгә әйләнә. Көндәлек яшьләр, өлкәннәр белән дә эшлибез. Кайсы көнне килсәгез дә, авылыбыз яшьләрдән өзелми. Яшь кеше буларак, бер көндә башта районда, кичкә авылда да чара үткәрергә мөмкинбез. Минем үземә мондый ритм ошый. Тәм табып эшләп йөрим. Шушы чараларны эшләү – минем өчен ял да, махсус каядыр барып ял иткәнем юк, – ди Илсаф.
Киләсе тукталыш – Теләче. Кунак килсә, өй күрке булырлык әйберләр күз төшә торган җиргә куела. Биредә дә районда җитештерелүче товарлар күргәзмәсе белән таныштык. Татар, рус, керәшен йортларында да кунак булдык.
Татар атлары үрчетүче Гыйниятуллиннар: «Без ат өстендә үстек инде»
Татар атлары үрчетүче Сәгыйть Гыйниятуллинның шәхси крестьян-фермер хуҗалыгы да – район гына түгел, республика күрке. Сәгыйть абыйның улы тыйнак кына: «Без ат өстендә үстек инде», – диде. Аз сөйләшеп, күп эшли торган нәсел Гыйниятуллиннар. Җәйге ялга авылга кайткан балаларга экскурсия өчен менә дигән урын бу.
Районга килгән һәркемгә күрсәтерлек тагын бер үрнәк юнәлеш бар икән Теләчедә. Хуш исле, ямьле, заманча хезмәт. «Богородские теплицы» хуҗалыгында 300дән артык төрдәге чәчәк, куаклар үсә. Биредә район халкы өчен өстәмә эшләү мөмкинлеге дә булдырылган.
«Безнең сменаларга кайбер балалар телефон да алып килми»
Чараның пленар утырышы «Киләчәк» яшьләр үзәгендә узды. Бөтендөнья татар конгрессының Теләче районы бүлекчәсе җитәкчесе Алисә Дәүләтшина авылдагы ялның иң кулай ягын билгеләп үтте – бушка булуы. Чыннан да, авылда әби-бабаең булса, рәхәтләнеп бушка ял итәргә мөмкин. Элек-электән 3 ай каникулны авылда үткәрүне матур традиция итүчеләр бар. Авылда кайтыр кешесе булган балалар өчен мөмкинлекләр тагын да күп хәзер.
Менә икенче ел рәттән Татарстан районнарында балаларның авылдагы җәйге ялын кызыклы һәм файдалы үткәрү өчен мөмкинлекләр тудырыла. «Ура, авылга!» проекты – шуларның берсе. Узган ел проект Республиканың 5 районында (һәр районда м өчәр җирлек) балаларны үзенә җыйган. Теләче районынан Алан, Иске Җөри һәм Теләче җирлекләре катнашкан.
Проект 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар өчен. Проектның форматы – көндезге лагерь. Ашау һәм йокы каралмаган. Көндез шөгыльләнгәннән соң, балалар өйләренә кайта һәм кичен кичке чарага җыела. Ягъни шушы авыл балалары, яки кунакка әби-бабасына, туганнарына кайтучыларга ял итәргә шәп мөмкинлек. Максаты – авыл тормышы белән якыннан таныштыру. Проект үзенә күрә яңа шаукым, күңелле бәйрәм буларак үтте. Смена кысаларында 166 бала ял итте. Күпчелеге – кунакка кайткан балалар иде, – ди «Алдынгылар хәрәкәте»нең Теләче районы җирле бүлекчәсе җитәкчесе Алия Сабирова.
Алия ханым әйтүенчә, «Ура, авылга!» проекты кысаларында балалар тәҗрибәле остаз-педагоглардан яңа белемнәр ала. Кичке чараларга әти-әни, әби-бабалары белән киләләр. Татар режиссерларының фильм-мультфильмнарын карыйлар. Балалар үзләре бирнә җыеп, Сабантуй үткәргән. 5 көнлек сменаның һәр көне нинди дә булса темага багышланган. «Татар музыка уен кораллары, аларның тарихлары белән танышу, тотып-уйнап карау мөмкинчелеге дә бирелә. Аш-су остаханәсе кысаларында милли ризыклар пешерергә өйрәнәләр. Азактан үзләре пешергән ризык белән сыйланалар. «Иң куанычлысы, ризык рецептларын язып алып, өйдә дәү әти, дәү әниләре белән пешереп, «менә минеке болай, минеке шулай килеп чыкты» дип уртаклашулары иде», – ди Алия Сабирова.
Балаларда кызыксыну барлыгын күреп, быел проектның масштабы тагын да киңәйгән. «Ура, авылга!» проекты быел 10 районда эшләячәк.
– Узган ел шаукымы белән балалар лагерьны быел да көтеп тора. Күрше-тирә авыллардан әти-әниләр машина белән үзләре дә йөртергә әзер. Гомумән, кайбер балалар безнең сменаларга телефон да алып килми иде. Балалар һәм әйдаманнар бары тик татарча гына сөйләшә. Русча эндәшә башласалар, төзәтәбез. Быел Баландышта 7 июльдән башлап җибәрәбез, – ди педагог-оештыручы Илсаф Тимербаев.
Кадрия Идрисова: «Элек-электән балаларны авыл тәрбияли иде»
Шәһәрдә оныклары булган әби-бабайлар җәйге каникулларны көтеп кенә тора. Бу – элек тә шулай иде, хәзер дә. Бер яктан, оныклар кайту әби-бабайга зур шатлык, ярдәм булса, икенче яктан бераз борчу да. Күрше урамга чыгып киткән балалар, оныклар өчен дә борчылып йөри торган заман хәзер. Ә мондый проектлар берникадәр балаларның иминлеге өчен дә яхшы. Алар күзәтү астында. Ял, күңел ачу, белем алу бергә үрелеп бара. Кадрия Идрисова да шул хакта фикерләрен белдерде:
Барыбыз дә беләбез: элек-электән балаларны авыл тәрбияли иде. Кечкенә чакта иптәш кызым белән урамнан әрләшеп үтеп барабыз икән, бабаймы-әбиме туктатып, туктагыз, нишләп сез болай эшлисез, дип әйтә. Кибет артына кереп 1-2 малай тәмәке көйрәтеп торса, колагын борып, икенче күрмим, дип, әти-әнисенә илтеп тапшыралар иде. Тәрбия шундый булды. Хәзер бу тәрбия чаралары юк. Ләкин ялга әби-бабайга кайту бар. Актанышта социаль мәсьәләләр буенча урынбасар булып эшләгән вакытта, җирлек һәр кайткан баланың паспортын булдыра иде. Кемгә, кайдан кайта, нәрсәсе белән кызыклы ул бала, нинди һөнәре бар – шушыларны язып алабыз. Укытучы, клуб мөдирләре бу баланы башка авыл балалары белән шул рәвешле берләштерә иде.
«Иң мөһиме: балалар җәй буе нидер эшли, китап укый»
Бу эштән китапханәчеләр дә читтә калмый. Саба районы китапханәчеләре балалар белән эшләүнең матур үрнәген булдырган.
Туган телебезне саклауның иң нәтиҗәле юлы – балаларга китап укыту. Кече яшьтән үз туган телендә бишек җырлары тыңлаган, китаплар укыган бала – бәхетле бала. 2019 елда без «җәйге китапханә» проектын башлап җибәрдек. Үзебез кечкенә яшьтән укып үскән әдәби әсәрләрнең исемлеген булдырып, социаль челтәрләргә урнаштырдык. Китапханәнең шәхси битенә биремнәр куеп бара башладык. Дүшәмбе – язучының тормыш юлы, сишәмбе – иҗаты белән таныштыра торган мәгълүмат бирәбез. Җомга көнне белемнәрен тикшерерлек сораулар эләбез. Шушы эшне системалы рәвештә, дәфтәргә яздырып алып барасым килде. Һәр балага дәфтәр өләштек. Саба районының 29 авылындагы китапханәчеләр балаларны туплады. Монда кунакка кайткан балалар да булды. Җәй буена шушы биремнәрне үтәттек.
Җәй азагында Саба яр буенда балаларны бүләкләп, матур бәйрәм үткәрәбез. Остаханәләр оештырабыз, балалар шагыйрьләрен чакырабыз. Җәйге китапханәбез ел саен бик матур эшли. Хәзер инде бу эш ел әйләнәсе дәвам итә, – дип сөйләде Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры, «Ак калфак» оешмасының Саба районы бүлекчәсе җитәкчесе Ләйсән Билалова.
Проект хәзер «Әдәби алан» исеме астында уза. Әти-әни, әби-бабайлар да проектка карата уңай фикердә. Чыннан да, балалар җәй буе нидер эшли, китап укый, китапханә ишеген ачып керә дигән сүз бит. Кулдан язып барасы булгач, язулары да матурланган. Иң мөһиме, балаларны җиңүгә кызыксындыру да каралган. Шунысы да бар, бер генә биремне үтәми калса да, бала җиңүче рәтенә кертелми. Үзем дә ул елларда Саба районы авылы китапханәсендә эшләгән кеше буларак, балаларның кызыксынып китапханәгә йөрүләрен хәтерлим. Җәйге ялны кызыклы уздыру белән бергә, телефоннан аерылып, татарча китаплар укуы бик зур сөенеч бүгенге көндә.
«Безнең 10 оныгыбыз бар»
Теләче районында балаларның җәйге ялына күңеллелек өстәргә мөмкин булган тагын бер урын бар. Ул – «Туган авыл» күңел ачу комплексындагы музей. Биредә әби-бабаларыбыздан калган бик күп ядкарьләр саклана. Музейны булдыручы Рифкат Шәфыйков олыны да, кечене дә кызыксындырырлык музей төзегән. Җәйге ялга кунакка кайткан балаларны да бирегә алып килеп, үткән тарихыбыз белән таныштыру бик матур күренеш булыр иде, минемчә.
Проект кысаларында, Олы Нырсы авылыннан килгән лаеклы ялдагы мөхтәрәм укытучы Нурания Гыйльметдинова исә «Җәйге ялга – авылга!» темасын ачып бирүче проектын тәкъдим итте.
«Безнең 10 оныгыбыз бар. Бүген кечрәкләрен алып килдек. Шушы балалар белән хезмәт һәм ял лагереның проектын эшләдек. Безнең төп максатыбыз – эш-уен процессында балаларга һөнәрләр өйрәтү. Әби-бабай, умартачы, тагын берничә һөнәр иясен керттек. Балалар белән уен аша татар теленә өйрәнәбез», – диде Нурания ханым.
Шунда ук оныклары белән бармак уеннарын уйнап та күрсәтте. Телефонсыз, чып-чын әбиле, авыллы балачак.
Утырыш кысаларында балалар белән эшләү өчен төрле үрнәкләр тәкъдим ителде. Шушы үрнәкләрне кулланып, балаларның җәйге ялы тагын да файдалы һәм кызыклы узар, дип уйлыйбыз.